ТУФАН МИҢНУЛЛИН ДРАМАТУРГИЯСЕ: ЗАМАН ҺӘМ ШӘХЕС

ТУФАН МИҢНУЛЛИН ДРАМАЛАРЫНДА МИЛЛИ МӘСЬӘЛӘ ҺӘМ ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ

Язды. Гайнуллин Тауфикъ Тәлгать улы,Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
ГБМБУ “Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Галим Фоат Галимуллин билгеләп үткәнчә, кешенең затлылыгына сәбәп – нәсел-нәсәбә. Туфан ага Миңнуллиндагы сыйфатларның чагылышы да аның нәсел шәҗәрәсенә бәйледер. Чыгышы белән Казан кешесе булган әтисе заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Унынчы елларда алар укыган мәктәпкә Габдулла Тукайның килүе татар әдәбиятын яраткан яшүсмер егеткә нык тәэсир итә. Озак еллар узгач та, ул бу очрашуны кат-кат исенә төшереп балаларына сөйли. Пороховой заводы эшчесе Габдулла Миңнуллин инкыйлаб елларында Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авыла килеп эләгә. Ул монда беренче булып радио кертә, беркадәр колхоз рәисе булып эшли. Шуның өстенә иҗат эше белән шөгыльләнә: шигырьләр яза, әкиятләр чыгара. Ә инде 1935 елның 25 августында өченче малае тугач, аңа шул елларның күренекле шагыйре Туфан хөрмәтенә исем бирә. Шулай итеп Туфан Миңнуллинда татар әдәбиятына карата беренче хисләрне, мәхәббәтне әтисе уята. 

Мәктәп еллеры... Мәктәптә һәм авылда стена газеталары чыгаруда актив катнаша, аларда үзенең беренче шигырьләрен урнаштыра. Сугыш еллары... Теләгәнеңне тиз генә тормышка ашырып булмый торган чорлар... 1956 елда Казан дәүләт университетына керә. Озак та үтми Мәскәүгә театр институтына укырга китә. Һәм ул монда чын-чынлап әдәби иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Ләкин язганнарын бастырырга ашыкмый. Аларны “Насыйбулла боткасы” дип аталган кулдан тегеп эшләнгән китапларга урнаштыра. 

1961 елда Щепкин исемендәге театр институтын тәмамлап, Казанга кайта, 1964 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына артист булып урнаша. Ләкин ул монда озак эшләми. Аннары “Чаян” журналы, Казан телевидениесе. Әдәби иҗат, җәмәгать эшчәнлеге.

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да Туфан Миңнуллин драматургиясе күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат принциплары торган саен ачыклана. Иҗатының башлангыч чорында драматург үзен нигездә авыл темасын яктыртучы автор дип игълан иткән, үзенең бер чыгышында эшчеләр тормышыннан ерак торуын нигезләргә дә тырышкан иде. Тарихи темага да ул тиз генә мөрәҗәгать итмәде. Эстетик идеалы ачыклана һәм сәнгатьчә осталыгы үсә төшкәч, ул тематик бертөрлелектән арынды. Нәтиҗәдә Т.Миңнуллин драматургиясе образлар системасы ягыннан да, жанрлар һәм стиль төрлелеге җәһәтеннән дә байый. Хәзер ул тарихи, тарихи-биографик һәм фәлсәфи-романтик драмалардан, психологик драманың һәм комедиянең күп төрләреннән, водевиль һәм әкият-пьесалардан тора. Сәнгатьчә эшләнеше буенча алар арасында саф реалистик стильгә караганнары да, шартлы-фантастика элементлары белән баетылганнары да бар.

Туфан Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе — аның заман проблемаларына аерата сизгер булуы. Агымдагы чынбарлыкны аның бүген чишүне сорый торган мәсьәләләрне чын сәнгать югарылыгында хәл итү, замандаш образын, аның тарихи ролен үзенчәлекле гәүдәләндерү кебек гаять авыр һәм катлаулы бурычларны үтәүдә Т.Миңнуллин иҗаты татар әдәбиятының алгы сафына чыкты һәм бүген дә алда тора.

Драматургның материалы тормышның төрле өлкәләреннән алынган, яңа фикерләр күтәргән пьесалары идея ягыннан мөһим, еш кына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүчән. Идея эчтәлеге һәм художество үзенчәлеге буенча Т. Миңнуллин пьесаларын берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Алар художник талантының көчен, иҗат эшчәнлегенең колачын күрсәткән, аның эзләнүләренең үзенчәлекләрен чагылдырган юнәлешләрне тәшкил итәләр.

Туфан Миңнуллин драматургиясенең эчтәлеген баеткан, торган саен көчлерәк яңгыраш ала барган тагын да бер юнәлешне аның милләт язмышын үзәктә тоткан әсәрләре тәшкил итә. Халыкны милләт итеп яшәтә торган сыйфат-билгеләр аның беренче әдәби геройларында ук шактый ачык төсмерләнә. Дөрес, алар замана кануннары чикләрендә, ягъни тупасландырылган, бозылган социалистик идеология кысаларында эш йөртәләр, формалашалар, әмма анда да чын кешелек сыйфатларын расларга тырышалар. Бу мирасның нигезендә яткан әхлак принциплары ул геройларны бизи, бай рухлы итә, яшәеш чыганакларын ачыклый.

Соңгы елларда драматург кеше язмышын җәмгыять вә милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә алып сурәтләүдә, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлауда яңа баскычка күтәрелде.

«Әниләр һәм бәбиләр» (1984) драмасында автор, бердән, бала анасына дан җырлады, аны Такташ дәрәҗәсенә җиткереп, шигърият итеп сурәтләде. Икенчедән, җәмгыятьтә әхлак нормалары кими баруны конкрет өлкәдә — яңа туган сабыйга караш-мөнәсәбәт ягыннан килеп ачып күрсәтте. Авторның төп фикерен җиткерүдә, «ана» дигән исемнең бөеклеген раслауда, оптимистик караш уздыруда әсәрдә унбер бала анасы Гөлфинә образы баш рольне уйный. Ата-ананың үз балаларына булган тирән хисен тулы, матур итеп чагылдыручан образ. Бу хис башка кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, миһербанлы күңел, һәркемгә ярдәмгә атлыгып тору кебек гүзәл сыйфатлар белән тулыландырылып, халкыбызның яшәү дәвамлылыгын, тәрәккыятен тәэмин иткән гореф-гадәт нигезләрен гәүдәләндерә. Дөньяга яңа кеше бүләк итү кебек вазифаны дөрес аңлый Гөлфинә, бу вазифаның дини кануннар ноктасыннан да изге булуын раслый.

Драманың бу төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга. Бишек җыры метафорик образ дәрәҗәсенә җиткерелгән. Ул милли гадәт-йолаларның кешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра. Үткәндәге ике Ананың шартлы образлары, бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар, казакъ, рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә, кешелекнең дәвамлылыгына, яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый: «Бишек җырларын онытмаган очракта гына милләт яшәячәк», ди әсәр.

Милләтебезнең эреп югалуында төп сәбәпләрнең берсен Гаяз Исхакый динебезне югалтуда күргән иде. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», — дип язган иде ул. Һәм «Зөләйха» драмасы белән көчләп чукындыруга каршы чыкты. «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда иске татар тормышыннан канәгать булмаган кешенең акрынлап үз милләтеңнән ваз кичүен сыкранып тасвирлады. 

Т.Миңнуллин бу фикер сызыгын дәвам итә. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда да күрә. Моны ул ачык итеп «Илгизәр плюс Вера» (1992) пьесасында чагылдыра.

Ярату, мәхәббәт — бөек хис. Җан ияләреннән бары тик кешегә генә бирелгән ул. Мәхәббәт иҗтимагый тигезсезлек чикләрен, яшь аерымлыгын, хәтта дин башкалыкларын да үтеп чыгарга мөмкин. Ләкин кешегә хистән тыш акыл да бирелгән икән инде, аңа кайвакытта акылга өстенлекне бирә белү дә хас булырга тиеш.

...Татар егете Илгизәр белән рус кызы Вера арасындагы гөнаһсыз яратышу хисе гаилә кору белән тәмамлана. Ләкин ул тотрыксыз булып чыга. Яшьләрнең үзләренә дә, бигрәк тә аларның әти-әниләренә, хәтта авылдашларына да шатлык урынына борчулар һәм кайгы-хәсрәт алып килә.

Бер уйлаганда, күңелсез хәлләрнең килеп чыгуына бу никахны булдыруга җан тырышкан әни кеше Дания һәм яшь пар гына да гаепле түгел. Заманасы шулайга бара. Әнә яшьләр бар булган акчаларына Мәскәүдән магнитофон күтәреп кайтканнар. Алар да милли хис җуелган. Авылдан шәһәргә күчеп китү төп теләккә әйләнгән. Ата-ана сүзенә колак салу юк, алар алдында үзеңне бурычлы санау юк... Иң аянычы шунда, заман агышы гасырлар дәвамында формалашып килгән, халык гореф-гадәтләренең нигезен тәшкил иткән кагыйдәләрне боза. Ә бит шуларның күбесе милләтне милләт итеп саклап тора.

Мәсәлән, бу авылда ничәмә гасырлар бергә дус яшәп тә татарлардан да, рустан да катнаш туй ясаучы булмаган. Бабайлар, әйтерсең лә, сүз берләшкәннәр, алар күңелләре белән, рухлары белән, төпле акыллары белән мондый эшнең ахыры барыбер хәерле булып чыкмасын тойганнар, белгәннәр. Катнаш никахның кирәкмәгән юнәлеш алу мөмкинлеген ил агасы Нурәхмәт карт ачык итеп әйтеп бирә: «Ир белән хатын кем ул? Сез әйтәсез дә, муж и жена — одна сатана, дип, одна сатанага әйләнгәнче алар башта аерым-аерым сатана бит әле. Башта һәрберсе үз ягын каера. Кайвакыт каера-каера каерып ук чыгаралар. Башта юктан гына тавыш чыга да ызгышка да әйләнә. Кызып китеп бер-берсенең начар якларын санап бетергәч, нәсел-нәсәпләргә барып китәләр. Кайчак ахмак ир белән юньсез хатынның җүләрлеге аркасында чыккан ызгыш туган-тумачаларына күчә. Китә талаш, китә сугыш».

Бу фикерне үстереп, драматург логик нәтиҗәгә килә. Бу нәтиҗә — әлегәчә бер генә язучы тарафыннан да әйтелмәгән, димәк, әдәбиятыбыз өчен яңа сүз. Катнаш гаилә нык, тату булган очракта да ул объектив төстә бер милләт файдасына хезмәт итә. Бигрәк тә сан ягыннан зур булган милләт белән саны азрак милләт арасындагы мондый мөнәсәбәтләр соңгысына зыян сала, — ул аны үз файдасына суыра бара. Татар милләте белән дә шул ук хәл. Әйләнә-тирәдә руслар. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр турында әйтәсе дә юк инде, үз җөмһүриятебездә үк ярты халык — «олы милләт» вәкилләре, һәр җирдә рус теле өстенлек итә. Пьесадагы тагын бер үзенчәлекле персонаж — Ислам әйткән сүзләр чын хәлне дөрес чагылдыра: «Без урыс белән кушыла алмыйбыз, — ди ул. — Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме?!»

Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны объектив, дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәр нәрсәне, хәтта һәркемнең үз шәхси эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән үлчәп хәл итәргә чакыра. Монда безнең таяныр нокталарыбыз бар, ди ул. Милләт тарих түреннән үк җыйнап килгән югары әхлак кагыйдәләренә һәм кешелекнең изге кыйммәтләренә тугрылык саклап кына үз-үзен яклый һәм үсә ала.

«Шәҗәрә» драмасында (1998) татар милләтенең элеккеге тарихында тулы бер катлам тәшкил иткән морзалар язмышы күрсәтелә. Гасырлар дәвамында формалашкан, татар тарихында тирән эз калдырган, рухи тормышында да яхшысын да, яманын да эшләп, зур роль уйнаган катлам. Асылда татарның зыялы катламы. Аңарчы да таркалуга йөз тоткан бу токымны совет идеологлары җәмгыятьнең паразит өлеше дип игълан итте, аны тәмам юкка чыгуга, эзе югалуга китергән шартларга куйды. Шулар әсәрдә Сәетбәков фамилиясен йөртүче морза нәселенең 7 вәкиле язмышын сурәтләү ярдәмендә ачыла. Монда 70 еллык совет тәртипләре вакытында шәхес буларак таркалган, әмма асыл рухына тугры калганнар да, нәсел чыгышыннан ваз кичеп урыслашканнар да, фән дөньясында уңышка ирешкәннәр дә бар. Советтан соңгы «яңарыш» елларындагы яшәеш рәвешен, аның төрле якларын чагылдырган күренешләр һәм «каһарманнар» шулай ук ышандырырлык итеп күрсәтелгән. Пьесага беркадәр фрагментарлык хас, — ул автор тарафыннан махсус шулай эшләнгән. Г.Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» исемле комедиясендәге алымнар ярдәмендә. Анда читтән килгән Себер бае аерым-аерым мөстәкыйль күренешләр тәшкил иткән шәһәр тормышын күзәтә. «Шәҗәрә»дә дә шуңар охшаш: авыл егете белән шәһәр кызы төрле язмышлы морзалар токымнары тормышы белән танышалар. Бер караганда, кабатлау да бар кебек. Әмма мәгънә-эчтәлек ягыннан бу — инде бер табылган драма формасыннан уңышлы файдалану үрнәге.

Туфан Миңнуллин комедия жанрына һәрчак игътибарлы. Моны аның соңгы әсәрләре дә раслый. 90 еллар башында язылган «Гөргөри кияүләре» һәм «Йөрәк маем» комедияләре бу юнәлештә яңалык алып килделәр. Татарны төрлечә таркатырга, керәшеннәргә, мишәрләргә, нугайларга, Себер татарларына бүлгәләргә чакырып сөрән салган вакытларда языла ул әсәрләр, һәм шул кавемнәрнең һәммәсе дә бер халыкның үзенчәлекле, әмма аерылмас өлеше итеп раслана. Аларның татарлык рухына, матур гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли, ахыр чиктә халыкның бердәмлеген ныгытуга өлеш кертә.

Милләт язмышын драматург, башлап, халыкның рухи көчен үстерү, моның өчен аның әхлакый-этик йөзен ачыклап, җитешмәгән якларны алга сөрү белән бәйләп карый. Авторның соңгы әсәрләреннән «Кулъяулык», «Җен алыштырган», «Шүрәле — җанкисәгем», «Сөяркә» пьесалары асылда шуңарга багышланган. Мәсәлән, «Сөяркә» драмасында кешенең рухи дөньясы, Аллаһе тәгалә һәм кешеләр алдында вөҗдан сафлыгын саклау һәм шәхси рәхәтлеккә омтылудан туган көчләр арасындагы бәрелеш үзәккә куелган. Шулай итеп, драматургиядә бу традицион бәрелеш-каршылыкта өченче һәм бөек көч булган Хак Тәгалә дә исәпкә алына башлады. (Югыйсә, әле 80 елларда да бу конфликтта бары башкалар алдындагы, ил каршындагы бурыч һәм шәхси мәнфәгатьләр генә катнаша иде). Ә бит безнең Ходаебыз алдында да кире каккысыз бурычыбыз, җаваплылыбыгыз бар. Бу мөһим конфликтны сәнгатьчә хәл итә башлауда да Т.Миңнуллин беренчеләрдән берсе булды.

Шунысы характерлы, драманың үзәк геройлары Хәбир һәм Әнисә алдында торган катлаулы сорауга — мондый ярату хисе белән гөнаһлымы мин? дигәнгә әсәр дәвамында ачык җавап бирелми. Гаилә — изге, һәркем бу җәһәттән Аллаһ каршында җаваплы дип карасаң, әйе, гөнаһлы, дигән җавап сорала. Ә инде акыллы һәм тәҗрибәле ир белән ихлас һәм саф рухлы хатынның никахсыз яратышуы... Кайсы дөрес? Әсәр шул сорауны тамашачы алдына куюы белән үк сәнгати бурычын үти. Иң мөһиме, үзеңнең һәр адымыңны Илаһи кагыйдәләр белән үлчәү кирәк, дип куюы белән...

Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, хезмәте өчен орденнар һәм башка дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнгән Туфан Габдулла улы Миңнуллин иҗаты татар әдәбияты тарихында кабатланмас күренеш булып тора. Милли драматургиянең күркәм традицияләрен дәвам итеп, автор сәхнә әдәбиятын яңадан-яңа идея-эстетик казанышлар белән баета. Туфан Миңнуллин иҗаты хәзерге татар әдәбиятының, милләтнең сәнгатьчә фикерләвенең алдынгы сафында бара.




Әдәбият исемлеге

1. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001. – 544 б. Әхмәдуллин А.Г.

2. Әхмәдуллин А.Г. Офыклар киңәйгәндә / А.Г. Әхмәдуллин – Казан: Тат. кит. нәшр., 2002-239Б.

3. Вилкеев Җ. Милли үзаң / Җ Вилкеев // Мәгариф-2004-№1-62Б.

4. Зарипов Р. Пегас кашына микән?:Дискуссия: Безнең заман герое / Р.Зарипов // Казан Утлары-2004-№9-155-158Б.

5. Миңнуллин Т. Бетте көч,сынды кылыч... СССР халык депутаты истәлекләре / Т. Миңнуллин-Казан Утлары-2000-№11 - 106 Б.

6. Миңнуллин Т. Эшен коеп куя иде...Парча / Т. Миңнуллин // Мәгърифәт-2007-24 ноябрь-5Б.

LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...