“Әлдермештән Әлмәндәр” язылу һәм куелышы тарихы

Әлфия Миңнуллина

Язмамның исемен язып куйгач, куркып куйдым. Ниндидер фәнни мәкалә исеме кебек чыкты. Югыйсә, Туфан Миңнуллин иҗатын өйрәнүчеләр икмәгенә дәгъва кылмыйм. Туфан Миңнуллинны яхшы белгәннәр белән дә бәхәскә керү исәбе юк. Үземнең истә калганнарны теркәп калу гына.

Язылу вакыты 1976 ел дип кереп калган. Кулъязмасын эзләп табып, анысын төгәлләргә була. Бәлки чынлап та, әти үзе әулай язып куйгандыр. Ул һәр әсәренең беренче битендә язылу вакытын, кайда язылганын терки иде. Кәгазьләрдә төгәллек ярата иде ул. Шулай да, аның пьеса өстендә эшләү рәвешен исәпкә алсаң, сюжет асылында 1975 елда формалашкандыр.

1975-1976 еллар әти өчен иҗади яктан бәхетле чор булып күренсә дә, шәхси яктан шактый авыр вакыт булды. Бер-бер артлы башта әтисе, аннан соң әнисе вафат булды. Кеше ни өчен яши, үлем, әҗәл темасына еш уйлана башлады. Бу әсәрләрендә дә чагыла, гаиләдә алып барылган сөйләшүләрдән дә истә калган.
Билгеле булганча, моны ул үзе дә еш кабатлый иде, әтинең бөтен геройлары диярлек авылы Олы Мәрәтхуҗа кешеләре холык-фигеленә, тормышына нигезләнеп язылган. Әлмәндәр дә шулар рәтеннән. Әти үзе әйтүенчә, Әлмәндәрдә Гыйльми бабай, әнисенең абыйсы Гатаулла, аны Яшь бабай дип йөртәләр иде һәм тагын җор телле бер авыл карты (исеме онытылган) сыйфатлары кертелгән.

Бервакыт әти авылга кайтуында бер авыл бабае белән күрешүе турында сөйләде. Әтиләр ягы таулы - авылга кайтканда бер менәсең, бер төшәсең. Әти бер тау битеннән төшеп бара икән, теге бабайның таякка таянып әкрен генә менеп баруы. Күрешеп, хәл-әхвәл сорашуга бабай: “Менә Әҗәл белән сөйләшә-сөйләшә менәм”, - дигән. Бу вакыйганы әтинең берничә мәртәбә сөйләгәнен ишеткәнем бар. “Әлдермештән Әлмәндәр” шушы кечкенә генә әңгәмәдән үсеп чыккан дип беләм.

Баш геройның һәм авыл исеменең тарихы болайрак. Мин башлангычта укыганда, 2-3 сыйныф дип хәтердә калган, безне сыйныфыбыз белән Әлдермеш авылына (Татарстанның Биектау районы) алып бардылар. Безнең рәсем укытучысы шул авылныкы иде бугай. Исеме истә калмаган. Ник барганыбыз да истә юк. Шефлык кебек бер чара булдымы икән? Әти безнең белән барды. Авыл исеме тарихы аңа кызык тоелды, шул турыда сораштырганы хәтердә. Апас районында исә Әлмәндәр авылы бар. Пьеса исемендә ике авыл исемен куштым дип әйтә иде әти.

Инде Ястәгнәй турында. Әтинең бабасы - әнисенең әтисе күрше урыс авылы Антоновкага (татарлар Антун диләр) шул исемле кешегә кунакка йөргән, аңа Ястәгнәй знакум дип дәшә торган булган. Теге абзый да авылга килгәләгән. Гомумән, ул заманнарда әти якларындагы урыслар татарча татарлар белән үзара аңлашырлык дәрәҗәдә белгәннәр.
Пьеса күпме уйланылып йөрелгәндер миңа билгесез, шуны гына әйтә алам, әти мактаныбракмы әйткәли иде: “21 көндә ике пьеса яздым. Зөлфәт мине “халтурщик”дигән иде шул вакытта...”
Шәүкәт Биктимеровкә
Марсель абый анда ныклап хәрәкәтләнергә кирәк дип, рольне бары тик 47-48 яшьлек Шәүкәт Биктимеровкә тапшырды.

Әсәр Марсель Сәлимҗановка ошады. Моны шуннан да чамалап була, ул аны үзгәртмичә, үзгәрттермичә куйды. Әлмәндәр ролен Габдулла абый Шамуков һәм Фуад абый Халитов сораганнары билгеле. Икесе ул вакытта СССР ның халык артистлары. Марсель абый хәтта Фуад абыйның артист сәләтен һәм үзен яратса да, аның соравына да бирешмәде. Үзем театр ишегалдындагы бер сөйләшүне хәтерлим. Әни җәйге гастрольләргә китә, без әти белән озата килдек. Габдулла абый ялынып диярлек әтидән Әлмәндәр ролен икенче состав итеп булса да бирүләрен сорый. Әти: “Мин моны хәл итмим бит”. - ди. Габдулла абыйга алтмыш ничә яшь, Марсель абый анда ныклап хәрәкәтләнергә кирәк дип, рольне бары тик 47-48 яшьлек Шәүкәт Биктимеровкә тапшырды.

LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...