Уйлый торган йөрәк


Туфан Миңнуллинн Разил Вәлиев
Разил Вәлиев, 
ноябрь, 2001 ел. 

Туфан...

Ап-ак кәгазь битенә шушы тылсымлы сүзне язып куйдым да туктап калдым. Бу сүз мине куркыта, бу сүздә ниндидер шом да, гарасат та, олылык һәм олпатлык та бар. Ә инде исемгә әверелгән сүзнең мәгънәсе тагын да тирәнрәк. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә аваздаш...


Үз нәсел-нәсәбенең киләчәге хакында чынлап уйлаган кеше баласына очраклы исем кушмый торгандыр. Әти-әнисе тупырдап торган улларына туа-туышка ук олы һәм катлаулы язмыш юрагандыр, шуңа күрә татарда сирәк очрый торган гаҗәеп мәгънәле Туфан исемен сайлагандыр...

Ни өчен исем турында шулай озаклап сөйлим соң әле мин? Чөнки әтиең-әниең тапкан, мулла бабай колагына пышылдаган исем – ул синең гомерлек шигарең, бер сүзгә сыйган язмыш авазың. Теләсәң-теләмәсәң дә син аны акларга, ул исемгә лаеклы булырга, җисемеңне исемеңә тәңгәлләштерергә тырышасың. Ә Туфан исемен аклау, аңа лаеклы булу ай-һай авыр бурыч!..

Ак кәгазьгә "Туфан" дип яздым да уйга талдым... Шушы көнгә кадәр мин Туфан Миңнуллинны яхшы беләм дип йөри идем. Инде утыз елга якын аралашып яшибез, китапларын да укып барам, пьесаларын карыйм... Әмма аның турында язарга дип утыргач, мин гомерендә беренче тапкыр диңгез күргән авыл малае сыман, чарасыздан аптырап, югалып калдым. Чөнки көн саен очрашып-сөйләшеп йөргәндә, аерым-аерым әсәрләрен укыганда никадәр генә хозурлансам, никадәр соклансам да, ми диңгезнең аерым-аерым дулкыннарын гына күргәнмен, йотым-йотым һавасын гына сулаганмын икән. Ә инде бөтен чыккан китапларын, язмаларын күздән кичереп, Туфан Миңнуллинның кылган гамәлләрен бер җепкә тезеп, барча әсәрләрен өр-яңадан күңелем аша үткәреп утырганда гүя беренче мәртәбә чынлап торып аның олылыгын тойдым, мин аны тагын да ныграк аңлый башладым, үзем өчен өр-яңадан ачкан кебек булдым.

Бүген татарның олуг драматургы булса да, иң әүвәл чикләвек төше төсле тыгыз тәнле кыска хикәяләре аша таныш һәм кадерле иде ул безгә. Күңелгә яктылык өсти торган иркен холыклы, изге җанлы авыл кешеләрен яратып та, олылап та, чеметеп тә тасвирлаган бу хикәяләрне инде утыз ел узгач кулга алдым да икеләнеп калдым. Яңадан укыргамы, юкмы? Балачакта без менгән таулар да хәзер, әнә, калкулык кына булып калган, ул чакта көчкә йөзеп чыккан елгалар да чыпчык тезеннән генә... Заманында классик саналган кайбер язучыларның романнары бүген очсыз-кырыйсыз гәҗит мәкаләсе кебек тоела... Бәлки, укымаскадыр, риясыз күңелгә кайчандыр бәйрәм булып кереп калган ул хикәяләргә тимәскә, вакыт дорфалаган куллар белән кагылып, рәнҗетмәскәдер?..

Башта икеләнеп кенә кулга алган китапларны, аерыла алмыйча, күзгә шәфәкъ төсе кунганчы укыганда, мин Туфан хикәяләренең вакыт сынавы узып күңел түрендә калуы, аның бәясе төшмәве өчен куандым. Хикәяләрен генә түгел, өстәлемдә тау-тау өелгән пьесаларын, повестьларын, шигырь-робагыйларын, көндәлек-язмаларын тагын бер кат күңел иләге аша үткәрдем... Һәм Туфан Миңнуллин минем өчен тагын да зураеп, олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхес булып күз алдыма килеп басты.

Начар кешенең яхшы әсәрләр яза алуына, начар кешедән яхшы язучы чыгуына беркайчан да ышанмадым мин. Бик оста да, образлы тел белән дә язарга мөмкин ул, әмма ләкин күңелендә изгелек, яхшылык ятмаса, укучы аның әсәрен барыбер кабул итми. Иҗат кешесе иң беренче чиратта ихлас булырга тиеш. Бер караганда, ихлас булу бик гади нәрсә кебек. Күңелендәге бөтен уйларыңны, хисләреңне кешеләргә ачып салсаң, шул ихласлык буладыр кебек. Әмма монысы аның ихласлык түгел, монысы беркатлылык, ә беркатлы кешене бездә, киресенчә, бигүк хөрмәт итмиләр. Ә ихлас кеше үзенең иң өстә яткан беркатлы уйларын гына түгел, ә күңел түренә яшерелгән катлам-катлам хисләрен, икеләнүләрен, ялгышларын, хәвефләрен башкалар белән бүлешә, үз язмышын башкалар хөкеменә тапшыра.

Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә, әсәренең үзәгендә, бәгырендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Кйваакытта миңа ул хәтта кирәгеннән артык ачылып, чишенеп ташлаган сыман тоела башлый. Әмма укучы аны шушы ялгышлары, хаталары белән бергә кабул итә, аның хәленә керә, аны шушы риясыз күңеле, риясыз хисләре өчен якын күрә. Чөнки ул начар күңелле, начар уйлы адәмнең беркайчан да менә шулай туарыла алмавын, чын хисләрен гомер буе күңел читлегендә бикләп асравын, гомер буе "яхшы кеше" ролен уйнавын бик яхшы аңлый.

Халык теленә керерлек олы язучы булу өчен, ихласлык янына тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк әле. Тел байлыгы, сюжет осталыгы һәм башкалар турында сөйләп тормыйм, болары бәхәссез нәрсәләр. Әмма, ни гаҗәп, искиткеч тасвирлы итеп чәчәкле-чуклы җөмләләр белән язылган әсәрләр дә еш кына бер көнлек матур күбәләк кебек ялтырап ала да бик тиз онытыла, каядыр юкка чыга. Чөнки ул әсәрләрдә кешене чынлап торып уйландыра, борчуга сала торган ихлас тойгы, кеше күңеленә дәрт һәм куәт өсти торган илаһи көч булмый. Язучы иң беренче чиратта кешенең иң авырткан урынын, иң тирән ярасын эзләп табарга, үз әсәрен дару үләне итеп шул ярага капларга тиеш. Димәк, язучы үз янәшәсендәге кешеләрнең борчу-кайгыларын, үз халкының язмышын һәрдаим күңеле аша үткәреп яшәргә тиеш. Ә моның өчен иң беренче чиратта шәхес була алу кирәк.

Ә көчле шәхес инде ул олы максаты һәм әйтер сүзе булган, шул сүзне кайда һәм ничек итеп әйтергә кирәклеген яхшы аңлаган изге ниятле кеше. Туфан Миңнуллинны мин нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган шәхес буларак беләм, шуңа күрә дә бөтен барлыгы белән кабул кылам, хөрмәт итәм.

Ул үз күңелендәге туры сүзне дуска да, дошманга да бәреп әйтә, кайчакта хәтер саклап та тормый, әмма берчакта да позага басмый, урам себерүчене дә үзе белән тиң күреп аралаша, президентлар янында да мескенләнмичә сөйләшә белә. Ил язмышы, халык язмышы хакында сүз барганда ул беркайчан да читтә калмый, киресенчә, алдын-артын карамыйча, ярсый-ярсый ут эченә ташлана. "Туктагыз әле, агайне, алай түгел, болай бит ул", – дип күпләрнең фикерен үз ягына борып җибәрә ала. "Ничек шул акыллы башлы җитәкчеләр синең сүзгә колак сала соң?" – дигәч, ул сирәк тешләрен күрсәтеп ихластан елмая да: "Алар баш белән уйлый, ә мин – йөрәк белән. Аермасы шунда гына", – дип куя.

Аның әсәрләренең сере, тылсымлы көче турында мин күп уйландым, аңларга тырыштым. Һәм гап-гади бер нәтиҗәгә дә килдем бугай... Туфан Миңнуллин дигән язучының таланты, иҗат үзенчәлеге – кешеләрне, табигатьне, тормышны, гомумән, бар дөньяны ярата белүендә. Кайберәүләр, бәлки: "Туфан бит ул кайчак усал да була, ярсый, нәфрәтләнә дә ала", – дип әйтерләр. Әйе, кирәк чакта ул бик усал, ләкин усаллык кемгәдер үч итеп, кемнедер юкка чыгарырга тырышып усаллану түгел, ә гаделлекне, яхшылыкны, изгелекне яклап, үзе яраткан һәр нәрсәне, кешеләрне, милләтне яклап усаллану. Аның әсәрләрендәге яман затлар да бөтенләе белән яман түгел, ә бәлки ялгышкан яисә язмыш карурманында адашкан бичаралар. Алар да Туфанның үз балалары, алар да бу җирдә яшәргә хаклы, алар да Алла бәндәләре. Хәтта адәмнәрнең җанын алырга килгән Газраил дә Туфан Миңнуллин кодрәте белән әкренләп яхшы якка үзгәрә, язучының йөрәк җылысы әкренләп аңа да күчә башлый.

Көндәлек тормышта, фани дөньяда һәммә нәрсә – яхшысы да, яманы да җитәрлек. Урманга барып эзләсәң, агулы гөмбә табарга да, чәчәк җыярга да була. Кем нәрсә эзли – шуны таба... Туфан Миңнуллин кеше күңеленнән, тормыштан яхшылык эзләп, матурлык эзләп яши, тапса, сөенә, тапмаса, бөтен җаны-тәне белән борчыла. Шуңа күрә аның әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, бу дөньяда изге эшләр эшлисе, онытылып яратасы һәм яшисе килә башлый...

"Кешенең ниндилеген, кем икәнен чынлап торып аңлыйсың килсә, аның туган ягына барып кара", – диләр. Туып үскән нигезе, нәсел-нәсәбе, яшәгән мохите, кешеләре нинди, димәк, ул да шундый...

Әсәрләрен укып та, кешедән ишетеп тә Кама Тамагы районындагы Мәрәтхуҗа авылы турында шактый белә идем инде. Җәй җитүгә Туфан үзе якын күргән яшь каләмдәшләрен ияртә дә авылына кайтып китә. Алар бергәләп уйный-көлә мунча салалар, тагын әллә ниләр эшлиләр. Казанга әйләнеп кайткач, авыз суларын корыта-корыта көннәр буе анда күргән маҗараларын сөйлиләр. Без, авыз ачып, кызыгып, көнләшеп тыңлыйбыз. Туфан Миңнуллин язганнарга боларның сөйләгәннәре дә кушылгач, Мәрәтхуҗа тагын да серлерәк, тагын да матуррактыр кебек тоела башлый...

Күпме чакырып, күпме җыенып та бара алмаган идем, әмма Мәрәтхуҗаны күрергә җай бөтенләй уйламаган-көтмәгән җирдән килеп чыкты... "Әйдә, Татарстанның бер башыннан икенче башына хәтле атта сәяхәт итәбез! – диде миңа беркөнне Туфан агай. – Син, мин, Марсель Гали – өчәүләп..." Азнакай районында Туфан Миңнуллинның хәләл җефете, күренекле артистка Нәҗибә Ихсановага якташлары юбилей көнендә җилдереп китереп тә бирә алырлар иде. Ләкин Туфанның атны үз аягы белән үзе Мәрәтхуҗага алып кайтасы килә. Шулай итеп, балачактан ук ат җене кагылган өч хыялый Азнакай якларына юл алдык. Бу гамәлебез башта миңа чираттагы шагыйранә юләрлек, сабыйлыккка кайту булып тоелган иде. Әмма тузанлы юл буйлап арба өстендә яланаякларын селки-селки барган алтмыш яшьлек Туфан Миңнуллинның бөтенләй яшәреп китүен күргәч, без дә, үзебез сизмәстән, иңнәребезне басып торган еллар йөген алып ташлагандай булдык. Ат арбасын төтенгә күмеп юл читенә кысрыклаган иләмсез йөк машиналарын сүгә-сүгә, басуларда чалгы селтәп печән чаба-чаба, урман аланнарында исерткеч исле үлән өсләренә ятып ауный-ауный биш көн, биш төн кайттык без Мәрәтхуҗага. Болгар хәрабәләрен узып, Идел ярына килеп баскач, Туфан, аргы якка таба кулын сузып: "Ә-әнә шунда, таулар артында инде Мәрәтхуҗа", – дип күрсәтте. Безне алырга бер чакрым буйлы баржа килгән иде. "Монысы да Туфанча...", – дип уйлап куйдым мин эчтән генә. Әмма гаҗәпләнер нәрсәләр алда булган икән әле...

Шундый маҗаралар белән кайта торгач, миңа инде Мәрәтхуҗа авылы әкиятләрдәге Каф таулары артындагы тылсымлы бер бәхет утравы булып тоела башлаган иде. Менә, ниһаять, офык читендә берәм-сәрәм йортлар күренде, кичке эңгердән мәчет манарасы йөзеп чыкты. Урамнары да, юллары да, койма-капкалары, йортлары да нәкъ безнең авылдагыча... Шаккатырлык бер нәрсә юк сыман. Мин, аптырап, Туфан абыйга күтәрелеп карадым. Ә ул бөтен дөньясын оныткан да, үз биләмәсенә сәях чыккан падишаһ кебек, ат өстендә оеп кайтып килә. Монда аңа бөтен нәрсә якын, бөтен нәрсә кадерле, чөнки монда аның үзен дә якын итәләр, яраталар, монда аңа ышаналар. Монда – мәчете дә ул төзегән мәчет, юлы да ул салдырган юл, йорты да, бакчасы да, сулар һавасы да, кешеләре дә үзенеке... Бу – аның үз иле, мөстәкыйль дәүләте кебек. Ул авылындагы һәрбер агач турында, бакчасындагы һәрбер куак хакында шулкадәр яратып, үз итеп сөйли ки, без әсәрләнеп аны тыңлыйбыз һәм, үзебез дә сизмичә, шул арада Мәрәтхуҗага гашыйк була барабыз.

Икенче көнне иртән машинага утырып Казанга юл алдык. Туфан абый безгә иярмәде, ул гүя әнисе кочагыннан аерыла алмаган сабый бала кебек, туйганчы назланырга, сагынуын басарга дип авылында калды. Без шактый вакыт сөйләшмичә кайттык. Һәрберебез эчтән генә хәтер йомгагын сүтеп, сәяхәттә күргәннәрен күздән кичерә, Туфан бүләк иткән бу сихри могҗизадан чыгасы килмичә тын гына бара. Язучы булу өчен иң элек ныклы нигезең, яраткан һәм яраттырган туган төбәгең, туган авылың булу кирәк икән бит... Ябалдашлары бөтен татар дөньясына җәелгән Туфан Миңнуллин иҗатының, Туфан шәхесенең кәүсәсе Казанда булса, аның тамырлары монда – Мәрәтхуҗада икән ләбаса. Аның әсәрләрендәге һәм үз холык-фигылендәге горурлык – туган ягындагы таулардан, бетмәс-төкәнмәс көч-куәте, ярсулыгы – офык читендәге мәгърур Иделдән, күңел сафлыгы һәм мәңгелек сабыйлыгы авыл табигатеннән, авыл кешеләреннән күчкән икән бит аңа. "Мәскәүләрдә, Парижларда анылып та үз авылындагы кешеләр якын итмәгән язучыны мин зур язучыга санамыйм", – дигән иде берчакны Туфан Миңнуллин. Менә хәзер шул сүзләре искә төшеп, мин тагын бер кат аның өчен куанып куйдым.

Туфан Миңнуллинны башкалардан аерып торган тагын бик күп сыйфатлар бар. Аларның берсе – самолетта очмау. Кая гына барасы булса да, ул очкычка утырмас, поездны, машинаны яисә атны сайлар... Моның сәбәбе нәрсәдәдер, белмим, әмма үземчә мин аны болайрак юрыйм... Аның күңелендәге уйлар, хыяллар, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр шулкадәр күп һәм саллы ки, ул самолетның аларны күтәрерлек көче барлыгына ышанмыйдыр, Җир аны үзеннән җибәрмәс, үз янына кире тартып төшерер дип шикләнәдер сыман. Кайчакта болай да уйлап куям... Туфан абый һәр нәрсәнең чигенә җитмичә туктамый торган максималист холыклы гайяр кеше, бәлки ул җирдән аерылып китсәм, кире беркайчан да әйләнеп кайтмам, йолдызларга кадәр очармын дип тә курка торгандыр...

Олпат язучы, мәртәбәле шәхес, танылган драматург Туфан Миңнуллинны бигрәк беркатлы, бала-чага кыяфәтендә тасвирлавыма кайберәүләр аптырап та калырлар, бәлки. Ә ул чыннан да шундый. Сабый холыклы булмаган кеше Мәскәүнең Съездлар сараенда үз алдына куелган "ТАССР" дигән язуның "А" хәрефен каләм белән сызып утыра алыр идеме икән? Татарстанның автономия кысаларыннан чыгып, союздаш республика булырга дәгъва белдергән еллары бу. Туфан Миңнуллин ул чакта – СССРның халык депутаты. Татарстан үзен бәйсез дәүләт дип игълан иткәч, ул, каләмен алып, әлеге язуның "А" хәрефен сызып ташлый. Моның каршына тагын "ТАССР" дип язылганны китереп куялар. Ул тагын сыза. Әллә ничә мәртәбә шулай кабатлангач, түземнәре бетә һәм ниһаять, үзгәртеп, "ТССР" дип язарга мәҗбүр булалар. Моны сабыйлык димичә, нәрсә дисең инде? Әмма бу сабыйлыкның төбендә халыкның буыннардан буыннарга күчеп килгән хыялы, теләге, омтылышы ята. Ә сабыйларча беркатлылык һәм үҗәтлек белән шушы тойгыны, шушы хыялны башкаларга җиткерергә тырышу Туфан Миңнуллинның Съездлар сараенда да гади бер депутат кына түгел, ә язучы һәм шәхес булып калуы хакында сөйли. Чөнки язучы – гомере буена сабыйлыгын югалтмаган, акыллы сабый булып кала алаган илаһи зат бит ул.

Туфан Миңнуллин йокымсырап яшәүче, эшлексез һәм мокыт бәндәләрне, буш күңелле кешеләрне, гомумән, җәмгыятьтәге, тормыштагы бушлыкны яратмый. Ул булган җирдә һәммә нәрсә җанлана, бүлмәләр, зур заллар аның гөрелтесе, аның фикере, аның елмаюы белән тула. Ул бер нәрсәгә дә битараф түгел, ул кирәк чакта нәфрәтләнә дә, гаҗәпләнә дә, шакката да белә. Ул әсәрләнеп сөйли дә, әсәрләнеп кешеләрне тыңлый да ала. Шуңа күрә аны һәр җирдә көтеп алалар. Димәк, Туфанда тагын бер сирәк талант – үзен сагындыра белү таланты бар...

Ул һәрвакыт кычкырып сөйләшә, аның килгәнен ярты чакрымнан ишетеп торалар. Гөрелдек тавышы белән ул, әйтерсең: "Минем сездән, кешеләрдән бер яшерен серем дә юк. Минем сүзләремне һәммәгез дә ишетегез!" – дип әйтергә тели сыман.

Гаҗәп сыйфатлары тагын бик күп әле Туфан Миңнуллинның. Очрашканда кочагын җәеп, рәхәтләнеп исәнләшсә дә, саубуллашканда беркайчан да кешегә кулын бирми ул. Борынгы йолага яисә ырымга ышанумы бу, әллә башка берәр сәбәбе бармы, белмим, әмма мин монда бер киная, олы мәгънә күрәм. Әйтерсең аның, безнең белән, кешеләр белән саубуллашасы, кешеләрдән аерыласы килми, әйтерсең ул үзе якын күргән кешеләр белән, үз халкы белән һәрдаим янәшә булырга тели.

Татарның бөек шагыйре Хәсән Туфаннан соң, тагын бер тапкыр Туфан исемен аклау, әдәбият диңгезендә югалмыйча, шул исем белән тагын бер тапкыр бөтен халыкка танылу, дан казану – үзе бер могҗизадыр! Кече Туфан Олы Туфанның фатихасын алып әдәбиятка килде... "Талантлы син, Кеше туганым!", – ди Х.Туфан үзенең бер шигырендә. Ә миңа ул офыклардан офыкларга кадәр яңгырап: "Талантлы син, Кече туганым!" – дип ишетелә...

Ә Туфан Миңнуллинның талантлы милләт язмышын үз язмышы итеп яшәвендә, көчле-куәтле, серле-мәгънәле, шифалы-бәрәкәтле әсәрләр иҗат итүендә, үз халкының бәгырь кисәге, газиз баласы һәм яклаучысы була алуында.



LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...