Фәрит Бикчәнтәев: "Туфан абый мине үзенә бик якын җибәрмәде..."

Белмим инде, хәтта алдан махсус тегеләй-болай булырга тиеш дип әзерләнсәң дә алай килеп чыкмас иде. Шулай да менә, күзәтә киләм, Туфан абый фатирында узган һәр кичә аның шәхесен моңлы көйләребез, якты хатирәләр аша төрле яклап тасвирлый, әмма һәркайсы үзенә бер төсле үткән мәлдә дә, ниндидер бер эзлеклелеккә ияреп бара. Әйтерсең, "Кызыл тышлы" дәфтәргә очрашуларның сценарийлары күптән инде язылган, ә бу кичәләрне оештыручы Әлфия ханым Миңнуллинага шуларга бер күз ташлау да җитә...


Беренче кичә Кытайда яшәп тә үз телләрен, милли хисләрен җуймаган һәм кытайларга кытай телен өйрәтүче галим милләттәшебез Гыйззәтулла Әнвәр улы Хәсәнов гаиләсе катнашуы сәбәпле Туфан Миңнуллинның милли рухын яд итү буларак кабул ителде. Кешенең табигате-җаны бит милләтеннән башлана. Аннары гамәлләре белән уяна. Шуны раслагандай икенче кичәгә дусты, фикердәше, депутат Разил абый Вәлиев гаиләсе белән килде. Аның хатирәләренә кушылып күбрәк Туфан аганың - халкы өчен янып торган җәмәгать эшлеклесе, депутат булуы хакында сөйләнелде. Ә эшлекле гамәлләр белән кулга-кул тотынышып театр белән бәйле уйлар, сәхнә иҗаты-рухы бара. Шуңа да 13 декабрьдә уздырылган өченче кичәнең театрга багышлануы гаҗәп тә түгел.

Кичә татар халкының яраткан артисты Наилә ханым Гәрәева "фатихасы" белән башланып китте дисәк тә була. Ул үзенең хатирәләрен барлап: "Туфан әсәрләренә рәхәтләнеп уйный идек. Аларда кеше язмышына, кайгысына, бәхетсезлегенә язучының үз карашы. Миннән сорыйлар: "Ничек шулай әйбәт уйныйсыз?", -дип. Мин әйтәм: "Автор Туфан шулай язган, мин ул язганнарны уйныйм гына". Хәзер дә студентларыма диплом эшләренә аның әсәрләрен сайларга киңәш итәм", - диде. Аннары барчабыз өчен кадерле артистларыбыз Наилә апа Гәрәева һәм Нәҗибә апа Ихсанова: "Без бит сердәшләр. Безнең буыннан икәү генә калдык. "Зәңгәр шәл"дә очрашуларны көтеп алабыз", - дип бер мизгелгә моңсуланып куйдылар. "Сердәшләр" дигән сүзне ишеткәч серләрен дә ишетәсе килеп киткән иде...

Наилә апа Гәрәева һәм Нәҗибә апа Ихсанова

Әмма ике күркәм ханымның, дистә еллар дәвамында сәхнә тотучы ике мәртәбәле артистның уртак серләре: сәхнә һәм шәхси тормышына бәйле янып-көюләре, кайгы-шатлыклары, хис-кичерешләре күз карашларында бер мизгелгә чагылып алды да кире күңелләренә яшеренде. Күз карашлары белән дә бер-береңне юата, аңлый алганда, нигә инде артык сүзләр сөйләп утырырга... Өлкән буын артистларының җылы мөгалләмәсе кичәгә үзе бер ямь өстәде. Танылган артист Люция ханым Хәмитова исә башка бер мөнәсәбәт турында сүз кузгатты. Ул тамашачыларның Туфан абый турында әйткән сүзләрен искә төшерде. "Күптән түгел ике ханым белән сөйләшеп тордык. Шунда берсе сорый: "Ул йөрәктән киткәндер инде, әйме?", -ди. "Әйе", -дидем. Халык менә шуны сизеп тора. Туфан абыйның бар нәрсәне йөрәге аша үткәреп яшәвен сизеп тора",- диде ул. "Ватаным Татарстан" журналисты Алсу Хәсәнова үз чиратында язучының яшьләргә карата да хәерхаклы булуын һәм алар белән дустанә мөнәсәбәттә яшәвен әйтеп узды.

Люция ханым Хәмитова, Фәрит Бикчәнтәев, Наилә ханым Гәрәева
Люция ханым Хәмитова, Фәрит Бикчәнтәев, Наилә ханым Гәрәева

Ә менә режиссер белән язучы арасында менә шундый аңлашу булды микән?! Кичә кунагы танылган режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм драматург Туфан Миңнуллин арасында ниндирәк җилләр исте икән? Т.Миңнуллинның Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры баш режиссеры Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Илгизәр+ Вера", "Хушыгыз", "Җанкисәккәем" һәм башка спектакльләрен караган тамашачы алар арасында бергәлек табылган дип саный. Ә кичәдә Фәрит абый: "Туфан абый мине үзенә бик якын җибәрмәде. Марсель Хәкимович мәрхүм булгач ул моны эшли дә алмый иде һәм мин моны аңлый идем",- дип мөнәсәбәтләренең алай ук шома булмавын яшермәде.

Люция ханым Хәмитова, Фәрит Бикчәнтәев, Наилә ханым Гәрәева, Нәҗибә апа Ихсанова, Әлфия ханым Миңнуллина
Люция ханым Хәмитова, Фәрит Бикчәнтәев, Наилә ханым Гәрәева, Нәҗибә апа Ихсанова, Әлфия ханым Миңнуллина

Туфан абыйның кызы Әлфия апа Миңнуллинаның бу уңайдан үз фикере: "Миңа калса, әти бит ул бөтен җаны-тәне белән авыл баласы, ә Фәрит тә, мин дә - шәһәр балалары. Башка буын кешеләре. Шулай да сезнең арада бер-берегезне хөрмәт итү һәм бер-берегезнең күңеленә тияргә куркудан торган бик нечкә мөгалләмә бар иде. "Мулла"ны карагач шундый фикер туды: сез менә шушы әсәрдә бер-берегезне тапкан төсле. Чөнки әти инде соңгы елларда авылдан читләшә барып, шәһәргә якыная башлаган кеше иде. Бу аның иҗатында да чагылыш тапты".

Аның сүзен дәвам итеп Фәрит абый шунда: "Әйе, Туфан абый өчен авыл - миф. Юк, ул авылдан беркайчан китмәде. Әйтик, "Шәҗәрә"дә мәхәббәтен саклаган Кәлимулла авыл кешесе бит. Мин үзем дә хәзер авылга якынаям. Бәрәскәгә кайтып көч җыеп киләм", - диде.

Людмила Гиндулина, Люция Хәмитова
Людмила Гиндулина, Люция Хәмитова

Әлфия апа әтисенең элегрәк язылган берничә әсәрен искә төшерде, язылып бетмәгән пьесалары турында әйтте. Шул вакытта режиссерлык кызыксынуы белән Фәрит абый: "Алары белән нишлибез инде?!" дип сорап куйды. Димәк, киләчәктә дә язучының әсәрләрен сәхнәләштерергә уе юк түгел...

Кичәгә килгән кунаклар "Кызыл тышлы" дәфтәрләргә дә күз салдылар, Әлфия ханым исә алардан театрга багышланган кайбер язмаларны укып та күрсәтте. Шулай ук Новосибирскидан килгән җырчы һәм рәссам Людмила Гиндулина, А.Хәсәнова башкаруында татар җырлары яңгырады.



Театр, сәхнә рухына якынайткан, артист, драматург, режиссер талантын барлаган кичә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Айзирәк Гәрәева

LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...