2013 елның 24 мартында Туфан Миңнуллин гаиләсе өйләрендә чираттагы кичә үткәрә


2013 елның 24 мартында Туфан Миңнуллин гаиләсе өйләрендә чираттагы кичә үткәрә. Бу юлы кунакта: “Татарстан яшьләре” газетасының алмаштыргысыз баш редакторы, Туфан Миңнуллин белән күп еллар уртак проектларны әйдәп барган Исмәгыль Шәрәфиев, Туфан Миңнуллинның иң якын дусты, остазы, танылган галим Альберт Яхин хатыны Эльмира ханым, татар дөньясында бик яхшы мәгълүм журналистлар Илдар һәм Мөршидә Кыямовалар. Кунаклар Туфан Миңнуллин турында хәтирәләре белән бүлешерләр, Эльмира ханым Альберт әфәнденең вафатыннан соң Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән дә чыккан китап белән таныштырачак.




LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...