Диләфрүзгә дүрт кияү (Икенче пәрдә)

Туфан Миңнуллин Диләфрүзгә дүрт кияү (Икенче пәрдә)
Туфан Миңнуллин
Тамаша, өч пәрдәдә


"Амур. Әй киче лә киче, Саҗидәкәй. Табыштыра торган кич, таныштыра торган кич, бер йөрәкне икенчегә ябыштыра торган кич! Күктә ай, җирдә — чишмә. Саҗидәкәй, иреннәреңнең очыннан гына бер пәп итим әле."
Икенче пәрдә

Катнашалар:
Диләфрүз.
Җәмил.
Шәкүр.
Галим.
Исмәгыйль.
Саҗидә.
Амур.

Шул ук урын. Сәхнәнең ике ягыннан Амур белән Саҗидә чыга.
Амур. Хәерле кич, Саҗидәкәй.
Саҗидә. Хәерле кич, Амурым.
Амур. Эшләр ничек, Саҗидәкәй?
Саҗидә. Әйбәт әле, Амурым.
Амур. Кайларда йөрдең Саҗидәкәй?
Саҗидә. Хат тараттым, Амурым.
Амур. Кем белән?

Саҗидә. Диләфрүз белән.
Амур. Әй киче лә киче, Саҗидәкәй. Табыштыра торган кич, таныштыра торган кич, бер йөрәкне икенчегә ябыштыра торган кич! Күктә ай, җирдә — чишмә. Саҗидәкәй, иреннәреңнең очыннан гына бер пәп итим әле.
Саҗидә. Ярамый, Амурым.
Амур. Нигә?
Саҗидә. Бүгенге тамаша безнең мәхәббәт турында түгел, Амурым. Диләфрүз мәхәббәте турында.
Амур. Безгә дә бераз гына яратышып алырга ярый инде, Саҗидәкәем.
Саҗидә. Ашыкма, Амур. Карап чыгыйк, барысы да тәртиптәме?
Амур. Тәртиптә. Бакча шунда, сукмаклар шунда, ай үз урынында.
Саҗидә. Алайса, икенче пәрдәне башлыйбыз.
Амур. Диләфрүз кемне сайлады?
Саҗидә. Белмим.
Амур. Карале, Саҗидәкәй, минем бик әйбәт бер дустым бар.
Саҗидә. Исмәгыйльме?
Амур. Каян беләсең?
Саҗидә. Үзең сөйләгән идең.
Амур. Бик шәп егет. Бераз ниерәк. Ләкин тәүбә итте. Хәзер менә үлеп гашыйк булган. Әллә, мин әйтәм, Диләфрүз белән син таныштырасыңмы?
Саҗидә. Юк... Мин бу тамашада катнашмыйм.
Амур. Алайса, мин бераз катнашып алам.
Саҗидә. Анысын үзең кара, Амурым. Тик үкенерлек булмасын.
Амур. Булмый, Саҗидәкәй, булмый. Диләфрүз аны сайлаячак. Саҗидәкәй...
Саҗидә. Нәрсә, Амурым?
Амур. Битеңнең уртасыннан гына чуп иттерим.
Саҗидә. Бер генә тапкыр. (Амур Саҗидәне үбеп ала.)
Амур. Эх киче лә, киче! Эх, Саҗидә!
Шатлыкларым эчемә сыймый,
Саҗидәм, уф, үләм,
Бу рәхәтне, бу бәхетне.
Саҗидәм, кем күргән?
Сандугачым, карлыгачым, аккошым!
Айлы кичем, алсу таңым, балкышым!
Саҗидә. Йөрәгемдә чәчәк аткан,
Амурым, син — гөлем.
Бәхетлеләрдән бәхетле,
Амурым, мин бүген.
Арысланым, тау бөркетем, Амурым!
Җан сөйгәнем, күңел кошым, күз нурым!
Амур (кинәт). Саҗидә, сәгать ничә?
Саҗидә. Тугыз тула.
Амур. Тугыз була!.. Исмәгыйль белән тугызынчы яртыда очрашырга сүз куештык. Ачуланма, Саҗидә, ахир хакы — тәңре хакы. Син Диләфрүзне кара инде, ярыймы? (Чыгып йөгерә.)
Саҗидә. Карармын, Амурым, карармын, шундый итеп карармын! Тамаша дәвам итә.
Чыгып китә дә Диләфрүз белән керәләр.
Диләфрүз. Барып чыкмас, дустым, ышанмаслар.
Саҗидә. Башлары әйләнгән, күзләре тонган аларның. Ни әйтсәң дә, ышаналар. Җәмил генә куркыныч. Аның гына ышанмавы бар. (Җәмил килгәнне күреп.) Гомере озын булыр, мин сөйләшимме, үзеңме?
Диләфрүз. Монда килми ул.
Саҗидә. Китерүен мин аны китерәм. Сөйләш... Җәмил, Җәмил!
Җәмил керә.
Җәмил. Нәрсә бар?
Саҗидә. Исәнме, Җәмил?
Җәмил. Исәнләшер өчен шул чаклы кычкырмасаң... Исәнме.
Саҗидә. Кая барасың?
Җәмил. Нигә сорау аласың. Мин Амур түгел.
Саҗидә. Шуңа күрә сорыйм да шул. Амурны күрмәдеңме?
Җәмил. Күрдем.
Саҗидә. Кайда ул?
Җәмил. Өйләреннән чыгып килә иде.
Саҗидә. Кайчан?
Җәмил. Кичә.
Саҗидә. Мин синнән чынлап сорыйм. Бик кирәк иде. Каян гына табыйм икән. (Киткән була да, кире борыла, яшеренә.)
Җәмил дә китәр якка борыла.
Диләфрүз. Ашыгасыңмы, Җәмил?
Җәмил. Ашыгам.
Диләфрүз. Әллә миңа үпкәләдеңме?
Җәмил. Юк.
Диләфрүз. Бүтәннәр белән шаярып та, көлеп тә сөйләшәсең, минем белән генә әллә ничек. Минем сиңа начарлык эшләгәнем юк.
Җәмил. Мин сине гаепләмим ич.
Диләфрүз. Мин сине гаеплим. Син бая серләр турында сөйләдең. Менә син серләреңне бик тирәнгә яшерәсең. Аны хәтта үзең дә эзләп таба алмыйсың. Андый яшертен булырга ярамый, Җәмил.
Җәмил. Сер яшермим дип, урамга чыгып кычкырыйммы?
Диләфрүз. Сереңне сөйләрлек бер генә кеше дә юкмыни?
Җәмил. Белмим.
Диләфрүз. Минем дә бит серем бар. Тик мин әйтергә курыкмыйм. Син минем серемне белергә телисеңме?
Җәмил. Кирәкми.
Диләфрүз. Ни өчен?
Җәмил. Шулай.
Диләфрүз. Ә мин аны сиңа барыбер әйтәм. Ләкин хәзер түгел. Әгәр минем серемне бик беләсең килсә, кил бүген әрәмәлеккә уенга. Ялгыз карама янында мине көт. Теләмәсәң, ихтыярың. Сау булып тор, Җәмил. Ялгыз карама янында очрашырбыз.
Җәмил китә. Саҗидә керә.
Саҗидә. Ай-яй, дустым, хәйлә үзеңдә.
Диләфрүз. Ничек уйлыйсың, килер микән?
Саҗидә. Тыңлап-тыңлап тордым да, ярата ул сине.
Диләфрүз. Юк ла!..
Саҗидә. Мин егетләрне синнән яхшырак беләм. Яратам дип әйтәчәк. Ә без кычкырып көләчәкбез.
Диләфрүз. Кешедән көлү — килешерме икән?
Саҗидә. Сиңа барысы да килешә, дустым. (Галим килгәнне күрә.) Галим абый... Уенны дәвам итәбез. Садакасына күрә савабын алсын. Тик бу карт төлке алданыр микән?
Галим керә.
Галим. Хәерле кич, кызлар. Бая безнең кызыклы әңгәмәне бүлделәр, Диләфрүз Хафизовна. Ләкин мин аны яңадан башлап дәвам итү өчен килмәдем. Үтеп барышлый Саҗидәне күреп тукталдым. Саҗидә, сез ни өчендер минем почтаны регуляр китермисез. “Азат хатын” һәм “Здоровье” һаман юк. Беләсез, мин “Азат хатын”сыз һәм “Здоровье”сыз яши алмыйм.
Саҗидә. Утырып сөйләшегез, Галим абый.
Галим. Беренчедән, ашыгам. Бүгенге почтаны карап чыгасым бар. Икенчедән, бу урындыкка утыруымны Диләфрүз Хафизовна теләми.
Диләфрүз. Нигә алай дисез, Галим абый, иркенләп утырыгыз.
Галим. Рәхмәт. (Утыра, пауза.)
Саҗидә. Нигә сөйләшмибез?
Галим. Авылның культура учагы клуб җәен-кышын ачык булырга тиеш. Югарыдагы иптәшләр, моны яхшы беләләр. Ләкин безнең клубның хәзерге мөдиренә тиешле чара күрмиләр.
Саҗидә. Күңеллерәк нәрсә сөйләшик әле. Мәсәлән, мәхәббәт турында.
Галим. Өч кеше булганда мәхәббәт мәсьәләсен хәл итеп булмый.
Саҗидә. Диләфрүз, сине әниең чакырган иде. Бар, тизрәк кер, көтәдер.
Диләфрүз китә.
Галим. Өченче кеше артык дигән сүз Диләфрүз артык дигән сүз түгел.
Саҗидә. Мин аны юри кертеп җибәрдем, Галим абый. Сезгә әйтәсе сүзем бар.
Галим. Ә минем сезгә әйтәсе сүзем юк.
Саҗидә. Минем әйтәсе сүзем Диләфрүз турында. Сез аны бик яратасызмы, Галим абый?
Галим. Бер кешегә булган мөнәсәбәтемне мин икенче кешегә сөйләмим.
Саҗидә. Мин Диләфрүзнең җан дусты.
Галим. Бу — мәсьәләгә һичнинди ачыклык өстәми.
Саҗидә. Беләсезме, ул сезне ярата бит, миңа үзе  әйтте.
Галим. Кызык, мине яратуы хакында сезгә әйтә, миңа — юк.
Саҗидә. Димәк, ояла.
Галим. Яратмавы турында әйтергә ни өчендер оялмый.
Саҗидә. Кызлар шулай ул, Галим абый: теле белән бер нәрсә сөйли, күңеле белән икенче нәрсә уйлый. Менә мин сезне якын күрәм. Шуның өчен сезнең үзегезгә генә әйттем дә.
Галим. Диләфрүзнең миңа карата нинди мөнәсәбәттә икәненә мин, әлбәттә ышанам. Ул яшь әле, хәлбуки, аның оялуы, ялындыруы табигый. Килер вакыт, ул аны аңлар.
Саҗидә. Вакыт килер, тик сез һаман картаясыз бит, Галим абый.
Галим. Картая дип, шуның белән ни әйтергә телисез?
Саҗидә. Бүген барысы да хәл ителә. Тимерне кызуында сугып калырга кирәк.
Галим. Мин авантюрист түгел. Гаҗәп! Үзегез япь-яшь, ә үзегез төрле сугып калулар турында фикер йөртәсез. Ә почтаны вакытында кертмисез. Бу да бик мөһим мәсьәлә.
Саҗидә. Почта качмас, Галим Сабирҗанович. Әгәр сез Диләфрүзне яратсагыз, бүген әрәмәлеккә килегез, ялгыз карт карама төбенә.
Галим. Әрәмәлеккә?? Әрәмәлекнең һәм карт карама төбенең безнең мәхәббәткә нинди катнашы бар?
Саҗидә. Шунда Диләфрүз белән очрашырсыз.
Галим. Очрашу өчен нигә әрәмәлеккә барырга? Бу бик ямьсез яңгырый. Минем Диләфрүз Хафизовнага карата мөнәсәбәтем саф.
Саҗидә. Белмим тагын, Диләфрүз үзе сезне шунда чакырды. Сезгә шуны әйтергә кушты, үзе әйтергә ояла.
Галим. Гаҗәп! Әрәмәлеккә чакырырга оялмый, әйтергә ояла. Логика кайда? Минем сезгә ышанырга хакым юк.
Саҗидә. Ярый алайса, ышанмасагыз, үз теленнән ишетерсез. (Китә.)
Галим. Гаҗәп! (Уйга кала.) Әрәмәлеккә, карт карама төбенә. Һе... Баш килеш әрәмәлек, карама төбе. Төшем килеш әрәмәлектә, карт карама төбендә... (Җырга күчә.)
Әрәмәлек, әрәмәлек, әрәмәлек,
Таллар арасында карама.
Мәгънәсе ни карт карама дигәненең,
Кайсы китаплардан карарга?
Әрәмәлек, әрәмәлек, әрәмәлек,
Анда такыр сукмак бар микән?
Керүләре җиңел таллар арасына,
Белә алмыйм чыкмак бар микән?
Шайтан! Әрәмәлек дигәч башка әллә нинди ямьсез уйлар килә.
Диләфрүз белән Саҗидә керәләр.
Диләфрүз Хафизовна, әгәр хак булса, мин биредә ниндидер сүз ишеттем.
Диләфрүз. Хак.
Галим (Саҗидәгә). Барыгыз әле, китеп торыгыз. (Саҗидә киткәч.) Һәм ни өчен?
Диләфрүз. Баргач, күрерсез.
Галим. Сез бүген минем белән кырыс сөйләштегез. Әгәр мин барырга теләмәсәм?
Диләфрүз. Анысы сезнең эш. Аннан соң, сезнең белән сөйләшү-сөйләшмәү минем эш.
Галим. Әйе, минем эш һәм сезнең эш. Аңлыйм. Ләкин ни өчен алай? Әйтер сүзегезне биредә дә әйтеп була.
Диләфрүз. Галим абый...
Галим. Җитте, җитте, Диләфрүз Хафизовна, аңладым. Димәк, әрәмәлеккә!.. Гаҗәп! Ә анда кешеләр буламы?
Диләфрүз. Яшьләр уенга җыела.
Галим. Яшьләр? Эһе... шулай... Тик мин яшьләр янына ук бармам инде. Бер читтәрәк торырмын, ярыймы?
Диләфрүз. Мин сезне карт карама төбендә көтәрмен, Галим абый. (Йөгереп чыгып китә.)
Галим. Гаҗәп! Бу турыда татар халык иҗатында мәкаль бармы икән? “Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына”. Юк. Ул түгел. “Кызлар көе белән йөрсәң, төпсез күлгә төшәрсең”. Әллә шушымы? Юктыр. “Кызлар эт ияртеп йөрмиләр”. “Ат башында нукта, кызлар күзе чукта”. Әллә? Чыннан да бит... Шулай килеп чыга. “Тәвәккәлләгән таш йоткан”. Әрәмәлеккә!.. (Китә.)
Амур белән Исмәгыйль керәләр.
Амур (Галимгә күрсәтеп). Әнә, ахир, синең көндәшең. Танып кал. Һәм саклан. Галим исемле.
Исмәгыйль. Көлмә әле, пләш ич ул.
Амур. Мәхәббәт пләшкә карамый.
Исмәгыйль. Әллә чынмы?
Амур. Курыкма, синеке инде Диләфрүз, синеке.
Исмәгыйль. Синеке, синеке, дисең, ә үзе күренми... (Җурлый.)
Яна йөрәк, яна йөрәк — утмыни!
Шул янгынга су сибүче юкмыни?
Мәңге сүнмәс утка салдың, Диләфрүз,
Ник табылдың, ник югалдың, Диләфрүз?
Амур. Йә инде, өзгәләнмә. Була. Хәзер чакырам үзен.
Исмәгыйль. Шым! Кач. Пос! Әнә! (Рәшәткә артына посалар.) Кем белән ул?
Амур. Минем Саҗидә.
Исмәгыйль. Чибәр.
Амур. Син, ахир, нәфесеңне сузма.
Исмәгыйль. Юк, ахир, әллә син мине... Диләфрүз дә чибәр бит, ә? Карале син аңа, басып торуларын күр. Эх!.. Тот мине, ахир, юкса каршына йөгереп барып басам. Аягына егылам.
Амур. Сабыр! Сабырлык сары алтын.
Исмәгыйль. Сынды сабыр канатым. Амур, үләм, нишлим?
Амур. Тыныңны чыгарма, түз, ахир!
Саҗидә белән Диләфрүз керәләр. Амур белән Исмәгыйльне күрәләр. Әмма күрмәмешкә салышалар.
Саҗидә. Дустым, егет күрдем дигәч тә ул хәтле кыланма, хисләреңне йөгәнлә.
Диләфрүз. Юк, дустым, теләсәң ни әйт, ачудан, тик минем йөрәгемдә шик уятма. Күрсәң иде син Исмәгыйльне, дустым! Синең Амурың аның янында карачкы гына. Менә шушында килеп туктады. Хәерле кич, чибәр кызый, диде Болгаер авылы шушымы, дип сорады, җырлар җырлады. Мин сиздермәгән булам, ә үземнең йөрәгемдә ут уйный. Бер күрүдә гашыйк булдым. Дустым, килер микән ул тагын? Әллә берәр сәбәп табып, авылларына үзем барыйммы икән?
Саҗидә. Йә, йә, син акрынрак. Ишетеп торучы булмасын. Синең турыда әллә ни уйларлар.
Диләфрүз. Уйласыннар. Мин беркемнән дә курыкмый. Эх, Саҗидә, мин әллә чынлап та тилерәм микән? (“Елый-елый” җырлый.)
Ник очрадың минем юлыма син,
Нигә йөрәгемә ут яктың?
Ник табылдың югалырлык булгач,
Мин югалттым сине, югалттым.
Саҗидә. Җылама, җылама, бәгырем,
Табылыр, табылыр кадерлең.
Диләфрүз. Матур җырың, татлы сүзең белән,
Боек күңелемне юаттың.
Тагын киләм дидең, ник килмәдең?
Мин югалттым сине, югалттым.
Саҗидә. Җылама, җылама, бәгырем,
Килер ул, килер ул кадерлең.
Диләфрүз. Килмәс инде, үзем гаепле, бик дорфа сөйләшкән булып кыландым.
Саҗидә. Дустым, синең хәлләрең яман бит. Әйдә кереп ят, чирләп китүең бар.
Диләфрүз. Беркая да китмим. Бәлки килеп чыгар. Йә, булмаса, үтеп китәр. Беләсеңме, дустым, мотоциклы да бар бит аның.
Саҗидә. Мотоциклы бар дисеңме? Син, Диләфрүз, бу сүзләрең белән минем башымны әйләндереп бетердең. Әллә мин дә гашыйк булып барам инде аңарга?..
Диләфрүз. Дустым булып каласың килсә, арабызга кермә, Саҗидә, Амурың бар.
Саҗидә. Амурны карачкы дидең бит. Дөрес әйттең. Карачкы шул, карачкының карачкысы.
Диләфрүз. Өлешеңә тигән көмешең инде. Әйдә, дустым, бакчага кереп йөрик, килми булмас. (Бакчага кереп китәләр.)
Амур. Ишеттеңме?
Исмәгыйль. Дәшмә, ахир. Хәлләремне күреп торасың.
Амур. Минем хәлләрне күрмисеңме? Нәрсә диде бит. Карачкы диде!
Исмәгыль. Ахир, бар, кит син моннан.
Амур. Нәрсә, мин арттыммыни хәзер?
Исмәгыйль. Артмадың. Туебызда түремдә утырырсың. Тик хәзер китеп тор. Мин сине үзем эзләп табармын.
Амур. Шәп! Менә сиңа ахир-махир.
Исмәгыйль. Ачуланма. Егет кеше ич син.
Амур. Ачуланмыйм. Шулай да Саҗидәне үзем белән алып китәм. Сиңа ышаныч шуның гына чаклы. Аның да башын әйләндерүең бар. Саҗидә!
Исмәгыйль. Ахир, туктале, уйлашыйк әле.
Амур. Уйлама инде син, ахир. Саҗидә!
Саҗидә белән Диләфрүз рәшәткә янына киләләр.
Саҗидә. Кем мине чакырды? (Исмәгыйль.) Исәнмесез!
Амур. Ул түгел, мин чакырдым, Саҗидә.
Саҗидә. Нигә?
Амур. Әйдә әле, әйтәсе сүзем бар.
Саҗидә. Башта таныштыр инде иптәшең белән.
Исмәгыйль (кулын суза). Күрше авыл егете.
Саҗидә. Саҗидә.
Амур. Белә инде, белә. Әйдә.
Саҗидә. Юк, безнең Диләфрүз белән сөйләшәсе сүзебез бар.
Амур. Киченә сиксән сигез күрешәсез, сөйләшерсез әле.
Диләфрүз. Саҗидә, китмә.
Саҗидә. Чакыргач, китми булмас, дустым. (Исмәгыйльгә.) Сез дә безнең белән барасызмы, әйдәгез.
Амур. Юк, юк, ул ашыга, китәсе бар.
Саҗидә. Кызганыч. (Бакчадан чыга.) Без озакламый әрәмәлеккә уенга төшәбез. Безнең авылның әрәмәлек буйларын күреп китәр идегез. Күңелле анда, килегез...
Амур аңа сөйләп бетерергә ирек бирми, күтәреп алып чыгып китә.
Исмәгыйль. Диләфрүз!
Диләфрүз. Әү!
Исмәгыйль. Яратам.
Диләфрүз. Кемне?
Исмәгыйль. Сезне.
Диләфрүз. Шаяртмагыз.
Исмәгыйль. Мин һәрвакыт чынлап сөйлим.
Диләфрүз. Бөтен кызларга дамы?
Исмәгыйль (аптырап). Каян белдегез?
Диләфрүз. Егетләрнең бөтенесе шулай аларның.
Исмәгыйль. Мин андый сорттан түгел.
Диләфрүз. Үзегезнең авылда кызлар беткәнмени?
Исмәгыйль. Күңелгә ошаганнары юк.
Диләфрүз. Сайлаган сазга очраган, ди.
Исмәгыйль. Мине саз куркытмый. Сезнең өчен океан төпләренә чумар идем... Диләфрүз!
Диләфрүз. Әү!
Исмәгыйль. Яратам.
Диләфрүз. Ә мин нәрсә әйтергә тиеш?
Исмәгыйль. Яратам диегез.
Диләфрүз. Беренче күрүдә үкме?
Исмәгыйль. Икенче тапкыр бит инде.
Диләфрүз. Әйтсәм, көләр идегез бугай.
Исмәгыйль. Шатлыгымнан үләр идем.
Диләфрүз. Мин әрәмәлеккә төшәм.
Исмәгыйль. Шунда күрешербезме?
Диләфрүз. Анысы сезнең эш. Анда ялгыз карама бар. Шунда булырмын.
Исмәгыйль. Качмассыңмы?
Диләфрүз. Качарлык булсам, моннан да качар идем.
Исмәгыйль. Әйдә хәзер үк.
Диләфрүз. Иртәрәк. Киенәсем, бизәнәсем бар.
Исмәгыйль. Син болай да матур.
Диләфрүз. Бу сүзне иң беренче мин синнән ишеттем. Хәерле булсын, ярый, сау булып тор. (Китә.)
Исмәгыйль. Шәп! (Уйланып.) Бик җиңел булды түгелме соң бу? Чыннан да матурмы соң ул? Ялгышмыйсыңмы. Исмәгыйль? Тукта, яратам дип әйтмәде ич. Нигә алай кукраясың? Ә бит Саҗидәгә нәрсә диде? Ярата, билгеле. Һе, чибәр шул каһәр, Саҗидәсе дә... күңеле дә иләс-миләс. Әллә?.. Юк, ярамый. Нәфесеңне тыя бел, Исмәгыйль. Диләфрүздән дә әйбәтен таба алмассың. Бизәнәм, ди. Шәһәр кызлары кебек, иренен буямаса ярар иде. Биттән эзе калуы бар. Әй бу кызлар, кубызлар, төче телне яраталар да соң инде!
Шәкүр керә.
Шәкүр (Исмәгыйльне күреп). Кем син?
Исмәгыйль. Син кем?
Шәкүр. Мин шушы авыл егете.
Исмәгыйль. Мин күрше авыл егете.
Шәкүр. Монда нишләп йөрисең?
Исмәгыйль. Сине көттем.
Шәкүр. Кара, кара, телең озын, ахры, бераз кыскартмый булмас. (Кизәнә.)
Исмәгыйль. Кулың азын, ахры, бераз кыскартмый булмас.
Шәкүр. Үзең генә килдеңме?
Исмәгыйль. Егерме.
Шәкүр. Алла Ходаем, куркыттың, котым ботыма төште. (Җырлый.)
Безнең авыл урамнары
Себермәсәң дә такыр,
Безнең авылның егете
Сабан туенда батыр.
Исмәгыйль.  Безнең авыл ак балчык,
Урамыннан атлап чык.
Кеше екканга кәпрәеп
Ник йөрисең мактанчык?
Шәкүр. Сезнең авыл мәчеләре,
Яз түгел, көз мыраулый.
Егетләре ел буена
Мырауламый торалмый.
Исмәгыйль. Сезнең авыл әтәчләре
Голландский әтәчме?
Карап торам, белә алмыйм,
Егетме син, тәпәчме?
Шәкүр. Безнең авыл су буенда,
Кызлар төшә уенга.
Сезнең авылда сигез баш
Сиксән сигез муенга.
Исмәгыль. Сезнең авыл урамнары
Урам түгел, тыкырык.
Түшләреңне бик киермә,
Җиңәлмәссең кычкырып.
Шәкүр (туктый). Һе, һе... китмисеңмени? Миңа комачаулыйм дисеңмени? Егет кеше шулай эшлиме? Миңа бу урын кирәк, беләсеңме?
Исмәгыль. Башта ук шулай диләр аны. Куркытып маташасың. Сөйгән кызың белән очрашырга сүз куешкан идеңмени?
Шәкүр. Шулай булса, ни диярсең?
Исмәгыйль. Бик шәп диярмен.
Шәкүр. Монда берәр кыз-мазар күренмәдеме?
Исмәгыйль. Ниндирәк?
Шәкүр. Сиңа карамый торганы.
Исмәгыйль. Андыйлары күренмәде.
Шәкүр. Һәм күренмәс тә. Бар инде, бар, агай-эне, үз юлыңда бул.
Исмәгыйль. Уңышлар телим. Сүзегез тәмле булсын. (Китә.)
Шәкүр. Әллә Диләфрүз янында бутала инде? Егерме дигән була. Куркыта... Ничек күрергә соң бу Диләфрүз тәрене? Ничек башын үземнең якка әйләндерергә? Эх, урларга яраса, әллә кайчан безнең чапчакка су ташый торган кыз иде бит ул! Шәкүр башың белән ялынып йөр инде, ә, вәт дөнья! Чыкмасмы дип көтеп утыр инде. Әллә өйләренә бәреп керимме икән? Беткән баш беткән. (Кузгала да туктап кала.) Йә әтисе өйдә булыр, ул дуамал белән эшең төшмәсен. (Утыргычка утыра, җырлый.)
Ялгыз үрдәк кайда дисәң,
Ялгыз үрдәк күлләрдә.
Ялгыз үрдәктән дә ялгыз
Мин бүгенге көннәрдә.
Әй дөньясы, дөньясы...
Башны кая куясы?
Кара бөдрә чәчләреңне
Камчылап үрсәм иде.
Эх, җаныем, күкрәгеңә
Баш куеп үлсәм иде.
Әй дөньясы, дөньясы...
Башны кая куясы?
Диләфрүз күренә.
Диләфрүз. Шәкүр, шул чаклы кычкырма инде, кеше әллә ни уйлар.
Шәкүр. Чыкмыйсың бит өеңнән.
Диләфрүз. Кызларны өйләреннән чакырып чыгарыр өчен үкермиләр, әкрен генә тәрәзәгә чиртәләр.
Шәкүр. Чиртеп караганнары бармыни?
Диләфрүз. Бар шул.
Шәкүр. Кем ул?
Диләфрүз. Синең сыман бер егет.
Шәкүр. Чыгып бастың инде каршына?
Диләфрүз. Чыгып бастым каршына.
Шәкүр. Яратам дигәнен тыңладыңмы?
Диләфрүз. Яратам дигәнен тыңладым.
Шәкүр. Үзең дә яратам дидеңме?
Диләфрүз. Җенем сөйми, дидем.
Шәкүр (җиңел сулап). Анысы ярый. Ә җенең сөймәгән кеше янына ник чыктың?
Диләфрүз. Мин аның кем икәнен белмәдем. Мин көткән егет дип уйладым.
Шәкүр. Кемне көткән идең?
Диләфрүз. Эх, Шәкүр, аңламасаң да аңламассың икән. Кычкырып әйтә алмыйм бит инде. Беләсең бит инде, сизәсең бит инде... (Шәкүрнең кочагына ава.)
Шәкүр. Әй, әй, нишлисең, әллә җүләрләндеңме?
Диләфрүз. Җүләрләндем шул, тилердем. Үзең гаепле. Син мине тилертүче. Тиле бәрән орлыгы кебек бит син. Теләсә кемне тилертәсең.
Шәкүр (аны аңлап). Һе, башта ук шулай дип әйтсәң ни була иде. Ялындыра. Шәкүр, син фәлән, син төгән, имеш.
Диләфрүз. Кызлар күңелен аңламыйсың, Шәкүр.
Шәкүр. Нәрсәгә миңа аңларга? Прависыр аңласын. Кайчан алып китим?
Диләфрүз. Кая?
Шәкүр. Безнең өйгә.
Диләфрүз. Ни сөйлисең, Шәкүр?!
Шәкүр. Аңлаттың ич тел төбеңне. Яратам дидең.
Диләфрүз. Ярату ияреп китү түгел, Шәкүр.
Шәкүр. Кем сиңа ияр ди, алдан барырсың.
Диләфрүз. Башта язылышырга кирәк.
Шәкүр. Бер җиргә дә качмый ул. Авыл Советы безнең өйгә якынрак, кердең — чыктың, вәссәлам.
Диләфрүз. Юк, Шәкүр, язылышмыйча, сезнең өйгә кермим.
Шәкүр. Бюрократ.
Диләфрүз. Закон да өч ай көтәргә куша.
Шәкүр. Закон, имеш. Ул законны картаеп беткән кешеләр язган. Аларның өйләнәселәре юк. Мин язсам, икенче төрле язар идем.
Диләфрүз. Син законны язучы түгел шул, Шәкүр, бозучы гына.
Шәкүр. Йә, йә, хәзергәчтән үк башлама көләргә. Ул өч айны ничек үткәрәбез соң?
Диләфрүз. Көн саен очрашырбыз, әрәмәлеккә уенга төшәрбез.
Шәкүр. Әрәмәлек чирәмен таптый-таптый ун пар ботинка туздырдым инде.
Диләфрүз. Анысы үзең генә туздырганың, хәзер икәү туздырырбыз.
Шәкүр. Вәт дөнья! Теләсәң нишлә. Селкенә дә алмыйсың. Бүген уенга төшәсеңме соң?
Диләфрүз. Син төшсәң, төшәм.
Шәкүр. Төшмәсәм?
Диләфрүз. Өйгә керәм дә ятып йоклыйм.
Шәкүр. Мин төшәм, әйдә!
Диләфрүз. Ашыкма, Шәкүр. Урамда бергәләп йөрмик. Аерым-аерым төшик. Анда карт карама янында очрашырбыз.
Шәкүр. Мин киттем. Озаклама. Яңадан килеп йөрерлек булмасын.
Китә башлый. Саҗидә керә. Шәкүр белән бәрелешәләр.
Саҗидә. Әллә...
Шәкүр. Әллә күзең чыктымы?
Саҗидә. Сүзеңне үлчәп сөйлә.
Диләфрүз. Саҗидә, нигә алай дисең? Шәкүрнең бер гаебе дә юк. Үзең килеп бәрелдең.
Шәкүр. Билгеле. Вәт дөнья! Диләфрүз, мин бара торам, ярыймы?
Диләфрүз. Бар, бар, Шәкүр.
Шәкүр китә.
Саҗидә (көлеп). Абау, җаным, сөйләшүләре. Пар сандугач диярсең. “Мин  бара торам, ярыймы”. Бара тор, җаным, бара тор. Әйеме, дустым? Теге  күрше авыл егете ерак китте микән?
Диләфрүз. Әрәмәлектәдер. Син, дустым, уеннан уймак чыгара күрмә. Яратасың бит Амурыңны.
Саҗидә. Яратканга шулай эшлим дә. Арттан калмый йөри. Хәзер монда да килеп җитәчәк. Үлеп көнләшә. Әнә килә. Син мине күрмәдең, дустым. (Бакчага кереп кача.)
Амур керә.
Амур. Саҗидәне күрмәдеңме, Диләфрүз.
Диләфрүз. Бергә киттегез ләбаса.
Амур Ычкынды.
Диләфрүз. Бәйләп куялар аны.
Амур. Бәйләнгән иде, Диләфрүз. Үзенең әйткәне бар, хисләрем сиңа бәйләнгән, дигәне бар. Бүген ычкынды.
Диләфрүз. Белмим тагын. Күренмәде.
Амур. Исмәгыйль кайда?
Диләфрүз. Китте.
Амур. Авылынамы?
Диләфрүз. Әрәмәлеккә.
Амур. Ә син?
Диләфрүз. Мин бармыйм.
Амур. Боткагыз пешмәдемени?
Диләфрүз. Нинди ботка?
Амур. Синең өчен менә дигән егет ич ул.
Диләфрүз. Нигә минем өчен? Әллә мин бүтәннәрдән кимме?
Амур. Артык. Икегез дә пар.
Диләфрүз. Миннән артыкларны эзли ул синең егетең.
Амур. Кемне?
Диләфрүз. Әйтмим. Синең ахирең ич.
Амур. Әллә?..
Диләфрүз. Таныштыр әле, ди.
Амур. Саҗидә беләнме? Син нәрсә дидең?
Диләфрүз. Аның сөйгән егете бар, дидем.
Амур. Ул нәрсә ди?
Диләфрүз. Булса соң, ди. Ахир үзе: “Кайсы кызда булмый сөйгән егетләр, тартып ала менә безнең кебекләр”, — дип җырлады, ди.
Амур. Тәк-тәк, тә-әк... Шәп! Саҗидә күренмәде инде алайса! Кайда икән?
Диләфрүз. Әрәмәлектәдер.
Амур. Ә?! Шулайдыр. Сиңа гына әйтәм, Диләфрүз, Саҗидә дә бит...
Диләфрүз. Әкият сөйләмә.
Амур. Чын. Сиздермәгән була, билгеле. Ә үзе генә шуны эзли. Һаман шуны мактый.
Диләфрүз. Андый нәрсә көтмәгән идем дустымнан.
Амур. Мин дә көтмәгән идем. Хисләрем сиңа гына бәйләнгән, дип тора иде.
Диләфрүз. Димәк, бүген ычкынган. Син егет кеше, Амур. Нигә ялынырга, бүтәннәнр дә бетмәгән.
Амур. Юк, Диләфрүз! Сиксән сигез фәрештә алып килеп каршыма куйсыннар. Сиксән сигезе дә Саҗидә янында сигез тиен тормый, диярмен. Саҗидәмне тартып алучыны сиксән сигезгә тураклап, сиксән сигез якка ыргытырмын. Әгәр Саҗидә үзе мине ташлап китсә, йөрәгем, сиксән сигез тапкыр шартлап, Саҗидәгә сиксән сигез нәләт укырмын.
Диләфрүз. Шуннан Саҗидәгә ни зыян да, миңа ни файда? Әллә кайдан егет алып кайтып йөрәгемә коткы салдың, ут яктың да... Яучы, имеш...
Амур. Дәшмә, Диләфрүз. Үзем алып килдем, үзем куып җибәрәм, дигән Тарас Бульба.
Диләфрүз. Юк, үзем тудырдым, үзем үтерәм, дигән ул.
Амур. Бигрәк шәп әйткән. Киттем әрәмәлеккә, Диләфрүз.
Диләфрүз. Хәерле юл.
Саҗидә чыга.
Саҗидә. Миннән мең өлеш хәйләкәррәк икәнсең, дустым.
Диләфрүз. Саклан хәзер.
Саҗидә.  Сиксән сигез фәрештә диме? Шулай ул минем Амурым, күз нурым. Чын кеше итәм мин аны, Диләфрүз. Егетләр белән кызларны таныштырып ике йөрәк арасында буталып йөрүен ташлатам! Киттек, дустым, әрәмәлеккә!
Диләфрүз. Киттек!

LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...