“Хакыйкать – утлы күмер, учыңа алма – пешәрсең...”

  • “Болгар” номерлары
  •  "Утырып уйлар уйладым"
  • Ландыш Сираҗетдинова,
  • Фатиха Аитова исемендәге
    12 нче гимназиянең 
  • 10 нчы сыйныф укучысы 

  • “Язарга утырганда ике куркыныч нәрсә сагалап тора: берсе – үз көчеңә ышанмау, икенчесе – кирәгеннән артык ышану”, – дип әйтә иде Туфан абый.

  • Башка көннәрне бәлки мондый күренеш күзәтелгәндер дә, әмма бу көн башкаларыннан аерыла. Бүген минем күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, халык язучысы Туфан ага Миңнуллин белән әңгәмә, фикер алышу булачак. Мин Туфан абыйга үземнең тормышым-булмышым турында сөйләрмен, үз күзлегемнән күргән киләчәк турында фикерләремне җиткерермен. Әлбәттә, фикерләшү мәйданында сораулар тумый калмас, аларга без җавапны драматург белән аның китапларыннан бергәләп эзләрбез.Әңгәмә башы бер-берең белән таныштырып китүдән гыйбарәт. Мин Казанда әле күптән түгел генә. Хәзерге вакытта Туфан абый ярдәме белән төзелгән кызлар гимназиясендә белем алам. Саф һавалы, һәр көнеңне ниндидер мавыктыргыч хатирәләр белән тәэмин итеп торучы авылымны, искитәрлек ачык, гади, киң күңелле авылдашларымны ташлап, шәһәрнең күп кырлы мөмкинчелекләренә, төнге урамының күз явын алырлык төрле төстәге утларына кызыгып китүем түгел иде бу, әлбәттә. Тик хәйләкәр язмыш көтелмәгән “сюрпризлар” ярата бит ул, бүген тыныч кына яшәп яткан кечкенә генә авылыңнан ул сине меңнәрчә чакрым
ераклыкка илтеп ташлый, ә нәрсә син?! Син шул язмышның көтелмәгән бүләкләренә разый булып, исән-сау булганыңа шөкер кылып яшәргә мәҗбүр. Әйе, мине язмыш инде төрле ысуллар белән сынап карады. Кайберләре ышкылып кына киткән булса, икенчеләре күңелне үтәли тишеп, мәңге төзәлмәс җөй калдырып киттеләр. Якын кешеңне югалтудан да ачырак кайгы бар микән ул җир йөзендә?! Беләсезме, бу очракта Туфан абый мине бүлдереп: “Егылмас өчен тотынып торырга иң ышанычлысы – әниләрнең күлмәк итәге”, - дип әйтер иде. Әйе, бик дөрес уйлыйсыз Туфан Абдуллович. Әнием – минем иң зур таянычым ул. Язмышның сынау баскычларыннан без гел бергә атлыйбыз, үргә менгән саен сынаулар арта бара, без дә алга барган саен ныгыйбыз, үсәбез. Сынаулары авыр, тик тормышыбызда бит әле алардан башка күпме күңелле, кызыклы нәрсәләр бар, шулардан көч туплап, тәнеңә сихәт аласың, киләчәккә бөтенләй икенче күзлектән чыгып карый башлыйсың. Язмыш безне шулай чыныктыра кебек: бер ак, бер кара ягын күрсәтә. Миңа калса, нәкъ шулай булырга тиештер дә инде ул. Туфан абый бу сүзләремә ни әйтер иде икән? Мөгаен, ул: “Бәхет өелеп килгәндә егылмасаң, кайгы килгәндә аягүрә каласың”, - дип миңа күз кысар иде. Чын белгеч икәнсез сез, Туфан ага. Бу сүзләрегез белән, һичшиксез, килешәм. Чыннан да, бәхет-шатлыклар ул вакытлыча гына да була ала, аларга алданып тәмам бирешүең бар. Мөмкинлегем булса, мин бу гыйбарәне тормыш кануннарына беренче саны астында теркәп куяр идем.

...Шулай итеп, язмыш мине иркен Башкортстан якларына илтеп ташлады. Һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган туганнарыңның шулай төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүләренең нәтиҗәсе инде бу. Гүзәл Башкортстанда безгә бер ел яшәргә туры килде. Бөтен фәннәрне дә татарча үзләштереп килгән татар баласына, урыс сыйныфында укып китүе катлаулы булды. Авылда кечкенәдән рус телен телевизордан яки гәҗит-журналлардан укып, әз-мәз сүзгә кушып сөйләшү модага кергән иде, мәктәптә дә җитәрлек тәҗрибә тупланган, тик шулай да камил дәрәҗәдә белеп бетерми идем. Иң гаҗәпкә калдырганы шул: мин бик тиз үзләшеп китеп, уку елын “дүрт”ле- “биш”ле билгеләренә генә тәмамладым.

Миңа бөтенләй дә таныш булмаган тел дисәм ялгышырмын, башкорт теленең татар теле белән уртак яклары шактый. Башкорт телен анда бик тә кызыклы система буенча өйрәнәләр икән. Тәүге тапкыр барыбызны да бер сыйныфка җыйдылар. Укытучының чыңлап торган тавышы әле дә колагымда яңгырый кебек: “Башкортлар - 208гә, татар башкортлары - 103кә, рус башкортлары 201гә рәхим итегез!” Мин каушап калдым: кемнәр инде ул татар башкортлары да, кемнәр рус башкортлары. Мине тиз генә татар башкортларына билгеләделәр. Бу тел миңа гаҗәп җиңел күренде. Укытучы кереп: “Һаумыһыһыҙ”, - дип елмаюга ук мин бу телне якын иттем, көннән көн аны камилләштерә бардым. Бу сәяхәтемә йомгак ясап шуны гына әйтә алам: татар телен камил үзләштерәсез икән, сезгә күп кенә охшаш телләрне өйрәнүдә чиксез зур мөмкинчелекләр ачылачак.

Татар, рус, башкорт телләре белән рәттән инглиз телен дә аксатмаска тырышам. Минемчә, чит ил телләрен белү кирәк, бер тел генә белү хәзерге заманда ул кешенең наданлыгын күрсәтә. Без икенче милләт кешеләре белән аралаша беләргә тиеш. Хәзерге тормыш еллап түгел, айлап үсеш алып бара, шуңа күрә ана теленә өстәп тагын бер-ике тел белсәк, ул безгә файдага гына булыр. Туфан Миңнуллин бу турыда болай дип әйтә торган булган: “Татар кешесе, син төркиләр токымыннан, туганнарың күплеген онытма, туганнарыңа сыен һәм туганнарыңны сыендыр”. Әйе, Туфан абый, туганнарыбыз безнең шактый. Шуларга мин тырышып өйрәнгән башкорт теле дә керә. Ни генә булмасын, без бер-беребезгә ярдәм итеп, бер зур гаилә булып яшәргә өйрәнергә тиешбез, бу безнең изге бурычыбыз.

“Изге бурычлар күп инде ул, алар турында көне-төне сөйләп кул кушырып утырудан ни файда?” – дип көрсенеп куя кайчак минем Миңнемулла бабам. Әйе, яу кырында булып кайткан, япон самурайлары белән көрәшеп, җиде елдан артык армия сафларында хезмәт итеп, канлы, фаҗигале сугышны үз күзләре белән күргән, йөрәге аша үткәргән зирәк бабам да мондый мәсьәләләргә гомумән битараф кала алмый. Ул туган илебез, Ватаныбыз өчен җанын бирергә әзер булган, ә без исә тиешенчә үткәнебезне саклап кала алмыйбыз. Туфан Миңнуллинның гына түгел, тагын күп кенә милләттәшләремнең яраларына хәзер тоз салырмын, мөгаен, тик бу мәсьәлә, һичшиксез, миңа да кагыла. “Болгар” номерларын юк иткәндә миңа 8 яшь чамасы булган. Бу эшкә нинди генә салкын канлы, надан куркакларның гына катнашы бар микән? Әйе, алар куркаклар. Иске бинаны яңадан үз хәләтенә кайтарырга күпме көч һәм вакыт әрәм иткәнче, чыннан да, бер-ике көн эчендә юк итүе табышлырак булып күренгәнгәме, әллә инде аңа Ш.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Камал һәм башка алдынгы фикерле әдәбият эшлеклеләре бергә җыелып, әдәбият кичләре оештырылган, Г.Тукай җиде ел гомер иткән “Болгар” номерларын җимерү, бер-нигә дә яраксыз биналарны тар-мар итү белән бер булгангамы ул шундый да түбән эшкә бара алды икән? Туфан абый: “ Татар булып туганыңа үкенәсеңме? Мин дә синең милләттәшең булуымнан оялам”, - дигән кебек үк, мин дә шундый адәмнәр белән бер илдә яшәвемнән оялам. Нишләп әле ул Кытайда, Япониядә үз телләре, үз милләтләре, тарихлары өчен җан атып яшиләр, ә бездә һаман чит илләргә, чит халыкларга әһәмият күбрәк бирелә? Сезнең берәр кайчан Казан кибетләрендә яки урамнарында кытай яки америка халыкларының татарча сәйләшкәннәрен күргәнегез бармы? Шәхсән минем мондый куренешне күзәткәнем юк. Кайда гына булсалар да, кайда гына йөрсәләр дә алар гелбергә һәм гел үз туган телләрендә оялмыйча, аһәңле итеп аралашалар. Ә бит  нигәдер аларның, кайберәүләребезнеке кебек “Нишләп әле мин чит төбәккә килеп үз телемдә сөйләшәм?” – дигән сорау тумый, авызларына да сугучы юк, чөнки андый заманнар инде үтте, хәзер XXI гасыр. “Сайлау хокукы” дигән нәрсә барлыкка килде, ә без һаман да шул бер сарык көтүен
хәтерләтәбез шикелле: башкалар кая бара, мин дә шунда, башкалар нәрсә ашый, мин дә шуны ашыйм, башкалар затлы кибетләрдә генә киенә, мин дә калышмыйм, бөтенесе ай саен яңа смартфон алыштыра, мин кайсы җирләреннән ким?! Әйтерсең лә безнең миебез белән үзебез түгел, ә бүтәннәр идарә итә. Роботка әйләнә барабыз түгелме соң?! Туфан абый инде: “Бөтен бәла шунда: хәзерге заман машиналарының тизлеге елдан-ел арта, ә аларны йөртүчеләрнең тормозы тотмый”, - дип безне баштан ук кисәтеп килгән. Дөрес, бу вакытның кайчан булса да килеп җитәсе көн кебек ачык иде. Тик үрмәкүч ятмәсен шулай нык үрер дип кем уйлаган соң.

Хәтерлисезме, 2014 елда дөнья бетә дип шау-гөр килгәннәр иде? Җәмәгать, ахрысы шуңа кадәр генә булгандыр да инде ул дөнья дигәннәре, чөнки бүгенге шөкәтсезлекне һәм тәртипсезлекне дөнья дип атарга тел әйләнми.  Әйе, бу бәлки тупас яңгырыйдыр һәм күбегез дөньяның яхшы якларын да күрә белергә, оптимист булырга өндәрсез, мин үзем дә бу хакта еш уйланам, әмма шәһәр транспортында , кесә телефоныннан күзләрен дә алмыйча, янында басып торучы әбине санга да сукмаган балаларга, җәй көне җиттеме, ярым шәрә килеш йөргән, авызында бер юньле сүзе булмаган кызларга карыйм да дөньяның өсте аска әйләнә дә куя. Ул булачак әниләр, балаларына нинди әхлак, нинди иман турында сөйләрләр дә, нинди бишек җырын көйләп юатырлар. Гомумән, мескен бала гомеренә бер генә тапкыр үз телендә бишек җыры ишетерме икән соң? Маңкорт белән илебез тулган, үз ана телләреннән читенсенәләр, оялалар. Шундый “телсезләр” арта барган саен телебезне белү дәрәҗәсе кими дигән сүз. Татар спектакльләренә хәзер билетларны мәҗбүри рәвештә сатып алдырсаң гына йөри мәктәп баласы. Әле анысына да бармас өчен, йөз дә бер сәбәп эзләп таба. “Хакыйкать – утлы күмер, учыңа алма – пешәрсең”, - дип әйтә торган булган Туфан ага. Гомумән, хакыйкать ул универсаль абстракт һәм диндә дә, фәлсәфәдә дә кулланыла торган төшенчә, ә хикмәткә туры килә торганы бөек хакыйкать дип атала. Туфан Миңнуллинның һәр әйткән сүзе, һәр сөйләгән гыйбарәсе бөек хакыйкатькә карыйдыр. Әгәр дә без, Туфан абый кебек, һәр вак-төяк проблемаларны йөрәгебез аша уздырып: “Бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый”, - дип җитди яктан бәяләсәк, тормышыбыз күпкә көйлерәк һәм бәрәкәтлерәк тоелыр иде.


LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...