Юбиляр Равил Шәрәфиев: "Спектакль - минем өчен изге" (ИНТЕРВЬЮ)

Юбиляр Равил Шәрәфиев: "Спектакль - минем өчен изге" (ИНТЕРВЬЮ)
Равил Шәрәфиев
Бүген 5 апрель көнне Россия һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, Камал театры артисты Равил Шәрәфиевкә 75 яшь тулды. Равил ага белән Әлфия Миңнуллина әңгәмәсе:

- Равил абый, сез - Камал театрының йөзен билгеләүче щепкинчылар йолдызлыгыннан. Сезнең төркем турында уйланып утырганда бер сорау туды, сөйләшүне шуннан башлап җибәрик әле. Сез - 23 кеше, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап, Казанга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кайткансыз. Бүгенге көндә исә театрда бишегез эшләп килә. Шуларның дүртесе – ир-атлар. Бу ирләр гегемониясе ни белән бәйле сезнеңчә? Олы яшьтәге ир артистлар театр өчен кирәклерәк булып чыга түгелме? Сез, мәсәлән, күптән түгел “Мулла” спектакленең премьерасын чыгардыгыз. Гомумән, ирләр әле һаман җигелеп эшли.

- Исәннәребез сигез бугай. Соравыңа килгәндә, шулайрактыр. Ирләр өчен рольләр күбрәк була, гадәттә. Театр тарихында шундый хәл күзәтелә. Безнең 75 яшькә хәтле килеп җитүебез, төркемнән шулай калуыбыз бик зур нәрсә ул. Хәзер безгә сокланалар, кайчакта, бәлки, көнләшәләрдер дә. Аллага шөкер, дип әйтергә кирәк. Аннан соң хатын-кызларыбыз да инде, Аллага шөкер. Сәхнәдән киткәннәреннән дә, Флера (Хәмитова – авт.) бик алдан, уйнап торган җиреннән театрны калдырды. Нинди сәбәпләре булгандыр... Гөлсем (Исәнгулова – авт.) дә 60 яшеннән лаеклы ялга китмичә, әле сәхнәдә кала ала иде. Тик ул Фирдәвескә (Әхтмәмова – авт.) иярде ахрысы. Фирдәвес картайганчы дип, сәхнәдән горурлык белән китте. Һәр кешенең үз карашы... Хатын-кыз, югыйсә, озын гомерле диләр, алар безнең арада күбрәк булырга тиеш иде. Фирдәвес белән Гөлсем, һәм алардан иртәрәк Флера сәхнәне калдырмаса, - без тигез була идек...

- Кызлар сезне ташлап киткән, алайса...

- Шулайрак чыга. Мин үзем, мәсәлән, талпынып карадым китәргә. Эшләп торганда, кадерең барында хушлашу хәерлерәк, дип. Спортчылар да шулай китә бит. Хәл барда театрны калдырырга кирәк, дип саныйм.

- Чемпион булганда...

- Әйе, чемпион вакытта. Мәсәлән, биатлонда мин яраткан Бьорндален дигән чаңгычы бар. Ул китәм дип әйтте, тик китмәде. Хәзер менә шушы көннәрдәге ярышларны карыйм, - 25 нче урынга калган бу. Ә бит заманында гаҗәеп спортчы, легенда иде. Ул да вакытында китсә, әйбәтрәк буласы икән.

Ләкин икенче ягы да бар бит, Әлфия. Заманында театрда бер талпыныш булып карады. Шамил Зиннурович (Закиров – авт.) директор иде. Уфада Исрафилов (М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының шул вакыттагы баш режиссеры) театрдан картларны җибәрә башлады. Исеме театр белән бәйләнгән төп буынны. Театрда таркалу барлыкка килде. Шуңа ияреп, бездә дә тотындылар. Картлар кирәкми, без яшьләрне үстерәбез, диделәр. Худсовет вакытында мин әйтеп куйдым: “Нәрсә сездә Исрафилов синдромы башландымы әллә? Бу бит бер дә әйбәт хәл түгел!”. Шамил Зиннурович мин әйткән сүзгә үпкәләде, елап чыгып китте. Соңыннан Мәскәүдән безнең театр дусты Борис Михайлович Поюровский (танылган театр белгече – авт.) килеп: “Театрда өч буын булырга тиеш: өлкән буын, урта буын һәм яшь буын. Шунсыз мөкәммәл театрны күз алдына китерү мөмкин түгел”, - дип аңлатты. Безнекеләр акылларына килеп, өлкәннәрне яңадан спектакльләргә ала, безгә таяна башлады. Аны халык та әйтә: “Сез киткәч, театр нишләр инде, бушлык хасил булыр”, - диләр. Ничек кенә булмасын, һәрхәлдә театрда өлкән буын да иҗат итәргә тиеш. Югыйсә, ул яшьләр театрына әйләнә.

- Яшьләр театрына да олы артистлар кирәктер... Дәвамчылык булырга тиеш бит.

- Әйе. Алар да моңа мохтаҗ. Берзаман гастрольгә чыктык, анда Хөсәен ага Уразиков авырып китте. Аның урынына икенче кеше килде. Хөсәен абыйны бик хөрмәтләп, борчылып Казанга озатабыз. Ул шунда әйтте: “Мин театрдан тыныч күңел белән китәм, театр әйбәт буынга – сезгә кала”, - диде. Менә шундый ышанычын белдерде. Миңа калса, аның сүзе акланды. Безнең буын сынатмады, хәтта үзенең драматурглары белән иҗат итте. Туфан (Миңнуллин – авт.) – аны бөтен кеше белә. Ул безнең төп драматургыбыз булды. Батулла пьесалары да куелды. Әле ул режиссер сыйфатында да театрда эшләде.

- Драматурглар дигәннән, Зөлфәт Хәким дә сезнең буынга шактый гына “эләкте”...

- Әйе, мин аның беренче әсәре – “Су төбендә сөйгәнем”дә һәм башка шактый гына пьесаларында уйнадым. “Күрәзәче”сендә катнашмавыма гына бераз үкенәм. Мин әсәрне алдан укып чыкмаган идем шул. Соңыннан: “Эх, бу минем роль булган икән”, - дип уйлап куйдым.

- Кәрим Тинчуринның “Американ” спектален искә төшерик әле. Бу спектакль турында сезнең фикерне беләсе килә. Ул шундый әйбәт булып истә калган. Анда һәр уйнаган артистның эше - үзенә күрә бер гүзәл әсәр, һәм ул шедеврлар аерым-аерым түгел, ә ансамбльдә...

- Ансамбль булды шул, син минем фикерне әйттең. Спектакль куйганда ансамбль кирәк. Кайвакыт режиссер менә бу артистны алыйм әле, ул миңа якынрак, уңайлырак дип хилафлык кыла да, ансамбльне тар-мар итә. “Американ”да чыннан да без барыбыз бербөтен булып уйнадык. Анда ир затларының эпизодик рольләрен генә карасаң да, һәрберсе үз урынында, үзе бер бриллиант кисәге кебек. Хәзер андый ансамбльгә ирешү кыен. Мин элек Марсельгә (Сәлимҗанов – авт.): “Без исән чакта “Американ”ны яңадан куярга иде”, - дип әйткәнем булды. Чөнки без бит әле аның иске сулышын хәтерлибез. Дөрестән дә, рольләрнең “исе” була, һәр заманның үз исе була. Мин - “ис”, дип атыйм аны... Без, шул исне тоеп калган кешеләр, аны яңа буынга җиткерергә тиешбез. Безне күреп, яшьләргә дә ничек уйнарга тиешлеге сеңеп калыр иде. Әле без барында, яхшымы, начармы, ансамбль тудырып була иде. Теге вакыттагы уен – ул идеаль ансамбль иде.

- Сагынасызмы ул спектакльне?

- Әйе. Бик сагынам, чөнки Тинчурин аны гаҗәеп оста тел белән язган.

- Хәзер дә актуаль...

- Әйе, 90 нчы елларда куйган вакытта да бик актуаль булыр иде ул. Фикере әйбәт аның. Мине беренче популяр ясаган роль да – шул. Мин тамашачыга “Американ” белән чыктым. Мине “американ” дип йөриләр иде.

- Андагы сезнең шакмаклы чалбарны онытырлык түгел инде...

- Мин анда төрле нюанслар эзләдем. Мәсәлән, ул вакыттагы кепканы алыйк, ди. Берсен карадым да, эчен актарган идем, - эче әйбәтрәк икән. Шулай кирегә киеп йөрдем, яңаны тектереп торырга туры килмәде, үзенә күрә заман әйберсе иде. Пьеса язылган замандагысын белмим, ә менә хәзерге американнар аякны өстәлгә куеп ял итәргә ярата. Җәмәгать алдында булса да, мин дә американ сыман, аякны өстәлгә күтәреп куя идем.

Тагын менә нәрсә. Анда бер сүз бар. Героем: “Җон даласына эләгеп, Кордильеры тауларына очрап...”, дип, тарихны сөйли. Җон даласы, дип – джунглины әйтә. Ә шул Кордильеры тавына без чынлыкта да барып эләктек.

- Колумбияга баргачмы?

- Әйе. Отель тәрәзәсе каршында Кордильеры таулары иде. Шул “Американ”да сөйләгән Кордильеры тауларына язмыш җилләре илтте. Кызык бит ул дөнья...

- Равил абый, менә сез үзегез әйттегез, тамашачыга мине “Американ” танытты дип. Ул сатирик комедия жанры. Хәзер дә, сер түгел, сезне тамашачы комик, көлдерүче дип кабул итә. Бу сезгә комачаулагандыр дип беләм?

- Кайвакытта, бигрәк тә җитди роль уйнаганда комачаулады. Тамашачы калыбы (штампы) дигән әйбер, тамашачының фәлән артистка карата үз фикере бар, һәм аның сине башкача күрәсе килми дә. Мин Леоновның “Ябырылу” дигән әсәрендә Федорны уйнадым. Беренче мәртәбә минем тавыш сәхнә артында ишетелә. Тамашачы тавышымны ишетүгә көлә башлый. Шуңа минем җенем чыга иде. Мин бит көлерлек бернәрсә дә эшләмәдем. Шуннан уйный торгач, онытала иде онытылуын.

Шушы әсәрне Мәскәүгә барып, Леоновның үзенә күрсәттек. Леонов шарт белән килде: “Мин бер генә пәрдә карый алам. Яшем бар, арыйм”, - диде, ә үзе ахырга кадәр карап бетерде. Димәк, спектакль аны җәлеп иткән. Шунда мин чыгам, тик беркем көлми, чөнки

Мәскәү тамашачысы мине алай дип белми бит. Ролемне ничек тиешле, шулай кабул итте. Мин бу рольне ярыйсы гына уйнадым, дип саныйм. Бервакытта да роль сорамадым, ә Федор минем бердәнбер сорап алган ролем иде. Һәм пьесаны да тәкъдим итүче мин булдым. Марсель Хәкимович, Җиңүнең 40 еллыгына бугай, нәрсә куйыйк дигәч, мин: “Уйлап та торасы юк, Леоновның шул “Ябырулу”ын (русча – “Нашествие”) куярга кирәк”, - дидем. Укып чыккан бу моны яңадан, син анда Фаюнинны уйнар идеңме, ди. Кире, тискәре кеше бар анда. Аны Шәүкәт абый Биктимиров уйнады. Мин әйтәм: “Марсель Хәкимович, Фаюнинны кайчан да уйнарга өлгерермен, Федорны уйныйсым килә”. “Федорны? Мин аны Таҗига (Ринат Таҗетдинов – авт.) чамалаган идем инде”, - ди. Мин әйтәм: “Булсын, Таҗи да уйнасын. Мине икенче итеп куй, өченче итеп, мин - риза. Уйнап карыйсым килә”. Приказ чыкты. Таҗи бөтенләй юк, мине генә калдырган. Аллага тапшырган. Бердәнбер үтенечемне кире какмады.

- Комик булмаган рольләрдән, “Кол Гали”дәге (Н.Фәттах) ролегез - Хаҗибәк тә бар. Фаҗигале дип әйтерлек ул...

- Кызык булды ул ролем, яратып уйнадым. Мәхәббәте бар аның. Үз максаты бар. Ул мәхәббәтен яклый. Язмышы бар кешенең. Мин, гомумән, язмышлар яратам.

Тик, нишләтәсең, халык мине үзенчә кабул итә. Иң яхшы роле - Әҗәл (“Әлдермештән Әлмәндәр” Т.Миңнуллин), дип йөриләр. Мин үзем алай дип санамасам да.

- Ә үзегез кайсы ролегез иң әйбәте дип саныйсыз?

- Әйтәм ич, яраткан, сорап алган ролем - Федор. Рольне бит без, артистлар, сорап алмыйбыз. Укыйбыз да, приказ чыгаралар. Менә элекке заманда шулай өйләнешкәннәр бит. Яучылыйлар да, күрешмәгән көенчә, егет белән кыз кушыла. Куркалар да инде, бигрәк тә кызлар. Кем булыр, дип. Ләкин язмышка буйсыналар, яши башлыйлар. Шулар, гадәттә, аерылмыйча, яратып, әйбәт гаилә корганнар. Чөнки яучыларның күбесе бик талантлы булган. Кеше психологиясен яхшы белгән. Хәтта нәселдә нинди авыру бар - шуларга хәтле тикшереп, бөтенесен ачыклап, яучыларга килгән... Андый-мондый гаилә корылмаган. Авантюристлары да булгандыр, әлбәттә. Бөдәп йөргән кирәкмәсне дә.

Рольне ярату дигәннән шуны әйтәм, безне режиссерлар кавыштырса да, мин һәр ролемне ярата идем. Әҗәлне генә башта үз итмәдем. Кем инде ул, мин әйтәм, Әҗәл? Кансыз бит ул. Каны булмаганны ничек уйныйсың? Рәхәтләнеп, Әлмәндәрне уйнар идем, дип уйладым. Соңыннан әсәрнең автор салган фәлсәфәсе яраттырды. Әлмәндәрнең бөтен көче - кешеләрдә, тамашачыларда оптимистлык, тормышка мәхәббәт уятуда. Чөнки үзе шуның белән яши. Бу яхшы чирен ул хәтта Әҗәлгә дә йоктыра. Юморын да йоктыра. Әҗәл шуннан соң инде Әлмәндәр карт: “Әйдә, кул куям”, - дигәндә дә, “Тукта, куймый тор!” – дип, вакыт сузу дәрәҗәсенә килеп җитә. Менә авторның фәлсәфәсе шунда – кешеләрдә төшенкелекне бетерү, тормышка мәхәббәт тәрбияләү.

- Сезгә кайсы спектакльләрдә уйнау ошый?

- Мин классиканы яратам. Шөкер, Бомаршеда да Альмавиваны (“Шаушулы көн, яки Фигароның өйләнүе”) уйнадым. Шекспирның “Чамасына күрә чарасы”нда да төп роль Герцогны башкардым.

- Эх, шушы рольне уйнасам иде дигәне калмадымы?

- Уйныйсым килгән иде князь Мышкинны “Идиот”та (Ф.Достоевский). Ул куелмады. Миңа калса, ул минем роль иде. Дон Кихотны уйный алмадым. Мышкин – тәгаенмы, юкмы, белмим, ә менә Дон Кихот – ул гел минеке. Бу – трагикомедия. Минем бөтен барлыгыма туры килә торган.

- Аның каравы Хуҗа Насретдин – уйналган сезнең роль...

- Әйе, ул минем роль. Тик... Мин үзем, мәсәлән, Әбҗәлиловка гашыйк кеше. Аны гениаль Хуҗа Насретдин дип карыйм. Хәлил абый турында язганда, Таҗи мондыйрак сүз ычкындырды: Равил да уйнап карады инде, диде. Мин аны уйнап карамадым, мин аны күп уйнадым. Хикмәт башкада. Мин Хәлил абыйны уздыра алмыйм. Бу мөмкин дә түгел, чагыштыру да дөрес булмас. Заманалар үзгәрә, мин уйнаган чорда миннән дә яхшырак туры килгән кеше юк иде дип уйлыйм. Шуңа күрә Марсель Хәкимович аны миңа бирде, мин аны шактый еллар уйнадым. Дөрес, безнең спектакльдә элеккеге Хәлил абый уйнагандагы сыман ансамбль юк иде. Башкорт театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов, ул вакытта әле бала, без Уфага барып уйнаганны күргәч, әйткән, аны миңа әтисе җиткерде: “Монда бит спектакльне Шәрәфи агай гына тартып бара. Башкалары бер тәртәгә җигелмәгән”, - дигән. Чыннан да шулай иде. Кайбер кешеләрнең махсус зыян китерүен сиздем. Сузу, кырыйга тарту, “хулиганить” итү – дөрес әйбер түгел. Мин, мәсәлән, спектакль уйнаганда хилафлык китерүне яки кемгәдер комачаулауны җинаять дип карыйм. Әшәкелек. Чөнки спектакль - минем өчен изге. Ләкин кайбер артистлар белән шундый хәлләр дә була. Бу театрда утлы тимер белән кыздырып юк ителергә тиешле сыйфат.

Юбилейларда мактыйлар ул, шулай да минем әзрәк үпкәләгән чакларым да булды. Җитәкчеләр, шул исәптән Марсель Хәкимович та, бервакытта да минем турыда башкаларга сөйләгәндә, театрның фанаты, дип әйтмәде. Ә бит авырып сәхнәгә чыкмый калган чакларымны хәтерләмим. Нинди хәлдә булсам да, уйнадым мин. Һәм сәхнәгә чыккач, авыруымны сиздермәдем. Ходай күпме көч бирә, уйнап чыгам. Әгәр артист сәхнәдә чын күңелдән уйнаса, бик авыр чакларда да Аллаһы аны ташламый. Менә шул турыда бер юбилеемда да әйткән кеше юк.

Былтыр аякны сындырдым. Икенче көнне үк култык таягына таянып уйный башладым. Шабыр тиргә бата идем, ләкин ял сорамадым. Миңа микроинфаркт булды, табибларга үз теләгем белән дип кул куеп, хастаханәне ташлап чыгып уйнадым, хатыным янымда саклап торды. Кайберәүләр ышанмады, инфаркт булса, уйнамас иде, диделәр. Аяк сынгач та ышанмаучылар булды, юри аксап йөри, диделәр. Чөнки ул вакытта мин кытай әсәреннән (“Турандык” К.Гоцци) баш тартырга йөри идем. Әсәре ошый иде, тик нәрсәдер репетиция вакытында килгән кызның эшләве күңелгә ятмады, шуңа, тукта мин моннан китим, дип йөргән чагым иде. Инде ризалашкач кына аяк сынды...

- Хәзер уйнаган спектакльләрегездә кайсында сезгә ошаган ансамбль бар?

- “Бабайлар чуагы”нда (И.Зәйниев). Әллә ни шедевр түгел түгелен, махсус язылган әйбер булса да, ансамбль тоям мин анда. “Кара чикмән”дә (Г.Хугаев) - әйбәт ансамбль. Шуңа күрә ул спектакль еллар буе репертуардан төшми. Тамашачы кимеми. Ансамбль булу аркасында дип саныйм.

- Ансамбльдә уйнавы да җиңелрәктер?

- Бергә җигелеп тарту бит ул. Бөтен кеше үз урынында булганда бик рәхәт. “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин) спектакле дә шундый ансамбльгә корылган иде. Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” спектакле дә ансамбльдән торды. Драматургиясе ул кадәр көчле түгел, ләкин ике артистка – Гәүһәр Камалова белән Рауза Хәйретдинова чыбыркылап тора иде. Без, Шамкай (Рәшит Шамкаев) белән икебез, алар бергәләп тарта идек, шуның белән спектакль бара иде. Спектакль искермәде. Чөнки шушы ике ханым уңайсызланып тормады. Хәзер без яшьләргә әйтергә уңайсызланабыз. Тыңламыйлар да. Менә “Турандык”ның репетициясе бара. Бер кызыбыз - Ләйсән Фәйзуллина күкләргә мөрәҗәгать итә: “Күкеләр”, - ди. Мин әйтәм: “Сеңелем, күкеләр – ул кукушкалар, күкләр – небеса”. Сөйләшүдә шул ыкы-тыкы китте. Тартык артыннан язылмаган, кирәкмәгән сузык аваз кертү гадәте барлыкка килде. Элек берничә артистта гына күзәтелсә, хәзер бөтенесендә дә.

- Бу нәрсә белән бәйле?

- Безне өйрәттеләр: син пышылдап сөйлә, ләкин ул иң өстәге яруска кадәр ишетелергә тиеш. Ә хәзергеләрдә хәтта янында уйнаган кешегә ишетелми. “Нәрсә?”, - дип сорыйм, кабатласын, тамашачыга да ишетелсен, кычкырып әйтсеннәр өчен. Аларча, янәсе, болай сөйләшү тормышчан була, ә кычкырып сөйләшсәң, тормышчан түгел. Сәхнәнең үз законы бар. Ни өчен элек грим салганнар? Хәзер бит аны бөтенләй диярлек кулланмыйбыз. Чөнки сәхнә бүген электр уты белән яктыртыла. Элек исә шәм яктысында уйнаганнар. Грим йөзне күрсәтер өчен эшләнгән. Тик әле дә кайвакыт грим куллансаң комачауламас иде.

- Бу кайдан килә соң? Яшь артистларны укытучылары начар булсын дип укытмыйдыр инде.

- Укытмыйдыр да, ләкин укытучыларына да дәгъвам бар. Әгәр өйрәтергә теләсәң, өйрәтеп була ул. Катырак торырга кирәк. Олыларны тыңларга кирәк. Шул “күкләр-күкеләр” турында әйткәч, ул сезгә шулай ишетелә генә, дигән җавап алдым. Безгә олылар килеп киңәш бирсә, без рәхмәт әйтеп, кабул итә идек. Шулай ишетелә, дип узмый идек. Безнең киңәшләргә колак салырга була югыйсә. Аннан соң яшьләр сәхнәдән тыш урысча сөйләшеп йөри. Шуңа күрә сәхнәдә сөйләмнәре кытыршы чыга. Ни өчен хәзер урыс артистлары да яхшы сөйләшми? Чөнки алар арасында урыслар юк дәрәҗәсендә. Урыс теле аларның ана теле түгел бит. Ничек кенә теләсәләр дә, логик басымны дөрес ясый белмиләр.

- Равил абый, үзегезнең укытып карау теләге булмадымы?

- Юк. Телдән укыту теләге бар иде. Ләкин моңа барып тотынырлык итеп чакырмадылар. Рәис Кыямович Беляев ректор булып килгәч, актер осталыгын укытырга чакырды. Мин аны укытырга теләмәдем, чөнки бик мәшәкатьле эш. Ә телне укыта ала идем. Мин шактый усал кеше. Маймылны да өйрәтергә була, дип саныйм. “Һ” авазын өйрәтергә, “ү”не иренне бөреп әйттерергә була.

- Үзегезне шактый усал кеше дидегез. Ә гаиләдә сез нинди?

- Мин принципиаль әйберләрдә генә усал. Болай усал кеше дип әйтә алмыйм үземне. Хәтта йомшак кеше. Балаларга кычкырып эндәшмәдем. Урамда күрәм, кешеләр акыра-бакыра төрткәлиләр балаларын, нәрсә генә әйтеп бетермиләр. Балага шундый мөнәсәбәт күрсәтергә ярыймы? Үз балаларыма тәрбия ягыннан биреп бетермәгән кайбер әйберләрне аңлыйм хәзер. Мәсәлән, мин балаларымда амбиция тәрбияләмәдем. Кешедә ул булырга тиеш. Яхшы мәгънәсендә. Амбициясез кеше зур нәрсәләргә ирешә алмый. Максатчанлыкка балаларымны өйрәтмәгәнмен. Аларның тормышын үз агымына куйганмын. Мин начарлык эшләмим, миннән үрнәк алсыннар, дип кенә булмый икән...

- Оныкка биргән тәрбияне үзгәртәсезме соң? Бик сөйкемле кыз ул.

- Онык миндә берәү генә. Бик тырышам. Булдыклы ул. Бик тиз ота бөтенесен. Ләкин ул безнең икегә бүленгән. Улым хатыны белән тормый. Теге якта урыс, безгә килгәч - татар. Татарча әйбәт сөйләшә - аңа өйрәттек. Хәзер әниләре үз ягына тартырга тырыша. Минем исә шактый кире бер ягым – “беткә ачу итеп, тун яга торган” гадәтем бар.

- Сез кинога да төшкән артист бит. “Хәзинә”, “Бөркетләр”... Шундыйрак соравым бар: татар киносын үстерү өчен безгә нәрсә җитешми? Өстән күрсәтмәме, кадрлар кытлыгымы, әллә акча юклыгымы?

- Күбрәк акча җитмәүгә бәйлим. Акча булса, үсеп тә китәрләр иде. “Бөркетләр”не төшердек без, шунда бер журналист кыз сорый миннән: “Кинода тагын төшәр идегезме?” ди. Бу фильмда түләгән кебек түләсәләр, төшмәс идем, дидем. Без болай да бушка бик күп эшләдек. Киноны бушка эшләүдән мәгънә юк. Арзанлы артист алсаң, арзанлы кино була ул. Кино бездә кино буларак юк, дип саныйм. Кинофестиваль оештыруның да кирәген аңламыйм. Бер кинофестиваль оештыруга киткән акчага яхшы фильм төшерсәләр, файдалырак булыр иде. Болай акча таратуга гына кайтып кала.

- Сез бит әле эстрадада да күп эшләгән артист. Иҗатыгызда ул зур урын алып тора. Сезгә ул кызыкмы?

- Эстраданы яратам мин. Әйбәт материал булганда ул миңа кызыклы. Мине җиңел жанр белән шөгыльләнә дип гаепләп тә чыктылар. Ләкин шуны оныталар: мин беренче булып Гамил Афзал сатирасын укыдым. Шуннан соң Фәнзаман Батталның “Капиталистлар гаепле” дигән хикәясен яңгыраттым. Аны хәтта “Азатлык” радиосыннан тапшырдылар. Гали Акыш белән бер ялда очрашкач, сез бит теге “Капиталистлар гаепле”не укыган кеше, дип, хөрмәт белән искә алды. Чөнки ул совет вакытындагы бөтен кимчелекләрнең тетмәсен тетә торган әсәр иде. Үзгәртеп корулар башлангач, Нурия Измайлова язган сатирик хикәяне укыдым. Ул бик зур уңыш белән барды. Бераздан корпоративларга чакыру дигән күренешләр башланды. Тик анда халык җитди әйбер тыңламый, яратмый дип, укырга кушмыйлар. Шуннан кайбер җиңелрәк әйберләр үткәрә башладым, чөнки акча эшләү заманы иде. Әз генә хилафлык булып алды шул. Әхмәт Фәйзинең “Язмаган ризык” дигән әсәрен укыдым, ул да бик шәп кабул ителде. Хәтта филармониянең ул вакыттагы җитәкчесе мактады. Алар - совет заманының үткен сатирасы. Мин ул әсәрләрне ныграк яратам, хәзер дә рәхәтләнеп укыр идем. Әле көлке концертына чакырдылар, чыгып укыдым Фәнис Яруллинның “Бәйрәм кунаклары” дигән әсәрен. Бик сәламәт юмор, шулкадәр тормышны яхшы белде Фәнис, өйдә ятса да. Мин тамашачы рәхәтләнеп тыңлар дип уйлаган идем, тик игътибарсызрак үткәрделәр. Чөнки тамашачы икеле-микеле сүз әйтеп көлдерүгә ияләнеп, бозылып бетте. Чын сүзнең тәмен белми. Петросянны караштыргалыйм үзем, тик көләсем килми, патология, җирәнгеч әйберләр... Ачуым килеп сүндереп куям.

- Татар эстрадасында да бу жанрда эшләүчеләр шактый. Сез аларга нинди бәя бирәсез?

- “Мунча ташы”нда кызыклы мәгънәле номерлар бар иде. Ләкин тамашычыны бозуда алар да өлеш кертте. Хәзер татар телевидениесендә күрсәтелгән көлке тапшырулары кызык түгел. ТНВ ны чит илдә танытабыз дип мактанабыз. Чынлыкта, Чапай белән Петькаларны күрсәтеп, безнең мескенлекне күрсәтәбез. Мескенлек белән “яуларга” кирәкми. Телевидениеда яхшы юмор әйберләрне үткәрү мөһим. Халыкның зәвыгын тәрбияләргә кирәк дигәндә, мин гомерем буена кабатлыйм: зәвыкны тәрбияләргә түгел, ә аны бозмаска гына кирәк. Халык ул тумышыннан зәвыклы. Аны кая юнәлдерәсең – шунда атлый ул. Бер мисал гел китерәм, студент елларында классика уйнап, районнарда күп йөрдек. Шекспирны, урыс классикасын сәхнәдән күрсәттек. Халык тын алмыйча тыңлый иде. Чөнки бозылмаган. Хәзер тыңлатып кара син аларны. Юк-бар белән бозып бетерделәр. Сәламәт юмор белән дә көлдерергә мөмкин бит. Зөлфәтнең “Су төбендә сөйгәнем” әсәрен искә төшердек, мин аны ярата идем, һәм анда көлә иделәр, ләкин ул “арзанлы” көлү түгел иде. Өстәвенә, әсәр җитди – табигатьне саклау проблемасын күтәрә.

- Спорт турында әйтмичә калсак,. сезнең портретыгыз тулы булмас иде. Сез артистлар арасында дан казанган чаңгычы да, велосипедта йөрүче дә...

- Быел чаңгыда бик күп йөрдем. Чөнки былтыр, аяк сыну сәбәпле, чаңгыга басып булмады. Быел аяк сынганның нәкъ бер ел тулган көнендә, 1 гыйнварда, хатыным Раушания: “Чыкмый тор, ашыкма”, - дисә дә, чыктым. Ерак китмим, паркка гына барам. Кызганыч, күпер (”Миллениум”) салынгач, ярның икенче ягына узу катлаулырак. Күпердән бөтен пычрак аска төшә. Шул паркның бер почмагында йөрим, Галиәсгар Камал, Такташлар каберләре янына якын җирдә. Бер чыкканда 7-8 чакрым йөреп кайтам. Чаңгы өчен бу күп түгел. Хәзер бик озак йөреп булмый инде. Элек мин өчәр сәгать йөгерә идем. Шунысы бар. Быел салкын тидергән идем, өйдә дә, театрда да салкын булганга авырдым, ютәл купты. Чаңгыда йөреп бөтен үпкәләремне чистарттым. Башкаларга да киңәш итәм. Яшьләр, кызганыч, вакыт тапмый. Бик күп эшләсәм дә, мин һәрвакыт сәламәтлекне игътибардан читтә калдырмадым. Быел репетицияләр булмагач, көн саен диярлек чаңгыга чыктым. Ә велосипед белән хәзер бакчада гына йөрим. Элек шәһәр буйлап та күп йөрдем, тик хәзер урамнарда йөрерлек түгел инде.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Равил абый!

Белешмә:
Равил Шәрәфиев 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туган.
1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый.
Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты — 1978, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты — 1978, 1988, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Кайбер рольләре:
Яхъя — «Без аерылышмабыз» Ш.Шаһгали
Михаил — «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов
Искәндәр — «Американ» К.Тинчурин
Рәшит — «Назлы кияү» К.Тинчурин
Галәви — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Хәзрәт — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Герцог — «Чамасына күрә чарасы» В.Шекспир
Петруччо — «Тискәрегә авызлык» В.Шекспир
Низам — «Җырланмаган җыр» М.Кәрим
Адәмшаһ — «Ташлама утны, Прометей!» М.Кәрим
Сираҗетдин — «Банкрот» Г.Камал
Хаҗибәк — «Кол Гали» Н.Фәттах
Әкми — «Гөлҗамал» Н.Исәнбәт
Балтаев — «Зифа» Н.Исәнбәт
Хуҗа — «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
Әҗәл — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Исмәгыйль — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Т.Миңнуллин
Рафис — «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Ислам — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Федор — «Ябырылу» Л.Леонов
Башкин — «Һаваларда йолдыз» М.Горький буенча
Робинзон — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Хәким — «Мирас» Г.Каюм
Мәрдәнша — «Су төбендә сөйгәнем» З.Хәким
Гыймади — «Зөләйха» Г.Исхакый
Теодор — «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш
Альмавива — «Фигароның өйләнүе» П.Бомарше
Антонио — «Гаугалы гаилә» Эд. де Филиппо
Сәлахетдин – “Мулла” Т.Миңнуллин
Әнсәр – “Бабайлар чуагы” И.Зәйниев
Вәлиулла – “Ут күршеләр” С.Юзеев
Кара Гобәй – “Арбалы хатыннар” З.Зәйнуллин
Кнәз Пантиашвили – “Ханума” А. Цагарели
Чебутыкин Иван Романович, хәрби доктор – “Өч сеңел” А.Чехов
Басилио – “Тәкъдир” П.Кальдерон

P.S. 6 апрельдә Равил Шәрәфиевнең юбилей кичәсенә рәхим итегез!

LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...