Нигез ташлары (Беренче пәрдә)


Туфан Миңнуллин  Нигез ташлары

Туфан Миңнуллин 
Комедия, өч пәрдәдә 
1967 ел

"Нурәхмәт. Билгеле, майтарырсың синең белән. Кешенең яхшылыгын белә торган картмыни син?! Аның өчен тырышалар. Урак өсте җиткәнче эшләп бетерергә кирәк. Менә бит, ә, бүрәнәләре әзер килеш тора. Бөтенесе бар. Ул түбә калаен нигә урамда аунатып яткырасың? Күгәреп беткәнен көтәсеңмени?"

Беренче пәрдә
Катнашалар:
Гарифулла.
Гөлҗиһан.
Хәниф.
Хәмит.
Хәлил.
Хәлим.
Гүзәлия.
Сәрия.
Фәрдия.
Флорид.
Нурәхмәт.

 Беренче күренеш
Гарифулла карт йортының ишегалды. Җыйнак кына итеп салынган шактый ук иске өй. Алга болдыры чыгып тора. Пәрдә ачылганда сәхнәдә беркем дә юк. Бераздан капка артында тавышлар ишетелә, капка ачыла. Аннан җәлт кенә Гарифулла карт керә дә капканы бикләп куя.
Артта тавыш. Ач, Гарифулла абзый, сабый булма.

Гарифулла дәшми-нитми рәшәткә янына куелган таш өстенә барып утыра. Тавыш дәвам итә. Ач, диләр сиңа, яхшы чакта.
Гарифулла селкенми дә. Менә койма өстендә бер баш пәйда була. Ул – бригадир Нурәхмәт. Нурәхмәт ишегалдына сикереп төшә, җикеренеп Гарифулла янына килә.
Гарифулла. Сөйлә әйдә, сөйлә.
Нурәхмәт. Мин сөйләп кенә калмам. Трактор китертермен дә выжт бу саескан ояңны, нигез ташларыңны да таба алмассың.
Гарифулла (сикереп торып). Син үз атаңның нигезен җимер, энекәем. Үз нигеземне нишләтергә икәнен синнән шәбрәк беләм.
Нурәхмәт (кинәт йомшап). Соң, аңла соң, Гарифулла абзый җаным, өстегезгә ишелеп төшә бит. Үзеңне кызганмасаң, Гөлҗиһан апа турында уйла. (Өй стенасына барып тибеп.) Җитмештән узган яшеңдә син шушы келдерикүштә яшәргә тиешме?
Гарифулла. Сиңа фатир сорап барганым юк бит, нәрсә очынасың?
Нурәхмәт. Чынлап әйткәндә, кире беткән абзый, минем өчен кайда яшәсәң дә барыбер. Ник шунда тагын зимләнкә казып кермисең. Миңа наряд бирелгән, председатель теңкәгә тия. Кайчан Гарифулла абзый өенә тотынасың инде, ди. Әйтерсең мин гаепле. Менә үзе килеп сөйләшеп карасын иде ул.
Гарифулла. Сөйләшеп пычагым майтара алыр идеме?
Нурәхмәт. Билгеле, майтарырсың синең белән. Кешенең яхшылыгын белә торган картмыни син?! Аның өчен тырышалар. Урак өсте җиткәнче эшләп бетерергә кирәк. Менә бит, ә, бүрәнәләре әзер килеш тора. Бөтенесе бар. Ул түбә калаен нигә урамда аунатып яткырасың? Күгәреп беткәнен көтәсеңмени?
Гарифулла. Күгәрсә ни. Мин алып кайтмадым ич.
Нурәхмәт. Шул шул. Артыннан үзең йөрсә, кадерен белер идең. Дармага килгәч, сиңа нәрсә. Крәстиян түгел син, беләсеңме, крәстиян каны юк синдә.
Гарифулла. Бар әле, энекәем, чыгып кит әле, авырып та торам...
Артта тавыш. Карале, кайсы бикләп куйган бу капканы?
Нурәхмәт барып капканы ача. Гөлҗиһан керә.
Гөлҗиһан. Ник бикләнешеп утырасыз?
Нурәхмәт. Тагын киреләнә башлады, Гөлҗиһан апа, аягын терәп каршы тора. Салдырмыйм яңа йорт, кирәкмәс булып тора әле, ди.
Гөлҗиһан. Аның шул булыр инде, тагын нәрсә булган?
Гарифулла (Гөлҗиһанга). Син тик тор, татарга тылмач кирәкми.
Нурәхмәт. Менә дигән өй салып бирәбез бит үзегезгә. Алты почмаклы, урыс капкалы.
Гарифулла. Минем түбәтәй татар капкасыннан та бик иркен йөри.
Гөлҗиһан. Киреләнмә, Гарифулла, тузган бит. Узган-барган кеше көлә.
Гарифулла. Бар, узган-барганның көлгәнен карап йөргәнче, самавырыңны куй.
Гөлҗиһан өйгә кереп китә.
Нурәхмәт. Теләсәгез нишләгез, ник тагын чукынып китмисез, болай да эшем муеннан. Бригадирлыктан алып ыргытсалар ыргытырлар, икенче аягымны атлап керәсем юк. (Тузынып чыгып китә.)
Өйдән Гөлҗиһан чыга.
Гөлҗиһан. Нишләвең инде, Гарифулла?
Гарифулла (аның каршына барып). Син нәрсә, адбакат булдыңмы әллә? Кеше көлә, имеш. Хатын-кыз башың белән ирләр сүзенә тыгыласың. Синнән башка сөйләшә алмыйлар, ди.
Гөлҗиһан. Кит инде, кит, картайган көнеңдә. Салырга ризалык биргән идең ич. Инде нәрсә килеп чыкты? Тагын ние ошамый?
Гарифулла. Күп белмә. Шул синең остаруың аркасында шушы хәлгә килеп төштек.
Гөлҗиһан. Нинди хәлгә?
Гарифулла. Такта гына ошамый, имеш, калай белән ябабыз.
Гөлҗиһан. Япса ни, бар ич калаең...
Гарифулла. Бар шул, бар. Әй, син нәрсә беләсең соң?!
Гөлҗиһан. Син генә күп беләсең инде. Нәрсәгә дип телеграм суктың малайларга? Бөтен урам шаулый. Гарифулла карт малайларына, тизрәк кайтыгыз, үлем түшәгендә ятам, дип телеграм суккан, диләр. Авырткан җирең юк лабаса.
Гарифулла. Каян беләсең, әллә тикшереп карадыңмы?
Гөлҗиһан. Илле ел торабыз, эһ тә иткәнең юк.
Гарифулла. Илле беренчегә киткәч тотармын да үлеп куярмын. Рәхәтләнеп калай түбәле өй салдырырсың да үзең генә яшәрсең.
Гөлҗиһан. Тфү, тфү, авызыңнан җил алсын, синең белән әрепләшкән мин җүләр. Ул малайларны кайтарып нишләмәкче буласың?
Гарифулла. Күп белсәң, тиз картаерсың, карчык. Әйдә, чәең кайнадымы? (Такмаклап.) "Самавырың сайрат, чәең кайнат, китер коймагың майлап". (Кереп китә.)
Гөлҗиһан. Сабый! Шыр тиле! Акылын аңламассың, керәле дә чыгалы.
Капкадан көянтә-чиләкләр күтәреп Сәрия керә.
Сәрия. Ашыгам, Гөлҗиһан апа, кая салыйм?
Гөлҗиһан. Мәшәкатьләнеп йөрисең шунда, кызым. Үз эшең муеннан. Гарифулла абзаң да рөхсәт итми.
Сәрия. Без аның белән килештек инде.
Гөлҗиһан. Нәрсә кыландырып йөри тагын?
Сәрия. Каты авыру икәненә справка сорап килгән иде. Югыйсә, ул справка булмаса, почтада телеграмманы алмыйлар, ди.
Гөлҗиһан. Бирдеңме?
Сәрия. Бирдем.
Гөлҗиһан. Әллә авыруы хакмы, кызым?
Сәрия. Борчылырлык бернәрсә дә юк югын.
Гөлҗиһан. Йөри шунда, кеше мәшәкатьләп. Ялганлаган өчен сүз әйтмәсәләр ярый инде үзеңә.
Гарифулла чыга.
Гарифулла. Кая югалдың? (Сәрияне күреп.) Ә, кызыбыз килгән икән. (Гөлҗиһанга.) Ник өйгә чакырмыйсың?
Сәрия. Мин ашыгам.
Гарифулла. Туктале, алайса. (бакча ягына чыгып китә.)
Гөлҗиһан. Күргән саен сорарга оялып йөрим, кызым. Язамы соң сиңа Хәлим? Нәрсә дип яза? (Сәрия дәшмәгәч.) Оялма, кызым, аның ни ояты бар. Ниләр яза?
Сәрия. Яза инде шунда.
Гөлҗиһан. Берегез анда, берегез монда, никахлашыр чагыгыз да җиткән. Шул турыда язамы?
Гарифулла чыга, түбәтәендә алмалар.
Гарифулла. Мәле, кызым, шунда эшең югында кимерерсең.
Сәрия. Юк, юк.
Гарифулла. Йә, йә, биргәндә ал. (Алмаларны чиләккә бушата.)
Сәрия. Рәхмәт. (Чыгып китә.)
Гарифулла. Зимагур! Алма кебек кызны күрәләтә картайта бит. Бер юньсезенә башын бәйләп куяр әле, шул булыр.
Гөлҗиһан. Хат яза, ди.
Гарифулла. Хатны кочаклап ятып булмый.
Гөлҗиһан. Рәтле-башлы сүзе юк... Борчуга төшкәннәрдер инде, җанкисәкләрем, телеграмны алганнардыр да кайгыга сабышканнардыр, ә аталары монда авызын ерып йөри.
Гарифулла. Кайгырсалар – үз балаларым. Мин дә алар өчен аз нужа чикмәдем.
Гөлҗиһан. Кайтып төшсәләр, ни йөзең белән күренерсең, кырык алдар?
Гарифулла. Карап карарбыз, алар ни йөзләре белән күренерләр икән.
Артта тавыш. Гарифулла бабай, сезгә телеграмма!
Гарифулла атылып чыгып китә дә аннан кулына телеграмма кәгазе тотып керә.
Гарифулла. Бар әле, күзлекне алып чык.
Гөлҗиһан. Кайсысыннан?
Гарифулла. Төпченмә инде, алып чык!
Гөлҗиһан. Бир, үзем укып бирим.
Гарифулла. Синең грамот җитәмени аңа.
Гөлҗиһан. И Ходаем, прафисыр диярсең! Китер әле! (Гарифулла кулыннан телеграмманы ала.)
Гарифулла. Кара аны, бутама.
Гөлҗиһан (укый). "Дватсатого приедим. Ханиф".
Гарифулла. Ипләбрәк кара, Хәниф дигәнме?
Гөлҗиһан. Менә ич инде... Дватсатый дигәч, бүген була түгелме соң ул, Гарифулла?
Гарифулла. Бүген шул җегермесе. Хәниф диген, Хәниф... Симияләре белән кайтып килә. Кара син аны, малайны, вәт менә-терә.
Гөлҗиһан. Җанкисәкләрем! (Елап җибәрә.) Нужа чигеп.
Гарифулла. Йә, йә, җебемә, кайткач та өлгерерсең. Катыгың-каймагың бармы?
Гөлҗиһан. Һә, көлке, нишләп булмасын. Кайсы тавыкны тотыйк икән, Гарифулла? Әллә каршы алырга барасыңмы? Нурәхмәт ерак китмәгәндер, ат сора.
Гарифулла. Аптырама, пристендә машина бетмәгән, тыз-быз чабып кына торалар. Кая, пычакны алып чык, киштәгә кыстырган. (Гөлҗиһан кереп китә, Гарифулла телеграмманы әйләндерә-әйләндерә карый.) Кара син аны, иң беренче булып...
Гөлҗиһан (тавыкларны чакырып). Ти-ти-ти-ти! Кая киткәннәр соң?
Гарифулла. Абзар артында казыналардыр. Бар, мин алай да бригадирны тотыйм. Атка утырып йөрергә ярата торган ие Хәниф. Син тавыкны тота тор. (Чыгып китә.)
Гөлҗиһан: "Ти-ти-ти-ти!" дип көйләп бакча ягына юнәлә. Пауза. Бераздан капка төбендә машина туктаган тавыш. Капка ачыла, аннан Хәмит белән Гүзәлия керәләр.
Гүзәлия. Чемоданны да алып керәсе иде, Хәмит.
Хәмит. Өлгерербез.
Гүзәлия. Машинаның ачкычын алдыңмы? Бала-чага уйнамасын.
Хәмит. Үземдә (Өс-башын каккалап.) Әйдә, керик.
Өйгә таба атлыйлар. Шул чак бакча капкасында кулына пычак тоткан Гөлҗиһан күренә.
Гөлҗиһан. Бәй, Хәмит балам, син түгелме соң бу? Килен дә. (Пычакны тиз генә рәшәткәгә кыстырып, улы янына килә, кочаклап ала, аннан Гүзәлия белән күрешә.) Исән-сау гына кайттыгызмы?
Хәмит. Әтинең хәле ничек?
Гөлҗиһан. Йөри шунда. Әле ат сорарга дип бригадир артыннан чыгып чапкан иде. Хәнифтән телеграм килеп төште дә...
Гүзәлия. Ничек?.. Әткәй авыру килеш?..
Гөлҗиһан. сөйләмә дә инде, киленкәем, әйтергә дә оят. Адәм көлкесенә генә калып бетәм лә инде шуның аркасында. Әйттем мин аңа, әйттем, тыңламагач тыңламый.
Гүзәлия. Ул-бу булмасын, Хәмит, бар.
Гөлҗиһан. Нәрсә булсын аңа, киленкәем, нәрсә булсын.  Убыр ташы кебек тәгәрәп йөри. Тфү, тфү, әстәгъфирулла. Авырмаган килеш сезгә телеграм сугып, сезне... Бик кайгырыштыгызмы?
Хәмит. Авырмыймыни?
Гөлҗиһан. Аллага шөкер, улым, исән-сау, тик бу арада гына әллә нишләде, сөмсере коелып йөри, тукта, ерак китеп өлгермәгәндер, алып кайтыйм. Юына торыгыз, улым. Сөлге-сабын шунда. (Ашыгып чыгып китә.)
Хәмит. Син берәр нәрсә аңлыйсыңмы, Гуля?
Гүзәлия. Юк.
Хәмит. Картлач чираттагы комедиясен күрсәтергә җыена, ахры.
Гүзәлия. Әйттем мин сиңа, башта шылтыратып сорарга иде.
Капкадан Гарифулла белән Гөлҗиһан керәләр.
Гөлҗиһан. Әйдә, әйдә, җавабын үзең бир.
Гарифулла. Төрткәләми генә. (Хәмит янына килеп.) Нихәл, шәп кайтып җиттеңме? (Гүзәлиягә.) Исәнме, килен? (Хәмиткә.) Капка төбендә синең машинаңмы ул? Хәнифләр кайтып килә, ди, элдертеп кенә барып алыйк.
Гөлҗиһан. Туктале син! Яңа кайтып керделәр. Сулыш алырга ирек бир.
Гарифулла. Хәнифләр анда пристен саклап ятсынмы?
Хәмит. Әйдә...
Шул чак атылып Нурәхмәт килеп керә.
Нурәхмәт (Гарифуллага). Ат булды. Кем каршыларга бара? Саумы, Хәмит дус. (Гүзәлиягә баш иеп.) Исәнмесез.
Гөлҗиһан. Нурәхмәт, ат кирәкмәс булды инде. Хәмит машина белән...
Нурәхмәт. Что сез, Хәнифне ат белән каршы алмаска соң! Әйе бит, Хәмит дус. Хәзер мин бер малай табырмын алайса, җәлт иттерерләр. (Чыгып чаба.)
Гарифулла. Кара син аны! Гайнетдин малае китәргә өч көн ат сорап йөрде. (Хәмиткә.) Телеграм буенча кайттыгызмы?
Хәмит. Шуның буенча шул.
Гарифулла. Аптырап калдыңмы?
Хәмит. Аптыраудан бигрәк курыктык, зур киңәшмәне калдырып ашыктым.
Гарифулла. Курыкма, киңәшмәнең берсе бетсә, икенчесе була. Син булмаганнан туктамас. Дөнья әйләнеп тора, дисең бит. (Гөлҗиһанга.) Нәрсә дөньяңны оныттың, карчык? Киленне өйгә алып кер.
Гөлҗиһан. Әйдә, килен. (Кереп китәләр.)
Хәмит. Синең бу өеңә керергә дә куркыныч.
Гарифулла. Шүрләсәң, машинаңда йокларсың. Каян эләктердең андый нәрсәне? Уңды Гарифулла малайлардан, дип авыл халкына тагын бер ай сөйләрлек.
Хәмит. Син башта аңлат инде, әти. Нәрсә уйлап чыгардың?
Гарифулла. Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел, киңәшмәне калдырып ашыктым дисең, монда синең киңәшмәңнән битәррәк эшләр бар. Шуңа бөтенегезне җыеп сөйләшим әле, дидем. Авырмаганымны белсәң, кайтмас идеңме?
Хәмит. Мин бит шар тибеп йөрмим.
Гарифулла. Әй, җаным, син дә инде эшеңнән зарлансаң. Телефоннан сөйләшеп утыру да булдымы эш? Синең өчен бүтәннәр эшли. Министр ук булдыңмы инде, әллә һаман урын басып утырасыңмы?
Хәмит. Сиңа көлке, әллә ниләр уйлап табасың да.
Гарифулла. Йә, пошынма инде, икенче кайтмассың. Үлгәндә дә, Хәмитне мәшәкатьләмәгез дип, әйтеп үләрмен.
Хәмит. Андамыни мәсьәлә? Йә, ярар. Бу мунчаңны кайчан сүтеп ташлыйсың?
Гарифулла. Мунча дип мыскыл итмә, агай-эне, шунда туып үстең.
Хәмит. Минем истәлек итеп саклыйсыңмыни?
Гарифулла. Минем синнән башка да өч улым бар әле. нигә сүтмисең, дисеңме? Сөйләшербез әле ул хакта, җыелышып бетегез. Әйдә, алма бакчасын карап чыгасыңмы? Байтактан кайтканың юк, алмагачлар үсеп җитте.
Нурәхмәт атылып керә.
Нурәхмәт. Булды, Гарифулла абзый, чаптылар. Әй, Хәмит дус, сез кайта дигәч шатланганымны белсәң. Бергә тузан туздырып үскән бит. Тузан дигәннән, Хәмит дусның машинасы тузанга баткан, хатыннарга әйтеп юдырып алыйммы, җәлт иттерерләр.
Гарифулла. Машина юарга машинаның иясе бар. Хатыннар утырып йөрми бит аңа.
Нурәхмәт. Ну, кызык кеше син, Гарифулла абзый, мин дус итеп. (Хәмиткә.) Менә шулай инде ул, һич җаена килеп булмый. Өй салыйк дидек, башта килештек. Материалларны әзерләдек, аннан кинәт чыгымлый башлады. Нәрсә булды, дим, әйтми, үзем беләм, ди. Үзең генә яши торган заман түгел бу, Гарифулла абзый. Кеше кешегә дус һәм туган, әйе бит, Хәмит дус! Председатель районга киткән иде әле, Хәмит туган. Ул да бик кайгырта Гарифулла абзый мәсьәләсендә. Районнан сорашып кына торалар, хөрмәт итәләр Гарифулла абзыйны.
Гарифулла. Тукта инде, энекәем, улым белән сөйләшергә ирек бир.
Нурәхмәт. Сөйләшегез, сөйләш. Ул-бу кирәк булса, Гөлҗиһан апаны җибәрерсең, Гарифулла абзый, председательгә әйтеп куярмын. Ярый, сау булып торыгыз. (Капкага җиткәч, борылып.) Гарифулла абзый, кил әле. (Гарифулла килгәч.) Тавыкларыңны әрәм итмә, җырлап йомырка сала торган чаклары, әмәлләрбез. (Китә.)
Гарифулла. Авылга ишан килгән, догасын алып калырга кирәк, диләр иде элек... Әйдә, уз. Бакча капкасына сыймый башлагансың, киңәйтергә туры килер. Туктале, тукта. (Лапас ягына китеп, көрәк алып килә.) Мәле, тот әле шуны, тик торганчы файдаң тияр.
Хәмит (кулында көрәкне әйләндереп). Шуның өчен чакырдыңмыни? (Бакча ягына китәләр.)
Өйдә Гүзәлия, аның артыннан Гөлҗиһан чыга.
Гөлҗиһан. Ни булды, килен, төсләрең үзгәрде?
Гүзәлия. Тынчу.
Гөлҗиһан. Чебен кереп бимазалый, тәрәзәләрне ябып куйган идек шул. Бар, бакчага чыгып йөр, килен, анда әйбәт. Хәмитләрнең тавышы шуннан ишетелә бугай.
Гүзәлия чыгып китә. Урам капкасыннан Хәлил белән Фәрдия керәләр. Фәрдия йөгереп килеп Гөлҗиһанны кочып ала.
Фәрдия. исәнме-саумы, әнкәй? (Елап җибәреп.) Ниләр булды, әнкәй? Әткәй исәнме әле? Теле бармы? Әйбәт кенә йөри, диләр иде бит. Нәрсә булды? Телеграмманы кулга алуга, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Телеграмманы аны соңгы чиккә җиткәч кенә сугалар бит.
Хәлил. Больницага алып киттеләрме, өйдә генә ятамы?
Гөлҗиһан. Бакчада.
Фәрдия. Аяктан ук яздымыни?
Гөлҗиһан. Туктале, килен. Ни... өзгәләнмә. Әткәгез сау-сәламәт.
Фәрдия. Сау-сәламәт? Ә телеграмма?
Гөлҗиһан (көлеп). Анысын үзеннән сораштырыгыз, килен. Бернәрсә белмим. Хәмитләр дә кайттылар, Хәнифләр дә кайтып килә, ди. Белмим инде, белмим.
Хәлил. Әтинең аның шул булыр инде. Кеше кебек булмас. Берәр мөгез чыгармаса, тамагыннан аш үтми башлый.
Фәрдия. Менә әкәмәт. Беренче тапкыр мондый нәрсәне күрүем. Ничек инде ул алай тик торганнан? Ә мин шундый кайгырдым. Безнең яндагы йортта бер карчык тора, шуңа садака бирдем. Хәлил уйлап та карамый. Срочно, мин әйтәм, Хәмит абыйларга телеграмма бир. Әйбәт врач алып кайтсын, дим. Пошынмас җан инде. Бөтенесенә үзем чаптым, самолетка билет алдым, бераз да авырмыймыни?
Гөлҗиһан. Юк ла инде, бакчада Хәмитләр белән йөри.
Фәрдия. Йөри? Безне юатыр өчен генә әйтәсеңдер әле, әнкәй.
Ашыгып бакча капкасыннан кереп китә. Аңа Хәлил иярә. Гөлҗиһан нишләргә белми басып тора да җирдә яткан чемоданны алып өйгә юнәлә. Бакчадан Фәрдия чыга.
Фәрдия. Тәки дөрес икән. (Кычкырып көлеп җибәрә.) Үләм, Ходаем. Ә мин тагын. Ачуланма инде, әнкәй, күчтәнәчләр алырга да өлгермәдек.
Гөлҗиһан. Ниткән күчтәнәч, үзегез борчылган да җиткән, килен. Әйткәнне тыңламый шул.
Фәрдия. Әй, әнкәй, әткәйнең авырмавы әйбәт булган әле, рәхәтләнеп кунак булып китәрбез. Юкса, Хәлил мине беркая алып бармый, өй кошы булып беттем. Ай-яй, Хәмит абый симергән. Зур урында эшләгәне әллә каян күренеп тора. Гүзәлия җиңги дә әйбәт күренә. Ул капка төбендәге машина Хәмит абыйның үзенеке микән?
Гөлҗиһан. Сораштырырга өлгермәдем әле, килен...
Фәрдия. Үзенекедер. Үзенеке булмый. Ул безнең кебек түгел ич. Нишлибез хәзер, әнкәй? Суың бармы?
Гөлҗиһан. Бар, килен, бар, Аллага шөкер.
Фәрдия. Кара син аны, ә? Сиңа дип алып куйган шәлем бар иде, әнкәй, шуны да алып кайтмадым, ичмасам. Ә син, әнкәй, бер генә дә картаймыйсың. Чибәрләнгәннән чибәрләнәсең. Тот та бүген кияүгә бир. Кайчан эшләтә башлыйсыз инде өегезне, әнкәй?
Гөлҗиһан. Тотынырга дип тора идек тә, атагыз, сабыр итик,ди.
Фәрдия. Нәрсә сабыр итәргә. Хәзерге заманда мондый өйдә яшәү... Хәмит абый шундый урында эшләгән килеш. Әнкәй, керешли күреп алдым, койма янында түбә калайлары өелеп куелган, ишегалдына ташып куярга кирәк. Яхшысы бар кешенең, яманы бар. Авыл җирендә андый нәрсәне табуы уен эш түгел.
Бакча капкасыннан Гарифулла, Хәмит, Хәлил чыгалар.
Гарифулла. Әйдәгез, кайтып җиттеләр.
Киң итеп капканы ачып куя. өтәләр. Капка артында машина туктаган тавыш. Хәниф, аның улы Флорид һәм Хәлим керәләр. Хәниф аптырап әтисенә карап тора, Флорид Гарифулланың кочагына килеп сарыла.
Икенче күренеш
Шул ук урын. Вакыт кич. Өй тәрәзәләреннән тышка яктылык сузылган. Өй эчендә шау-шу, сөйләшәләр. Көлешәләр.
Өйдән Гарифулла чыгып таш өстенә килеп утыра. Гөлҗиһан чыга.
Гөлҗиһан. Сиңа әйтәм, нигә чыгып киттең?
Гарифулла. Аларның кыланышын адәм аңлый торган түгел. Әйдә, рәхәтләнеп тилерсеннәр. Кил әле монда.
Гөлҗиһан. Вакытым юк, чәй ясап эчертергә кирәк.
Гарифулла. Ясарлар да эчәрләр, кил утыр.
Гөлҗиһан (килеп). Йә, нәрсә инде?
Гарифулла. Бернәрсә юк. Син, ни, алар алдында бик биеп торма. Карап-карап торам да, авызың колагыңа җиткән.
Гөлҗиһан. Җитсә, өй тулы малайларым. Берсеннән-берсе...
Гарифулла. Йә, йә, беләм. Дүртесенә дүрт тиенлек акыллары юк. Җыен зимагур.
Гөлҗиһан. Син генә әйбәт инде.
Гарифулла. Әйбәт шул. Әйбәт булмасам, төн уртасында миңа ияреп атаң йортыннан качмаган булыр идең. Малайлар да сиңа охшаганнар. Аталары йортыннан качып беттеләр. Мин юкта нәрсә сөйләшәләр, ишетмәдеңме?
Гөлҗиһан. Синең тилелегеңнән көләләр. Ни өчен чакыртты икән, дип аптырыйлар.
Гарифулла. Аптырыйлардыр шул. Әллә кайлардан чабышып кайттылар. Кайтсалар – аталары үлмәгән икән. Кайтулары әрәмгә киткән. Менә әйбәтләп кереп туздырсам, аптырамаслар.
Гөлҗиһан. Карале, Гарифулла, Нурәхмәт әйтә, тавыклар алып кайт, ди, нишләргә икән? Үзебезнекеләрне суйсак, бик күпкә китә.
Гарифулла. аягыңны атлыйсы булма. Нәчәлник күрсәләр, күзләре акая... Бар, кереп күз-колак бул. Өй ямен җибәреп аракы эчеп утырмасыннар.
Гөлҗиһан. Әйдә инде, үзең дә.
Гарифулла. Бераз хәл җыеп утырыйм әле. Әллә нигә талчыгып китем.
Гөлҗиһан кереп китә. Флорид чыга.
Флорид. Бабай, бабай!..
Гарифулла. Нәрсә бар, улым?
Флорид. Сине чакыралар.
Гарифулла. Чакырмаслар.
Флорид. Чакыралар ведь.
Гарифулла. Озакламый керер, диген.
Флорид. Ә син монда утырасың, бабай, нишляп?
Гарифулла. Менә төнне саклыйм.
Флорид. Урлыйлар, да?
Гарифулла. Урлаулары да бар шул, улым, җәйге төн бик кадерле.
Флорид (көлеп). Чудак син, бабай, да? Бу нинди таш, бабай, который син утырасың?
Гарифулла. Нигез ташы.
Флорид. А зачем?
Гарифулла. Тагын телеңне оныткансың. Әле ике ел гына бит өйрәтеп җибәргәнемә.
Флорид. Сибирьда син юк.
Гарифулла. Әтиең, әниең бар.
Флорид. Аларга всеравно.
Гарифулла. Чарауна шул. Бозып бетерәләр малайларны.
Флорид. Мин бозык, да, бабай?
Гарифулла. Син әйбәт, алланың кашка тәкәсе.
Флорид (рәхәтләнеп көлә). Чудак! (Нигез ташына тибеп.) Бу чепуха. Вот Уралда ул ташлар! Как сезнең өй.
Гарифулла. Алып кайталар аны.
Флорид (тагын кычкырып көлә). А мин, бабай, син әйткән җырларны белям, онытмадым.
Гарифулла. Яле, яле.
Флорид (җырлый).
Әй, иля-ля, иля-ля,
Өйлянәсим киля ля,
Өйлянәси килгән егет
Кәҗә сатып өйляня.
Йөгереп чыктым урамга,
Тибеп ектым әтәчне.
Ник типмәскә ул әтәчне,
Урлап киткән кәпәчне.
Әни миңа җырлатмый, ярамый, ди.
Гарифулла. Нәрсә белә ул әниең.
Флорид. Без икәү йоклыйбыз, да, бабай?
Гарифулла. Син булганда кем белән йоклыйм ди.
Флорид. Печән өстендә, да?
Гарифулла. Печән өстендә.
Флорид. Син тагын җырлар өйрәтерсең.
Гарифулла. Әниең кушмый дисең ич.
Флорид. Ул монда юк ведь. Әти әйтте әнигә – үзең генә иркенләп кайтырсың, диде. Ашыгыч, диде. Мин калмадым. Бабай авырый, дигәч, разве мин кайтмыйм, әйе ведь, бабай? Син, ббай, телеграмма бирдең, мине сагынып, да? Мин потому что сиңа охшаган. Синең җырларны мин генкага да өйрәттем. Тагын яңаларны да өйрәтәм. Во! Әкият тә сөйләрсең. Знаешь, теге дию пәрие ничек Камыр батыр белән сугышкан. Камыр батыр дию пәриен во моннан җиргә сугып керткән. Бабай, әйдә, йокларга барыйк, минем йоклыйсы киля.
Гарифулла. Хәзер, хәзер, әбиең урын җәйсен.
Флорид. Кояш бар чакта ук җәйде инде ул. Мин әйттем. Әйдә инде, бабай. А то кояш чыга да әкият тә сөйли алмый каласың. Эшкә дип ашыгасың. (Гарифулла картны бакча ягына өстери, үзе такмаклый.)
Йөгереп чыктым урамга,
Тибеп ектым үгезне...
Китәләр. Өйдән Хәлил белән Хәлим чыгалар. Хәлил рәшәткә яныннан бара да үләннәр арасыннан шешә тартып чыгара.
Хәлил. Әйдә әле, энекәш, кеше-кара күргәнче. Сиңа да күңелсездер. Сөйләшәләр дә чәй эчәләр, сөйләшәләр дә чәй эчәләр. Шәп нәрсә бу. Чистайда эшләнгән чистарак була.
Хәлим. Барыбер агу инде.
Хәлил. Агуын агу, тик шунсыз булмый, энекәш. Тегесенең күңелен күрергә кирәк, монысын табарга кирәк. Ә менә бу теләсә кайсы ишектән үтеп керә, теләсә кайсы йозакны ача.
Хәлим. Йозаклар ачарга елдан-ел остара барасың син, ә? Былтыр кибет ишеген ачкан идең, быел складка ук үрмәләгәнсең.
Хәлил. Шулай шул, энекәш, миндә синең белем юк. Әнә диссертация якларга җыенасың, ди. Мин дә Хәмит абый кебек замминистр булмас идеммени, белем булса? Эчмим, дисең инде, алайса?
Хәлим. Юк.
Хәлил. Мин бераз нитим инде, гаеп итмә. (Салып эчә дә шешәне урынына илтеп яшерә. Хәлим янына килеп.) Укып булмады шул, энекәш, сезнең кебек. Өч курс бетергәч бит, җүләрләнеп... Нәрсә, яшь чак, практикага барып гашыйк булдым да, Казанга кайтып булмады. Хәер, зарлана дип уйлама, сездән ким яшәмим, ашасам ашарга, кисәм кияргә бар. Менә әле әтигә ярдәм итеп алдым. Күргәнсеңдер, койма янында... Шәп, озакка чыдар. Сиңа кала инде. Авылга кайтам, дисең ич. Әйдә рәхәтен күр бездә булганда, эшли башлагач онытмассың әле. Миңа гына ярдәм итүче булмады, үз көчем белән таптым барысын да... Кара әле, сиңа әйтмәдеме әти, ни өчен бөтенебезне бергә чакыртты икән? Хәлим. Күрәсе килгәндер.
Хәлил. Күрәсе килсә, хат язып чакырырга да була. Болай кеше куркытып... Иркенләп кайткан булыр идек. Бәлки, мин машина да юнәткән булыр идем, кирәк-мазар  төяп кайтылыр иде. Юк, нәрсәдер булган аңа, сөйләшүенең дә рәте юк, тырт-мырт. Синең ничек соң? Сәрия белән йөрисең икән, дип ишеттем, дөресме?
Хәлим. Дөрес булса, ни әйтәсең?
Хәлил. Берни әйтмим, әйбәт кыз.
Хәлим. Син аны беләсең инде.
Хәлил. Белеп бетермәгәнмен. Кызык кына бу дөнья, абыйсы йөргән кыз белән хәзер энесе... Ишеткәч, аптырадым, ышанмадым. Кызык кына килеп чыга... Мине искә төшерәме?
Хәлим. Юк.
Хәлил. Әллә онытканмы? Хәер, күптән булган хәл шул. Онытса да гаҗәп түгел.
Хәлим. Син һаман онытмыйсың, ахры.
Хәлил. Онытмый нишлисең... Кайчан өйләнешәсез?
Хәлим. Билгеле түгел.
Хәлил. Күреп торам, энекәш, минем белән сөйләшәсең килми. Ачуланма инде. Өйлән син Сәриягә, Хәлим, тыңла минем сүземне. Аңардан  яхшыракны таба алмассың. Бер дә искә төшерми, дисең инде алайса? Ялгышып та минем исемне әйтеп куймыймы?
Хәлим. Юк.
Пауза. Хәлил яңадан рәшәткә янына барып шешәне ала.
Эчмә, әти сизсә тавыш куптарачак.
Хәлил. Сизмәс. Минем кесәдә лимон кабыгы бар. (Эчеп куя.) Бер дә искә төшермиме?
Хәлим. Юк, дидем ич инде, нәрсә син?
Хәлил. Ачуланма, энекәш, көнләшеп әйтүем түгел, үткән-беткән. Күрәсең бит инде, хәзер минем хатыным бар, тату яшибез. Кешеләр кызык. Беренче тапкыр Фәрдия белән авылга кайтканда, аңа ишеттергәннәр. Фәрдиянең исе дә китмәде, булса соң, ди. Менә сезнең өйләнешергә йөрүегезне белми иде. Әйтми тор, энекәш, белми торсын. Туегызга да кайтып булмас инде. Әйдә шуның өчен бергәләп, аз гына. (Рәшәткә янына бара.)
Бакча капкасыннан Гарифулла чыга.
Гарифулла. Өйгә сыешмый башладыгызмы әллә?
Хәлим. Һава алырга чыктык.
Гарифулла (иснәнеп). Һаваны шәп алгансыз. Нәрсә, атагызның өен кабак дип белдегезме әллә?
Хәлим. Без түгел ул, әти. Урамнан Касыйм абый җырлап үткән иде.
Хәлил өйгә таба атлый.
Гарифулла (аңа). Тукта! Кил! (Хәлил килгәч.) Яңак төбеңә берне утыртырмын, тәгәрәп китәрсең. Оятсыз!
Хәлил. Нәрсә инде, кичә бер кружка сыра эчкән идем.
Гарифулла. Бар, күземә күренмә. Шунысы гына җитмәгән. (Хәлил кереп киткәч.) Син дә шаярасыңмы?
Хәлим (көлеп). Юк бит, әй. Шаярасым килсә дә, куркам. Синең тал чыбыгы ашатуыңнан.
Гарифулла. Элек суктырмаганыма үкенеп утырам. Җүнлерәк булыр идегез. Нәрсә сөйли Хәлил?
Хәлим. Болай гына.
Гарифулла. Сөйләшергә сүзегез юкмыни?
Хәлим. Нишләп булмасын.
Гарифулла. Хәмит абыең ниләр сөйли?
Хәлим. Үзең тыңлап утырдың ич.
Гарифулла. Тыңларлык сүзегез бармы? Җыен чүп-чар. Миннән көләләр. Тапканнар. Нигә чакырган, имеш. Юри әйтмим, беләсезме? Үзегез белегез.
Хәлим. Ә минем исем китми. Рәхәтләнеп кунак булам.
Гарифулла. Син тилегә шул җиткән инде.
Хәлим (Гарифулланы кочаклап). Әти, ата-аналар төпчек улларын күбрәк яраталар, ди, дөресме? Син бит мине абыйларга караганда ныграк яратасың, әйеме?
Гарифулла. Җибәр. Көчеңне сабан туена кайтып күрсәтергә кирәк ие. Нәрсә дөньяны онытып утырасың?
Хәлим. Аңламадым, әти.
Гарифулла. Абыеңнарның эше күптән беткән.
Хәлим. Тагын аңламадым.
Гарифулла. Кыланмый гына сөйләш. Клаун түгелсеңдер. Врач кызны күрдеңме әле?
Хәлим. Кайсы врач?
Гарифулла. Бар, хәзер үк.
Хәлим. Врач янынамы? Мин авырмыйм, әти.
Гарифулла. Авырттырырмын мин сиңа... Утыз яшеңә җиткәндә, бала-чага кебек маймылланасың. Ул сиңа курчакмы әллә?
Хәлим. Һы... Ә мин, кайчан барасын үзем беләм, дисәм?
Гарифулла. Үзең белгәнгә чәчең коела башлаган инде. Карт буйдак! Бар.
Хәлим. Пиджакны киеп чыгарга рөхсәт итәсеңме?
Гарифулла. Өшеп үлмәссең, җәй көне.
Хәлим. Киттем, алайса, әти. Ата хакы – тәңре хакы. (Чыгып китә.)
Гарифулла (арттан). Кара аны, ул-бу ишетсәм...
Хәмит белән Хәниф чыгалар.
Хәниф. Нәрсә, әти, үзең чакыртып кайтардың да, үзең бездән качып йөрисең?
Гарифулла. Малайны йоклатам... Гөлҗиһан, кая әле, тагын бер мендәр чыгар.
Хәниф. Тыныч йоклатмас ул, аерым салырга иде.
Гарифулла. Үзебез карарбыз анысын.
Гөлҗиһан мендәр чыгарып бирә.
Гарифулла (улларына). Өстегезгә киеп йөрегез, бала-чага түгел.
Хәниф. Шөкер, авырмаганыңны күреп сөендек, әти. Инде телеграммаңны сорап белик.
Бакча ягыннан тавыш: "Бабай, бабай!"
Гарифулла. Хәзер, улым! (Китә.)
Хәниф. Нәрсәдер кыландырырга җыена бу картлач, хәерлегә булсын. Әйдә, энекәш, бергәләп күл буйларын урап кайтыйк. Малай чаклар искә төшеп китсен. Тагын кайчан бөтенебез бергә җыйналабыз әле.
Хәмит. Хәлим кая киткән икән?
Хәниф. Егет кеше, кызлар янындадыр. Күптән өйләндерергә вакыт малайны. Син шунда якында, әйткәлә.
Хәмит. Сирәк очрашабыз без.
Хәниф. Бер шәһәрдә яшәпме? Менә сиңа агай-энеләр.
Хәмит. Вакыт табылмый. Аннан соң ул ни өчендер миннән читләшә.
Хәниф. Бәлки, үзең читләшәсеңдер? Һаман өскә-өскә... Аңлыйм сине дә. Кая барсаң да үзең кебек дәрәҗәле кешеләр. Безнең нәселдән министр урынбасары чыгу шәп нәрсә инде ул. Кем абыйсы дигәндә, шуның абыйсы дип мин дә мактана алам. Ләкин юкка җирне ташлагансың син, агай-эне. Элекке һөнәрең әйбәт иде синең. Агроном булып күпме эшләп калдың?
Хәмит. Ике ел.
Хәниф. Азрак шул. Бик тиз күтәргәннәр үзеңне. Менә мин егерме дүрт ел эшлим, директор булып булмый. Яраталармы соң үзеңне?
Хәмит. Кемнәрне күз алдында тотасың?
Хәниф. Кешеләрне, билгеле. Райком секретаре чагында әти әллә ни ошатып бетерми иде бугай.
Хәмит. Әтигә ошап буламыни? Башта мине җибәрмәскә тырышты. Авылда нигез кор, ди. Ата-бабалар каны тамган җир, ди. Хәзер Хәлимне бәйләп куярга маташа. Хәлим булачак фәннәр кандидаты, монда ни эшли ала ул? Әти аны аңламый.
Хәниф. Син кандидат түгел ич.
Хәмит. Ни аерма? Әгәр мине куялар икән, димәк, мин анда кирәгрәк. Әти капризыннан чыгып баш тартыргамы? Минем киләчәгем өчен әти җавап бирми. Аннан соң минем кайда эшләвем минем теләккә бәйләнмәгән.
Хәниф. Монысын арттырдың, энекәш. Бу дөньяда министр буласы килмәгән өчен беркемгә дә шелтә белдергәннәре юк. Шелтәне кешене күтәргәндә түгел, төшергәндә бирәләр.
Хәмит (көлеп). Ярый, алайса, кайткач үтенеч язармын, җибәрегез авылга, абый кушты, диярмен.
Хәниф (көлеп). Хәйләкәр үзең. Җавабын таба беләсең. Ачуланма, болай гына әйтүем. Кайда гына эшләсәң дә, кеше булсаң, җирдән аерылмасаң, шул. Ә менә мин, энекәш, кайтам. Пенсиягә чыгам да кайтам. Сагындыра, димәк, картаям. Туган җир үзенә тарта. Тегеләр нигә чыкмыйлар соң әле? (Тәрәзә янына килеп.)
Хәлил, Гүзәлия, Фәрдия!
Өйдән Хәлил, Фәрдия, Гөлҗиһан чыгалар.
Гөлҗиһан. Ни булды?
Хәниф. Без, әни, күл буена барабыз... Гүзәлия кайда соң?
Гөлҗиһан. Кәефе китебрәк тора. Чоланга урын җәеп яткырдым. Ошатырмыдыр инде...
Хәниф. Син, әни, аның баш астына Хәмитнең малай чагындагы бишмәтен сал.
Гөлҗиһан. Телеңә салынма. Барыгыз, үзем белермен. (Кереп китә.)
Хәниф (Хәлил белән Фәрдиягә). Киттек.
Фәрдия. Без бармыйбыз инде, Хәниф абый. Хәлил юлда бик арыды. Минем әнкәйгә булышасым бар.
Хәниф. Тиз арый башлаган әле энекәш. Безнең яшькә җиткәч, нишләр? Әйдә, Хәмит, йә син дә кәҗәләнә башларсың. (Хәмитне култыгыннан алып чыгып китә.)
Хәлил. Нәрсә инде, Фәрдия? Мин бит...
Фәрдия. Күл буена барасың килсә, иртәгә көндез икәү барырбыз.
Хәлил. Юк өчен көнләшәсең, беләсең ич...
Фәрдия. Беләмме, белмимме, монда синең үзеңне генә чыгарып җибәрмим. Өйгә кайткач, төн буе йөрерсең.
Хәлил. Әйтерсең, мин сабый. Мин бит абыйлар белән...
Фәрдия. Бар соң, бар, алайса, мин җыенам да кайтып китәм... Әйдә кер, кер... (Хәлилне алып кереп китә.)
Пауза. Капкадан Сәрияне җитәкләп Хәлим керә.
Сәрия. Хәлим, тилермә. Мин беркая да бармыйм. Хәлим дим, җибәр, сабый булма.
Хәлим. Мин юкта керәсең ич.
Сәрия. Анысы икенче нәрсә.
Хәлим. Әйдә инде, әтигә күренеп чыгыйк, күңеле булсын. Иртәгә туй ясыйбыз дип шатландырыйк.
Сәрия. Мондый тилелекне син генә эзләп тапсаң табарсың.
Хәлим. Ә нәрсә көтәргә? Бөтен туганнар монда. Җыенабыз да – вәссәлам! Вакыттыр инде безгә, күпме йөрергә мөмкин? Синең белән минем кебекләрнең итәк тулы бала-чагалары үсә инде.
Сәрия. Әллә нинди кешеләр сез, семьягыз белән, һич аңлый торган түгел. Кайвакыт үземне ачуланып бетә алмыйм. Кешеләр көлә, башта абыйсы белән йөрде, хәзер энесенең башын әйләндерә, диләр. Үзем аңлыйм да кебек, үзем... Нәрсәгә кирәктер бу кәмитләр сиңа да. Әйдә чыгыйк, Хәлим, ныклап уйлашыйк. Без синең белән чынлап торып сөйләшкән дә юк бугай. Һаман уен-көлке.
Хәлим. Ә мин нәрсә дим, уен-көлкегә нокта куеп, җитди итеп яши башлыйбыз, дим. Бүген әтигә әйтәбез, иртәгә туй.
Сәрия. Аннан?
Хәлим. Анысын кем белә. Алдагысын икәү бергә күрербез. Дөресен генә әйткәндә, туйдым мин ялгыз яшәүдән, син дә туйгансыңдыр. Сыналасы мәхәббәт тә сыналып беткәндер инде. Күпме сөйләшенде. Әйдә керәбез дә туй турында әйтәбез. Күзләре дүрт булсын.
Сәрия. Хәлим, синең сүзләреңә каршы тора алмаганымны беләсең, мин берни дә уйлый алмыйм, ашыкма, икебез өчен дә уйла.
Хәлим. Нидән куркасың? Әти белән әни беләләр бит инде. Киленнәре итеп саныйлар.
Сәрия. Рәхәт миңа син булмаганда. Иркенләп керәм бу өйгә, иркенләп сөйләшәм. Син кайтсаң...
Хәлим. Бу фәлсәфә, Сәрия, ул хакта тагын биш ел сөйләшергә мөмкин. Өйләнешкәч сөйләшергә дә калсын инде сүзләр. Ә хәзер күзләреңне йом да, киттек.
Сәрия. Шулай итеп барабыз да керәбезме?
Хәлим. Шулай итеп барабыз да керәбез.
Сәрия. Юк, Хәлим, ачулансаң ачулан, дуслык дуслык белән. Туй икенче нәрсә.
Хәлим. Миңа ышанмыйсыңмы?
Сәрия. Мәсьәлә ышануда түгел. Тәмам буталып барам бугай инде мин. Ичмасам, син ярдәмгә кил. Ярамый безгә, Сәрия, диген, нигә газаплыйсың?
Хәлим. Мең тапкыр сөйләштек бит инде ул турыда, Сәрия. Болай дәвам итеп булмый. Һәрнәрсәнең ахыры була.
Сәрия. Мин ул ахырның ямьсез булуын теләмим. Әйбәт булачагына башта үзем ныклап ышанырга тиеш. Күпме ялгышырга мөмкин.
Хәлим. Синең ялгышканың юк, Сәрия.
Өйдән Хәлил чыгып рәшәткә янына килә. Шешәне алганда Хәлим белән Сәрияне күреп, туктап кала. Пауза. Сәрия чыгып йөгерә. Аның артыннан Хәлим китә.
Фәрдия (өйдән чыгып). Качарга гына торасың, ә?
Хәлил. Әллә ишегалдына да чыгарга ярамыймы инде? Әйтерсең мин... Алай булмый ич... Нәрсә инде...
Фәрдия. Кара аны, мине ачуландырсаң...
Хәлил. Дөньяда син генә ачулана беләсең. Бүтәннәрдә дә нервы бар, аны уйласаң.
Фәрдия. Йә, йә, күрсәт нервыңны, күрсәт. Ярты төндә талашып ятар идеңме? Әткәй белән сөйләштеңме әле?
Хәлил. Юк.
Фәрдия. Нәрсә инде сузасың? Бездә әндери казнасы юк.
Хәлил. Син өйрәтмәсәң, белмиләр ди.
Фәрдия. Нәрсә, нәрсә?
Хәлил. Син мине әллә...
Фәрдия. Булды. Йоклар чак җитте. (Хәлилне үбеп ала.) Мин булмасам, белмим, нишләп бетәр идең икән син.
Артта җыр башлана. Хәниф җырлый.
Үскән чакта үскән идек
Тал тамырлары кебек,
Үсеп җиткәч таралыштык,
Кош балалары кебек.
Хәлил. Абыйлар рәхәтләнеп йөри. Мин... мин алардан киммени?!
Пәрдә.

LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...