Диләфрүзгә дүрт кияү (Беренче пәрдә)

Туфан Миңнуллин Диләфрүзгә дүрт кияү (Беренче пәрдә)
Туфан Миңнуллин
Тамаша, өч пәрдәдә
Катнашалар:
Диләфрүз.
Җәмил.
Шәкүр.
Галим.
Исмәгыйль.
Саҗидә.
Амур.

Беренче пәрдә

Музыка. Пәрдә ачыла. Рәшәткә белән уратылып алынган бакча. Сәхнәдә Амур белән Саҗидә теттереп бииләр.

Саҗидә (кинәт биюеннән туктап). Амур!
Амур. Нәрсә, Саҗидә.
Саҗидә. Нишлибез без?
Амур. Биибез, Саҗидә.

Саҗидә. Бүгенге тамашага синең белән минем биюнең нигә кирәге бар? Без бит тамашада катнашучылар түгел, тамашаны алып баручылар гына.
Амур. Шулай шул, Саҗидә.
Саҗидә. Шулай булгач, әйдә башлыйбыз.
Амур. Нидән башлыйбыз.
Саҗидә (сәхнә алдына килеп). Иң элек тамашачыларны үзебез белән таныштырыйк.
Амур. Исәнмесез, иптәш тамашачылар! Ишеткәнсездер, каршыгызда басып торган бу чибәр кыз — минем сөйгән кызым Саҗидә.
Саҗидә. Ә бу — Амур. Сабан туе батыры. Сезгә сер итеп кенә әйтәм, яратам мин аны. Тик бер гадәтен ошатып бетермим, япь-яшь башы белән яучы булып, егетләрне, кызларны таныштырып йөри.
Сәхнәгә җырлап Диләфрүз чыга.
Диләфрүз. Чыксам бакчага,
Алмагачларга
Сөйлим серемне.
Йөрәк серемне
Сандугачлар да
Тынып тыңлыйлар —
Алар тыңлыйлар...
Амур (тамашачыларга). Диләфрүз. Чеп-чибәр, чап-чая кыз.
Саҗидә. Өстәвенә эшкә дә уңган. Эшләмәгән эше юк. Читтән торып институтта да укый.
Диләфрүз китә. Галим керә.
Галим. Мәкальләр дигәч тә, күңелгә бер-бер артлы шундый сораулар килә: алар нәрсә? Нинди әсәрләр? Ничек туалар һәм нәрсәгә хезмәт итәләр? (Туктап уйлый.)
Саҗидә. Галим. Кияүлеккә беренче кандидат. Укымышлы егет. Менә унбиш ел инде читтән торып укый. Башка нинди егетлек эшләгәндер, анысын авыл халкы хәтерләми.
Галим. Татар халык мәкальләре элек-электән...
Сөйләнеп чыгып китә. Шәкүр керә.
Амур. Кияүлеккә икенче кандидат. Таза егет. Ике потлы герне ике кулы белән ике тапкыр күтәрә ала. Сабый чагында тәрәзә ваткан өчен хулиган исемен алган булган. Хәзер шул исемне аклар өчен җай эзләп йөри.
Шәкүр. Эх, дөньясы, дөньясы...
Башны кая куясы.
Чыгып китә. Җырлап Җәмил керә.
Җәмил. Мин алсу таңнар булсам,
Син зифа таллар булсаң,
Таллар таңны аңлаган күк,
Серемне аңлар булсаң*.
*Җәмил җырының сүзләрен шагыйрь Рәшит Гәрәй язган.
Саҗидә. Җәмил. Серле егет. Шушы яшенә җитеп бер кызга да яратам дип әйтмәгән. Шулай да без аны кияүлеккә өченче кандидат итеп сайладык. Егет кеше — түзмәс, йөрәк серләрен бер чишәр дип уйладык. (Җәмил чыгып киткәч.) Менә, иптәшләр, шулар.
Амур. Вакыйга, күргәнегезчә, авылда бара һәм, аңлавыгызча, Диләфрүз тирәсендә әйләнәчәк. Ник дигәндә, бүгенге тамашаның сәбәпчесе — Диләфрүз.
Саҗидә. Моннан ике ай элек “Азат хатын” журналында Диләфрүзнең рәсемен бастырып чыгардылар. Ул рәсемне күргән егетләр шунда ук Диләфрүзгә гашыйк булганнар. Бөтен эшләрен ташлап, төн утырып, Диләфрүзгә хат язганнар. Мәхәббәт аңлатканнар. Сезгә сер итеп кенә әйтәбез, Диләфрүзгә көн саен кырык-илле егетләр хаты килеп тора.
Амур. Нәкъ шундый вакытта дөньяга шундый бер хәбәр таралган...
Саҗидә. Дөресрәге, ул хәбәрне Амур таратты, Диләфрүз Сабан туена ике көн калгач, киягә чыгарга җыена, кияүнең үзенә тиңен үзе сайлап алачак, дигән идем, Амур тирә-яктагы бөтен егетләргә сөйләгән. Менә бүген кызык хәлләр булачак. Чөнки Сабан туена ике көн калды. Амур, сәхнәдә барысы да әзерме?
Амур. Әзер, Саҗидәкәй.
Саҗидә. Башладык.
Икесе ике якка китәләр. Амур кире керә.
Амур. Җәмәгать, Саҗидә хата җибәрде. Без тамашада катнашмыйбыз, диде. Ә менә мин чүт кенә катнашам. Ник дигәндә күрше авылдан Исмәгыйль дигән егет киләчәк. Минем дус егет. Ахир. Кияүлеккә дүртенче кандидат. Әнә, ишетәсезме? Мотоцикл тавышы. Исмәгыйль үзе килә. Мондый тавышны бары тик Исмәгыйль мотоциклы гына чыгара ала. Бәхетсез егет, әллә ничә кат өйләнергә җыенган, тик өйләнәсе кызлары ямьсез булу аркасында өйләнә алмый йөри. Хәзер Диләфрүзнең рәсемен күреп гашыйк булган. Шәп егет. Мотоциклы да бар. Безнең авылга аны мин чакырдым: Диләфрүз белән таныштырам, дидем.
Таныштыра торган кич, табыштыра торган кич,
Бер йөрәкне бер йөрәккә ябыштыра торган кич...
Артта мотоцикл тавышы. Исмәгыйль керә.
Исмәгыйль. Сәлам, ахир.
Амур. Сәлам! Әнә аларның өе.
Исмәгыйль. Шәп! Бакча да аларныкымы?
Амур. Бакча да, мунча да. Өй артында бакчасы, бакчасында мунчасы, йөгерә-йөгерә су ташый нечкә билле марҗасы.
Исмәгыйль. Шәп!
Амур. Шәп тә шәп дисең. Нәрсәсе шәп? Бакчасымы, мунчасымы, нечкә билле марҗасымы?
Исмәгыйль. Бакчасы да, мунчасы да. Ә Диләфрүз!.. (Кесәсеннән журнал чыгарып.) Кара син аңа. Ахир! Бер күрер өчен әллә ниләр бирерсең. (Журналдагы рәсемне үбеп.) Диләфрүз! Минем беренче йөргән кызымның исеме Зөлхәбирә иде, икенчесе Гадилә, өченчесе — Хәлимә, дүртенчесе...
Амур. Җитте, Исмәгыйль. Без монда синең бозыклыгыңны тикшерергә килмәдек.
Исмәгыйль. Нинди бозыклык булсын, ахир. Мин алар белән нишләгән. Танышкан, ташлашкан, шул гына. Ямьсез кызга өйләнә алмыйм ич инде мин, үзең беләсең.
Амур. Анысында эшем юк. Мин таныштырмадым, мин ташлаттырмадым. Сине дус итеп Диләфрүз белән таныштырам, әгәр ташлашсагыз, кара аны, риза-бәхил түгел!
Исмәгыйль. Журналда матур чыккан да бит...
Амур. Җүләр син, белдеңме! Әгәр Саҗидә булмаса, мин үзем аның белән йөрер идем. Кап-кара күз, кап-кара каш, кап-кара чәч, кап-кара йөз!
Исмәгыйль. Йөзе карамыни?
Амур. Надан син, белдеңме, җәйге кояшта ак йөзле кызларның бәяләре бер тиен.
Исмәгыйль (җыр белән).
Амур дустым, тизрәк күрсәт асылны,
Аны күрми йөрәк уты басылмый.
Амур. Үзем беләм, ашыктырма, Исмәгыйль,
Вакыт җитми чыкмый кояш, исми җил.
Исмәгыйль. Күрми калсам, ябыгырмын, кибәрмен...
Сөйгән егете юкмыни чибәрнең?
Амур. Кайсы кызда булмый сөйгән егетләр,
Тартып ала менә безнең кебекләр.
Исмәгыйль. Рәсемеңә гашыйк булдым, Диләфрүз,
Кара чәчле, кара кашлы, кара күз.
Ай Диләфрүз, вай Диләфрүз!
Диләфрүзнең җырын ишетеп туктап кала. Диләфрүз бакчада, алмагачлар арасында җырлый. Амур белән Исмәгыйль яшеренеп рәшәткә янына киләләр. Тыңлыйлар.
Диләфрүз. Чыксам бакчага,
Алмагачларга
Сөйлим серемне.
Йөрәк серемне
Сандугачлар да
Тынып тыңлыйлар —
Алар аңлыйлар.
Исмәгыйль. Шулмы?
Амур. Шул.
Исмәгыйль. Тавышы ла тавышы!.. Булды, ахир.
Үлсәм үләм, бу кыз минеке булачак.
Амур. Ашыкмый тор, ахир.
Диләфрүз. Миңа ямансу,
Уйлыйм, уйланам —
Сине юксынам.
Кайгым юк сыман,
Үзем моңланам,
Тик син белмисең,
Ник син сизмисең?
Исмәгыйль. Кемне юксына икән ул?
Амур. Бәлки, синедер.
Исмәгыйль. Кемне юксына икән ул?
Амур. Бәлки, синедер.
Исмәгыйль. Көлмә инде, ахир, үләм бит, бетәм бит. Әйт, нишлим?
Амур. Мин тайпылып торам, сөйләш.
Исмәгыйль. Сүзне ничегрәк итеп башлыйм икән?
Амур. Бүтән кызларың белән ничегрәк сөйләшкән идең соң?
Исмәгыйль. Алар чепуха. Бу бит, бу бит!! Һай, куркам, ахир.
Амур. Беләсеңме, Тукай нәрсә дигән?
Исмәгыйль. Нәрсә дигән, ахир?
Амур. Мотоциклы булган яшь егеткә мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам, дигән. Әйдә, тәвәккәллә. Кереп китмәсен.
Иелә-бөгелә рәшәткә янына киләләр. Исмәгыйль тәвәккәлләп торып баса.
Исмәгыйль. Хәерле кич, чибәр кызый.
Диләфрүз (куркып китә). Кем ул анда?
Исмәгыйль. Болгаер авылы шушымы, чибәр кызый?
Диләфрүз. Әллә адаштыгызмы?
Исмәгыйль. Сезнең тавышыгыз юлымнан яздырды.
Диләфрүз. Юлдан язган егетләргә безнең бакча янында урын юк. (Китә башлый.)
Исмәгыйль. Китәсез дәмени?
Диләфрүз. Китәм шул.
Исмәгыйль. Бераз гына торыгыз инде, сөйләшик.
Диләфрүз. Кирәгегез бер тиен, юлыгызда булыгыз.
Исмәгыйль. Юлым сезнең бакчага килеп төртелде. Бүтән барыр юлым юк.
Диләфрүз. Мескен. Хәзер мин бурзайны алып киләм. Ул сезгә туры юлны күрсәтер
Исмәгыйль. Бурзаегыз хуҗасына охшаса, кешеләргә тимидер.
Диләфрүз. Ул сезгә охшаган.
Исмәгыйль. Ә сез яны яратасызмы?
Диләфрүз. Бик.
Исмәгыйль. Их, шул бурзай урынында булсам. Оямның ишегеннән гел сезгә генә карап ятар идем.
Диләфрүз. Бурзай булсагыз, өреп кенә ятар идегез. (Китә башлый.)
Исмәгыйль. Китмәгез инде, Диләфрүз.
Диләфрүз (гаҗәпләнеп). Исемемне кайдан беләсез?
Исмәгыйль. Тирә-якта сезнең исемне белмәгән адәм юк. Исемегезне кушып җырлап җырлыйлар. Синең матур исемең җырларда җырлана, батыр комсомолка Диләфрүз...
Диләфрүз. Шулай укмыни?
Исмәгыйль (җырлар җибәрә).
Зифа буең тал-тирәккә пар икән,
Талдан нәзек нечкә билең бар икән.
Зифа буең тиңнәр өчен, Диләфрүз,
Нечкә билең кемнәр өчен, Диләфрүз?
Кашың — җәя, керфекләрең ук икән,
Сүзең ялкын, елмаюың ут икән.
Ук кадалды йөрәгемә, Диләфрүз,
Ут кабынды йөрәгемә, Диләфрүз.
Ике күзең диңгезләргә тиң икән,
Ай янында Зөһрә йолдыз син икән.
Күз тимәсен күзләреңә, Диләфрүз.
Яшь коямын эзләренә, Диләфрүз.
Диләфрүз. Җыры матур икән, тик тавышыгыз ямьсез.
Исмәгыйль. Ярый безгә, каткан тезгә, әйрән каткан шулпа да. Сезнең сөйгән егетегез дә атказанган артист түгелдер әле.
Диләфрүз. Әйрән каткан да түгел.
Исмәгыйль. Сөйгән егетегез бармыни?
Диләфрүз. Сез әллә прокурормы?
Исмәгыйль. Прокурор булсам, юк гаебегезне бар итеп, бүлмәмә чакыртып сорау алыр идем... Танцыга чакырсам, килерсезме?
Диләфрүз. Сезнең авылгамы?
Исмәгыйль. Мин бүген төнне сезнең авылда үткәрәм. Килерсезме клубка?
Диләфрүз. Җәй көнне клубка сезнең авыл егетләре генә йөридер инде.
Исмәгыйль. Ә сез кая йөрисез?
Диләфрүз. Сез күрмәгән җиргә.
Исмәгыйль. Эзләп тапсам ни булыр?
Диләфрүз. Ике яңагыгыз ут булыр.
Исмәгыйль. Ай җаный, вай җаный, сезнең әтиегезнең кызы бигрәк усал икән. Бу рәшәткә ни өчен?
Диләфрүз. Бакчабызда алмагачлар, кәҗә кермәсен өчен.
Исмәгыйль.  Кызарып пешкән алмага бер кошның күзе төшкән, кәҗә өчен рәшәткә булса да, кошлар өчен киртә юк. Сезнең якка очып чыгарга рөхсәт итегез. (Рәшәткә аркылы бакча ягына сикереп төшә.)
Диләфрүз. Нишлисез?!
Исмәгыйль. Ай Диләфрүз, вай Диләфрүз.
Диләфрүз каршына бара. Диләфрүз чыгып йөгерә. Исмәгыйль аның артыннан чаба. Кинәт дөнья яңгыратып бурзай өрә башлый. Исмәгыйль атылып чыга. Амур көлә.
Ник көләсең, ахир?
Амур. Ай-яй, бик тиз син, ахир. Күрүең булды, рәшәткә аркылы сикереп төшүең булды.
Исмәгыйль. Мин, үзең беләсең, ахир, өзеп алырга күнеккән.
Амур. Яле, күрсәт, ниләр өздең? Бик тиз булмый ул, ахир. Без Саҗидә белән өч ел йөрибез. Кичә генә үптерде.
Исмәгыйль. Юк, ахир, миңа булса бүген булсын, хәзер булсын. Уф, үләм!
Амур. Бар соң алайса, булдыр, мин киттем.
Исмәгыйль. Юк, юк, синсез булмый. Нишлибез, ахир?
Амур. Берәр план корырга кирәк. Әйдә әле, башта безгә кайтып, мотоциклны урнаштырыйк. Бәлки, Саҗидәне күрербез. Ул Диләфрүзнең дусты, җаен табар.
Исмәгыйль. Шәп була бу, ахир.
Китәләр, җырлап Җәмил керә.
Җәмил. Таңнар беленә икән,
Таллар бөредә икән.
Таң нурлары бөредәге
Талга эленә икән.
(Рәшәткә аша бакчаны күзәтә, җырын дәвам итә.)
Әй мин дә таңнар булсам,
Син зифа таллар булсаң!
Таллар таңны аңлаган күк
Серемне аңлар булсаң.
(Җырны утыргычка утырып дәвам итә. Диләфрүз рәшәткә янына килеп җырны тыңлый.)
Сүнмәс-сүрелмәс идем,
Ятка сөйдермәс идем.
Бөредәге хисләреңә
Җилләр тидермәс идем.
Диләфрүз. Исәнме, Җәмил.
Җәмил (башта куркып китә, ләкин үзен тиз кулга ала). Хәерле кич.
Пауза.
Диләфрүз. Матур җыр.
Җәмил. Миңа да ошый. (Паузадан соң.) Мин  эштән кайтып килә идем.
Диләфрүз. Безнең йорт ашамы?.. (Пауза.) Умартачы булу ошыймы соң, Җәмил?
Җәмил. Ошамаган эшне ничек эшлисең. Умарта кортлары алар кеше кебек акыллы, сөйләшергә телләре генә юк. Хәер, телләре булмаса да, бер-берсен аңлыйлар. (Торып китә башлый.)
Диләфрүз. Кая ашыгасың, Җәмил?
Җәмил. Өйгә кайтырга вакыт.
Диләфрүз (көлеп). Тыныч йокы.
Җәмил. Нигә көләсең?
Диләфрүз. Ә син нигә көлгәнемне бел.
Җәмил. Сиңа, бәлки, кызыктыр.
Диләфрүз. Сиңа кызык түгелме?
Җәмил. Түгел.
Диләфрүз. Нигә кызык түгел?
Җәмил. Шулай, кызык түгел.
Диләфрүз. Ә син кызык булмаса да көл, Җәмил. Кулыңда нинди китап ул?
Җәмил. Китапханәдән алган идем. Укып чыктым, тапшырырга кирәк.
Диләфрүз. Кызыкмы?
Җәмил. Бик кызык.
Диләфрүз. Быел Сабан туена барасыңмы?
Җәмил. Ничек Сабан туеннан каласың?
Диләфрүз. Син, Җәмил, ел саен Сабан туена ат җигеп барасың. Нигә машинага утырмыйсың?
Җәмил. Ат белән бару күңелле. Председатель әйтә, быел юрганы бирәм, ди.
Диләфрүз. Минем дә атка утырып барасым килә. Өйгә килеп алырсыңмы мине?.. Нигә дәшмисең? Әллә алып барасың килмиме?
Җәмил. Миннән башка да алып баручылар табылыр әле.
Диләфрүз. Кемнәр?
Җәмил. Егетләрең буа буарлыктыр.
Диләфрүз. Санадыңмыни?
Җәмил. Бик кирәкләре бар.
Диләфрүз. Җәмил, бер сүз әйтсәм, ачуланмыйсыңмы?
Җәмил. Ни өчен ачуланыйм ди.
Диләфрүз. Безнең авыл кызлары сөйли, син берәүгә дә яратам дип әйткәнең юк, диләр. Дөресме?
Җәмил. Синең әйткәнең бармы соң?
Диләфрүз. Әйтергә җыенам.
Җәмил. Кемгә?
Диләфрүз. Миңа яратам, дип әйткән егеткә.
Җәмил. Яратам, дип әйтүчеләр күп булыр.
Диләфрүз. Чын йөрәктән әйткән берәү булыр.
Җәмил. Менә бу китапта язылган, эчемдәге серемне сөйләргә куркам, дигән. Изге күреп ничә ел саклап йөрткән серемнән аерылсам, бушап калырмын, дөньяның кызыгы бетәр кебек, диелгән. Сереңне әйтерсең берәүгә, синең сереңнән ул көләр.
Диләфрүз. Ә син әйтеп кара, бәлки көлмәсләр.
Җәмил. Мин яраткан кызның минем серемнән көләчәген мин беләм. Ә яратмаган кешегә ни өчен яратам дип алдашырга?
Диләфрүз. Телең белән әйтмәгәч, син яраткан кыз синең яратуыңны ничек белсен?
Җәмил. Белергә тиеш.
Диләфрүз. Бәлки беләдер дә, син әйткәнне көтеп йөридер.
Җәмил. Көтмәгәнен мин беләм.
Диләфрүз. Бик күп беләсең шул син. Акыл иясе.
Җәмил. Акыл иясе шул. Булса соң. Ә син иләс-миләс... (Диләфрүз көлгәч, китеп бара.)
Диләфрүз (көлүен дәвам итә). Син үзең!
Галим керә.
Галим. Исәнмесез, Диләфрүз Хафизовна.
Диләфрүз. Исәнмесез, Галим абый.
Галим. Утыргычыгызга утырып торырга рөхсәт итәсезме?
Диләфрүз. Рәхим итегез, Галим абый. Кеше утырсын өчен ул.
Галим. Юк, Диләфрүз Хафизовна, мин сүзләремнең астына мәгълүм бер мәгънә салып әйтәм.
Диләфрүз. Ә сез мәгънә салмыйча гына утырыгыз.
Галим (утырып). Гафу итегез, сез бу якка чыгарга теләмисезмени?
Диләфрүз. Теләмирәк торам шул, Галим абый.
Галим. Кызганыч. (Кесәсеннән блокнот чыгарып карый.) “Азат хатын” журналында портретыгыз басылган көннән алып мин бирегә уналтынчы тапкыр килдем. Шуның дүртесендә сезне күрү бәхетенә ирештем. Уникесе бушка китте. Ләкин, ул вакыт минем өчен кызганыч булса да, мин аны кызганмыйм. Бүген миңа, Диләфрүз Хафизовна, ниһаять, сезнең белән мөһим бер мәсьәләне хәл итәргә кирәк.
Диләфрүз. Авыр мәсьәләме, Галим абый?
Галим. Җиңел түгел. Сезнең мәхәббәткә карашыгыз ничек, Диләфрүз Хафизовна?
Диләфрүз. Ул турыда ике тапкыр сөйләдегез ич инде, Галим абый?
Галим. Бу өченчесе һәм соңгысы. Чөнки Сабан туена бары тик ике көн вакыт калды... Диләфрүз Хафизовна, сез әле үзегезнең кыска гына гомерегездә берәүне дә яратмагансыз. Бу табигый. Һәм күздә тоткан кешегез дә юк. Дөресме!
Диләфрүз. Дөрестер инде.
Галим. Димәк, сез табигать законнарына каршы барасыз. Ир җенесе һәм хатын җенесе беренче тапкыр очрашканнан алып җир йөзендә мәхәббәт яшәп килде. Без моның мисалларын легендалардан, халык әкиятләреннән ишетеп тә беләбез. Һәм, ниһаять, халык мәкальләрен ярдәмгә чакыра алабыз. Мәсәлән, “Авыру җылатыр, гыйшык саргайтыр”, “Гыйшыксыз-кыйшыксыз кеше булмый”, “Гыйшык хәлләре яман, йөрәгемне ут алган”, “Мәхәббәт мәхәббәт белән яши...” һәм башкалар. Яки халык җырларын алыйк. (Көйләрне буташтырып җырлый.)
Җаный яткан караватны
Акка буятыр идем,
Чәбәкләп йоклатыр идем,
Үбеп уятыр идем.
Сөям сине, сөям сине
Сөям сине, чәчәгем,
Сөймә мине, сөй башканы
Дигәнче сөячәгем.
Диләфрүз. Җырның мондые да бар бит, Галим абый:
Сөям сине, сөям сине,
Сөям сине үлгәнче,
Бөдрә чәчләрем коелып,
Пеләшем күренгәнче.
Галим. Бар, билгеле. Җырның андыйлары да бар. Ләкин алар шаян җырлар төркеменә керәләр.
Диләфрүз. Галим абый, мәхәббәт турында сез шул хәтле күп беләсез, ә үзегез һаман өйләнмәгән.
Галим. Бу икенче мәсьәлә һәм четерекле. Ул уйлап эшләүне таләп итә. Гаилә кору турында халыкның аерым мәкальләре бар. “Җиде кат үлчә, бер кат кис” һәм башкалар. Әгәр бер егет өйләнергә тели икән, өйләнәсе кешесе интеллектуаль яктан үзенә тиң булырга тиеш. Чөнки өйләнгәч, мәхәббәт төшенчәсе үзенең баштагы асылын югалта. Акыл гына кала.
Диләфрүз. Сез мине үзегезгә тиң дип саныйсызмы?
Галим. Туры әйтелгән сорауга туры җавап: әйе, Диләфрүз Хафизовна, сез минем кебек үк читтән торып белемегезне күтәрәсез.
Диләфрүз. Шуннан?
Галим. Безнең югары белемле гаилә корырга хакыбыз бар.
Диләфрүз. Шуннан?
Галим. Бик күпләргә үрнәк гаилә.
Диләфрүз. Үрнәк була алмабыз шул, Галим абый. Беренчедән, сез миннән егерме биш яшькә өлкәнрәк.
Галим. Гаилә тормышында еллар роль уйнамый.
Диләфрүз. Икенчедән, сез бер җирдә дә эшләмисез.
Галим. Дөрес. Минем белемемә тиң эш бирсеннәр. Ә җитәкчеләр миңа физик эш тәкъдим итәләр. Мин, әлбәттә, баш тартам.
Диләфрүз. Белемегез чамалы, күрәсең, Галим абый.
Галим. Ун еллык урта мәктәп, унбиш ел читтән торып. Клуб мөдире булыр өчен җитеп арткан. Нигә клубка мөдир итеп куймыйлар? Юк, мин сездән сорыйм, Диләфрүз Хафизовна, нигә мине клуб мөдире итеп куймыйлар? Нигә физик эш тәкъдим итәләр?
Диләфрүз. Үз бакчагызда физик эш эшлисез ич, Галим абый.
Галим. Аның мәхәббәткә кагылышы юк, Диләфрүз Хафизовна.
Диләфрүз. Бар, Галим абый. Мин сезгә кияүгә чыгарга теләмим.
Галим. Димәк, бүгенге сөйләшүебез дә нәтиҗәсез тәмамланды?
Диләфрүз. Шулай булып чыкты.
Галим (урыныннан торып). Зарар юк, аңларсыз. Иртәме-соңмы безнең сукмаклар бер юлга барып тоташачаклар. Чөнки адәм баласы мәхәббәтсез яши алмый. Миллион еллар буе формалашкан халык мәкальләре...
Гармунын аскан Шәкүр килеп керә.
Шәкүр. Бу нәрсә бу, нишлисез монда?
Галим. Ул мәсьәләнең сезгә кагылышы юк.
Шәкүр. Вәт дөнья! Нишләп булмасын? Сине кызганам. Кызлар артыннан күп йөрсәң, быел да күчми калырсың.
Галим. Хулиганланмавыгызны үтенәм. Мин сездән өлкәнрәк һәм белемлерәк. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый.
Шәкүр. Бозаулар кызлар янына килгәндә, сыерлар абзарларына кайтып китә.
Галим. Китәм һәм кисәтәм. Сезгә бу сүзләрегез өчен иптәшләр суды алдында җавап бирергә туры киләчәк. Ни чәчсәң, шуны урырсың. (Китә.)
Шәкүр. Әй, Диләфрүз! Ничек, хурланмыйча, шуның белән сөйләшеп торасың?
Диләфрүз. Аңа ни булган?
Шәкүр. Кем икәнен бөтен авыл белә.
Диләфрүз. Сине дә беләләр.
Шәкүр. Белеп нишләгән, ә, белеп нишләгән?
Диләфрүз. Авылның ямен бозып, сугышып йөрисең.
Шәкүр. И-и-и! Шуны әйтәсеңме? Елның-ел буена җиде тапкыр сугыш чыгардым. Аның да алтысында үзем кыйналдым, берсендә милициягә алып киттеләр. Аның каравы мин любой эштә эшлим. Унбиш тәүлеккә эләккәч тә, бесплатный дип тормадым, көне-төне эшләдем.
Диләфрүз. Милициядә эшлисең син, тик колхозда гына тырышканың күренми. Галим абыйдан артык җирең юк.
Шәкүр. Мин мал җыймыйм. Табам — кабам.
Диләфрүз. Миңа кабучылар кирәкми. (Китә башлый.)
Шәкүр (артыннан барып). Тукта әле, Диләфрүз. (Туктамагач, кычкырып.) Тукта, диләр!
Диләфрүз. Нәрсә кычкырасың?
Шәкүр. Алай тупас итеп сөйләшмә, Диләфрүз, сиңа килешми.
Диләфрүз. Сиңа килешәме?
Шәкүр. Миңа килешә... Мин монда киләм, үзем әллә ниләр уйлыйм. Килсәм, ул басып тора. Ычкынып кителде. Характер кызу минем. Бу якка чык әле, Диләфрүз, сөйлисе сүзләрем бар.
Диләфрүз. Интекмә, Шәкүр, тыңларга исәбем юк.
Шәкүр. Тыңламаска хакың юк. Минем эш — сөйләү, синең эш — тыңлау. Сүзләрем ошамаса, соңыннан әйтерсең.
Диләфрүз. Сөйлә алайса, тик тизрәк.
Шәкүр. Менә болайрак ул. (Җырлый.)
Сандугач булыр идем,
Талларга кунар идем,
Яңгыр тамчылары булып,
Алдыңа тамар идем.
Диләфрүзкәй, аңлыйсыңмы,
Диләфрүзкәй, беләсеңме?
Яшерен генә янып-көеп
Сөюемне сизәсеңме?
Диләфрүз. Сындырырсың ботакларын,
Зинһар, талларга кунма.
Якын килмә, көйдерерсең,
Сөюен ялкынына.
Шәкүр. Аккошлар булыр идем,
Күлләрдә йөзәр идем,
Көт, бәгърем, мине дисәң,
Йөз ел да түзәр идем.
Диләфрүзкәй, аңлыйсыңмы,
Диләфрүзкәй, сизәсеңме,
Әллә син дә, минем кебек,
Янасыңмы, көясеңме?
Диләфрүз. Яна-яна, көя-көя,
Янып бетте йөрәгем.
Янып беткән йөрәгемә
Юк шул синең кирәгең.
Шәкүр. Диләфрүзкәй, алай итмә,
Зинһар инде, сөймим димә.
Шәкүр дигән исемем бар,
Сүзләреңне үлчәп сөйлә.
Диләфрүз. Йә, йә, Шәкүр, җитте. Җырыңның ахыры-чире күренми.
Шәкүр. Күренмәсен. Мин үземә үзем күренәм. Күктә кояш, җирдә — мин. Диләфрүз, йә син мине бәхетле итәсең, йә...
Диләфрүз. Йә нәрсә була?
Шәкүр. Йә мине шушы агач ботагында асылынып торачак баудан эзләсеннәр.
Диләфрүз. Зинһар, Шәкүр, алай эшли күрмә. Агачның ботагы коруы бар.
Шәкүр. Мин шундый кеше... Диләфрүз, әйт өзеп, миңа кияүгә чыгасыңмы?
Диләфрүз. Сиңа кияүгә чыгып ач яшәрбезме?
Шәкүр. Нигә ач. Син акчаны көрәп аласың ич.
Диләфрүз. Ә син? Мин эшләгәнне кабып йөрерсеңме?
Шәкүр. Соң хатын булгач, бераз арттырырсың инде. Ансыз булмый.
Диләфрүз. Рәхмәт. Йә, Шәкүр, булды, сөйләштек, аңлашылды. (Китә башлый.)
Шәкүр. Тукта! Туктамасаң, бакча рәшәткәгезне җимерәм. Сурәтең гәҗиткә чыкканга борыныңны күтәрмә.
Диләфрүз. Гәҗиттә түгел, журналда.
Шәкүр. Татарларга чарауна. Тукта!
Хат ташучы сумкасы асып Саҗидә керә.
Саҗидә. Кемгә кычкырасың? Йә, туктадым.
Шәкүр. Бар, бар, элдерт моннан.
Саҗидә (Диләфрүзне туктатып). Диләфрүз, сиңа кычкырамы ул, нигә кычкырттырасың?
Шәкүр. Элдерт дим, гәҗитләреңне тарат.
Саҗидә. Таратырмын менә. Җыеп бетерә алмассың.
Шәкүр. Нәрсә, нәрсә?!
Саҗидә. Кәбестә.
Шәкүр. Хатын-кыз дип тормам!
Саҗидә. Син Амурны беләсеңме, Шәкүр? Ул бит сабан туенда батыр калган егет.
Шәкүр. Амурың белән мактанма. Кызлар өчен егет белән егет сугышмый.
Саҗидә. Ул сугышып тормас синең белән. Бар, элдерт моннан.
Шәкүр. Мин элдертергә күнекмәгән. Элдерә торган күлмәкләрем күптән тузган. (Горур гына чыгып китә.)
Саҗидә. Батыр куян. (Утыргычка утырып.) Уф, үләм, арыдым. Синең рәсемең миңа бәла булды. Менә тагын бер кочак хат. Җүләр дә соң бу егетләр! Гашыйк булганнар, имеш. Диләфрүзнең исе дә китми. Йөрәгең юктыр синең, хет берсенә җавап яз. Эх, Амурым булмаса...
Диләфрүз. Каян беләсең, бәлки минем дә Амурым бардыр.
Саҗидә. Мин сине белмимме? Әллә тагын миннән яшерен серең бармы?
Диләфрүз. Бар. Ул серне хәтта мин үземә әйтергә дә куркам.
Саҗидә. Әйтмә дә, ышанмыйм да, егетләр белән йөрүнең кызыгын белмисең. Амур миңа Саҗидәкәй дип кенә тора. Син — Офелия, син — Джульетта, ди. Сине бер көн күрмәсәм, Робинзон Крузога әйләнәм, ди. Каян сүзләрен уйлап таба, әйеме? Кичә, беләсеңме, беренче тапкыр үбештек. Көзгә туй ясарбыз, ахрысы.
Диләфрүз. Ә мин ике көннән кияүгә чыгам.
Саҗидә. Ике көннән кияүгә?
Диләфрүз. Әллә ишеткәнең юкмы? Шундый хәбәр таралган ич. Имештер, сабан туе көнне мин кияүгә чыгам. Имеш, ике көн алдан кияү сайлый башлыйм.
Саҗидә (тәгәрәп көлә). Әллә таралганмы?
Диләфрүз. Нигә көләсең?
Саҗидә. Әй дустым, юри генә мин әйткән идем Амурга. Кай арада таратып өлгергән. Ачуланма инде, дустым, җаным.
Диләфрүз. Нигә ачуланыйм. Син дөресен әйткәнсең. Йөрәгең юктыр дип синнән көлдерергә исәбем юк. Сабан туе көнне кияүгә чыгуын чыкмам, ләкин сабан туена сөйгән егетем белән бер арбага утырып барырмын.
Саҗидә. Дустым, әллә егет табылдымы?
Диләфрүз. Табылды шул. Берьюлы өчәү. Галим абый белән Шәкүр. Өченче егетне синең Амурың алып килгән.
Саҗидә. Амур?
Диләфрүз. Амур! Күрше авылда кызлар сайлаучы Исмәгыйльне беләсең бит. Шуны.
Саҗидә. И-и-и! Синең янга Исмәгыйльне! Үләм!
Диләфрүз. Танымаган булып кыландым. Җырлар җырлады.
Саҗидә. И-и! Әй бу Амурны. Тәки шул яучылап йөрүен ташламый. Күпме әйтәм, күпме әйтәм. Нәрсә дидең инде Исмәгыйльгә?
Диләфрүз. Ничек?
Саҗидә. Ничек икәнен сөйләшик, план корыйк. Бер рәттән Амурны да төп башына утыртыйк. Яучы булып йөрмәсен. Аларга кушып Шәкүр белән Галим абыйны да. Кемгә күзләрен майландырып йөргәннәрен аңласыннар.
Диләфрүз. Мин аларга әйттем инде.
Саҗидә. Алар әйткәнне аңламыйлар. Көлкегә калдырырга кирәк. Егетләрне җенем сөйми. Гел көлкегә калдырасым гына килә. Бөтенесен дә. Әле монда килгәндә теге Җәмил очрады. Бергә бер класста укыдык. Исәнләшмичә узды.
Диләфрүз. Күрмәгәндер.
Саҗидә. Күрмәгәнгә түгел ул. Үзен әллә кемгә санап, борынын күтәреп йөргәнгә. Дөресме икән, дустым, бер кызны озатканы, бер кызга да яратам дип әйткәне юк, ди.
Диләфрүз. Бүтәннәрен белмим, миңа әйткәне юк.
Саҗидә. Эх, Амурым булмаса, кызык итәр идем мин аны. Башларын зыр-зыр-зыр әйләндереп, каршыма тезләндереп, күзләремә каратып ялындырттырыр идем. Йөрәге юктыр аның. Ничек инде, егет була торып, сине күргәч, сиңа яратам дип әйтмәскә! Эх, егетләр булсам, кочаклап туймас идем мин сине, җаным. Шундый-шундый матур бит син.
Диләфрүз. Йә инде, алай итеп көлмә, дустым.
Саҗидә. Дустым, әйдә шул Җәмилгә яратам дип әйттерик әле!
Диләфрүз. Әйтмәс.
Саҗидә. Әйттерәбез. Эх, әйттереп булса, көләр идек рәхәтләнеп.
Диләфрүз. Кызык булыр иде шул. Ничегрәк итеп телен чишәргә икән?
Саҗидә. Әйдә, тиз генә почтаны таратып чыгыйк. Шунда уйлашырбыз. Барыбер бер әмәлен табарбыз.
Җыр башлый, аңа Диләфрүз кушыла.
Без, без, без ул диеп,
Чәчләрен маңгайга өеп,
Борыннарын күккә чөеп,
Йөриләр бит якланып.
Килешә, имеш, аларга
Чибәр кызларны сайларга,
Авыз ерып, мактанып.
Без, без, без ул менә,
Күбәү түгел, икәү генә
Егетләрнең меңәвенә
Җитәр хәйлә беләбез!
Шәкүр белән Галимнән дә,
Күрше авылдан килгәннән дә,
Яучы булып йөргәннән дә,
Рәхәтләнеп көләрбез.
Пәрдә.


LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...