Туфан Миңнулллин "Мулла"

Сцена из спектакля Туфана Миннуллина "Мулла"
«Казан утлары»
8.2010.

Катнашалар:
Әсфәндияр — мәдрәсә тәмамлаган яшь мулла;
Самат — эшмәкәр;
Мөслимә — авыл карчыгы;
Вәлиәхмәт Габделхәтович,
Бәдретдин (Бәрттин) — Чуртыш авылы кешеләре
Налимә, Гөлназ — Чуртыш авылы кызлары;
Сәлахетдин — Чуртыш авылы мулласы;
Лемур — җирле үзидарә рәисе;
Әмир — участок милиционеры;
Илдар, Илдария, Вилдан — Мөслимәнең авылдагы шәһәрдән кайткан оныклары;
Эльбрус — Чуртыш авылы егете.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче күренеш
Самат әтиләренең авылдагы өе. Самат белән Әсфәндияр керәләр.
Самат. Менә, хәзрәт, сиңа өй. Бөтен нәрсәсе бар. Газ, су кергән. Мебель дә җитәрлек. Бу безнең әтиләрнең өе. Әнкәй үлгәч, әтине үзебезгә алып килдек. Бу — сиңа. Дөресрәге — мәчеткә. Әгәр безнең авылда төпләнергә җыенасың икән, үзеңнеке булыр. Акча сорамыйм. Китәсең икән, ничек алган өйне шулай калдырып китәсең. Тик киткәнеңне миңа белдер.
Әсфәндияр. Зур авыл.
Самат. Элек тагын да зур иде. Тарала. Авыл зур, ләкин тәртип юк. Сине эзләп табуым да, беләсең, шуның өчен. Монда, әйткәнемчә, мулла бар. Ләкин тәртип юк. Мәчет салдыр диделәр. Салдырдым. Йөрүче юк. Мулла үзе дә мәчетне гает көннәрендә генә ача диләр. Формаль якларын мин мөфти белән, тиешле кешеләр белән сөйләшермен, кыскасы, бу авылның хуҗасы — син.
Әсфәндияр. Авыл советлары, колхоз бардыр бит.
Самат. Идарә итә алмый торган үзидарә бар, колхоз юк. Аның урынына нәрсәдер оештырдылар бугай. Кыскасы, син — хуҗа.
Әсфәндияр. Алай булмыйдыр ул.
Самат. Булдырсаң, була. Булдыра алмасаң, кит, гаепләмәм.
Әсфәндияр. Сез шундый итеп тасвирладыгыз авылны, монда кешеләр түгел, ниндидер иблисләр яшидер сыман.
Самат. Иблисен белмим, шайтаннар җитәрлек. Хуҗа бул. Үзидарә дә, колхоз урынына калган нәрсәнең дә председательләре синнән куркып торсыннар.
Әсфәндияр. Куркытып кешене иманга китереп булмый.
Самат. Ничек икәнен үзең карарсың, өйрәтеп тормыйм. Өйләнгәнче-ниткәнче сиңа бит ашарга пешереп, өй җыештырып торырга да кеше кирәк. (Тәрәзәдән карый да, тәрәзәне ачып) Мөслимә апа! Кер әле, Мөслимә апа... (Әсфәндиярга) Бик чиста апа. Авылга килгән нәчәлствоны ул ашата. Борчылма, хезмәт хакың җитәрлек булыр, сәдака хисабына гына яшәтмәбез, ә сәдаканы мәчет файдасына ал. Бирсәләр, әлбәттә. Өйрәнсеннәр сәдака бирергә. Өйрәт. (Кергән Мөслимәгә) Мөслимә апа, менә мәчеткә мулла алып кайттым.
Мөслимә. Әстәгъфирулла (Әсфәндиярне, карый-тикшерә).
Самат. Мондый чакта әстәгъфирулла димиләр, Мөслимә апа, сөбханалла диләр.
Мөслимә. Бигрәк яшь күренә түгелме соң?
Самат. Сиңа гына яшь күренә ул. Мәдрәсә тәмамлаган белемле хәзрәт ул. Исеме — Әсфәндияр.
Мөслимә. Сәлахетдинне кая куясыз сон?
Самат. Теләсә, Әсфәндияр янында йөрер. Сиңа шуны әйтергә чакырдым, Мөслимә апа. Хәзрәтебез әле өйләнмәгән, егет кеше. Ул монда яшәячәк. Аны ашатып, өен җыештырып, керләрен юып торырга хатын-кыз кирәк. Син күршедә генә. Бер көтү малай үстердең. Нәрсәнең ничек икәнен беләсең. Әсфәдиярне сиңа тапшырам. Акчаң җитәрлек булыр.
Мөслимә. Туктале, акча дип... Казан кешесеме соң син, улым?
Әсфәндияр. Әйе, мин Казанда үстем.
Мөслимә. Шәһәр кешесенә ошап булыр микән соң?
Самат. Ошарсың. Бал-май эчендә үскән малай түгел. Ятим. Әби-бабайла-рының пенсиясенә үскән.
Мөслимә. Белмим инде тагын. Син әйткәч каршы килеп булмас инде. Рәхмәт инде сиңа, авылны онытмыйсың. Күперебез юк иде, күперле иттең. Ярар, Винирага да әйтермен. Ач тормас, Алла боерса. Берәр кыз да табып бирербез. Тик менә рәтле, юньле кыз гына калмады авылда. Хисмәтуллада бар иде, ул да аракы эчә башлаган, хәерсез. Унҗидесе дә тулмаган килеш.
Әсфәндияр. Авыл кызы эчәме?
Мөслимә. Авылныкы шул. Ярый, борчылма, Самат. Синең сүзеңне аяк асты салмабыз. Чыгыйм әле мин, казлар карарга чыкканыем. Кичен безгә генә кереп ашар инде, алайса. (Китә)
Самат. Ишеттеңме, хәзрәт?
Әсфәндияр. Авылны мин башкачарак күз алдына китерә идем.
Вәлиәхмәт. (Ишекне киң итеп ачып керә. Аңа Бәдретдин ияргән) Мине эзләмиләр икән, димәк, мин кирәкмим. Казан байларына сәлам бирдек. Бәрттин, исәнләш.
Бәдретдин. Әсәләмәгаләйкүм.
Вәлиәхмәт. Менә шулай. Син, Бәрттин, беркайчан да исәнләшергә онытма. Исәнмесез, Самат Закирович.
Самат. Исәнмесез.
Вәлиәхмәт. Бу егетне кем дип белик?
Самат. Ул безнең авылның мулласы.
Вәлиәхмәт. Мулла?! Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала. (Саматка) Син алып кайттыңмы?
Самат. Әйе, мин.
Вәлиәхмәт. Әллә мөфти дә булып алдыңмы?
Самат. Синең белән акыл сатырга минем вакытым юк, Вәлиәхмәт.
Бәдретдин. Вәлиәхмәт түгел, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Самат. (Бәдретдингә) Ә син нәрсә көпә-көндез эчеп йөрисең?
Вәлиәхмәт. Төнлә эчсә, аның эчкәнен кем күрә, әйеме, Бәрттин?
Бәдретдин. Шулай, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Вәлиәхмәт. (Әсфәндиярга карап торып). Мулла... Әйе, муллалар күбәйгән саен гөнаһлылар арта. Исемегез ничек?
Әсфәндияр. Әсфәндияр.
Вәлиәхмәт. Мин — Вәлиәхмәт. Вәлиәхмәт Габделәхәтович Әхмәтгалиев. Кайчандыр шушы авылдан сөрелгән Мөхәммәтгали мулланың оныгы. (Бәдретдингә күрсәтеп.) Менә бу мәхлук минем бабамны сөргән һәм мәчет манарасын кискән бәндәнең оныгы. Әйе, диген Бәрттин.
Бәдретдин. Әйе, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Вәлиәхмәт. (Саматка күрсәтеп.) Менә бусы да минем бабамны, ягъни шушы авыл мулласын сөргән һәм мәчет манарасын кискән адәми затның оныгы.
Самат. Җитте инде, Вәлиәхмәт.
Вәлиәхмәт. Син мине туктатма, Самат. Мин синең офисыңда утыра торган хезмәткәр түгел. (Әсфәндиярга.) Самат әфәнде бабасының гөнаһларын юар өчен авылда мәчет салдырды. Бәрттин, кил әле монда. (Бәдретдин килгәч) Бу мәхлук бабасының гөнаһларын юып йөри. Минем акчага. Үз акчасы юк. Нәселләре белән хәерчеләр һәм теләнчеләр. Дөрес әйттемме, Бәрттин?
Бәдретдин. Дөрес, бик дөрес, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Вәлиәхмәт. Үзе адашасы килгән кешегә юл күрсәтергә кирәкми. Киттек, Бәрттин. Сине күрергә килгән кеше үзен күрсәтергә дә килә. (Кырт борылып ишеккә таба атлый.)
Самат. Вәлиәхмәт, туктагыз әле.
Вәлиәхмәт. Туктадык.
Самат. Миннән курыкмасагыз да сез канатыгызны бик үк җәймәгез, ярыймы.
Вәлиәхмәт. Бөркет канатын җәймәсә, җиргә мәтәлеп төшә (Чыгып китә. Аңа Бәдретдин иярә.)
Самат. Бу кеше белән сак бул. Бабасы Магнитогорскийга сөрелгәч, шунда туып үскән кеше ул. Биш ел элек авылга кайтты. Берүзе яши. Өе тулы китап. Коръәнне яттан белә диләр. Эчми, тартмый, бүтәннәрне эчертә. Авылда кибет ачкан. Кибетендә аракыдан башка нәрсә юк диләр. Тәүлек буе сату итә. Каратэ буенча разряды бар бугай. Үзе әйтте. Дөресмедер, анысын белмим. Ярый, мин китәм. Телефон номерын беләсең. Сиңа бер үтенечем — зарланма. Зарланганнарны, җылак-мескеннәрне яратмыйм.

II күренеш
Вакыт кич. Әсфәндияр намазлык өстендә ястү намазын укый. Сәлахетдин керә. Ишек төбендә Әсфәндиярның намаз укып бетергәнен көтә.
Сәлахетдин. (Әсфәндиярныңнамазлыкны җыйганын күреп) Әссәләмә-галәйкем...
Әсфәндияр. Әссәләмәгаләйкүм. Түрдән узыгыз, бабай.
Сәлахетдин. (Түргә узып утыра. Дога кыла.) Ишеттем дә менә килдем әле. Мин бу авылда мулла булып торам. Самат яшь мулла алып кайткан диделәр. Шулай тиештер. Үзе салдырган мәчет. Сәлахетдин атлы мин. Мәдрәсә-фәлән бетергәнсеңдер иңде.
Әсфәндияр. Әйе.
Сәлахетдин. Хәзерге мәдрәсә бетергәннәр «вахабислар» була инде ул. Без дә болай, Аллага шөкер, «Әлхәм» белән «Колһуалла»ны беләбез. Кирәк чакта «Ясин»ны да чыгабыз. Үлем-җитем булганда үзебезчә җирлибез дә. Болай зарланмыйлар иде. Сәдака дигән нәрсә юк инде.
Әсфәндияр. Сезне аракы эчә дип сөйлиләр.
Сәлахетдин. Самат әйткәндер инде. Кем эчми инде хәзер. Без бит фронтта эчәргә өйрәнгән халык. Унҗиде дә тулмаган иде сугышка киткәндә. Сәгать саен үлем. Ул яшьтә үлем күреп торып әллә ниләр эчәрсең. Эчелә инде. Бүтән кешесе табылмагач алындым инде. Аллага шөкер, мәетне дога укып озатабыз. Син инде монда кирәкмәгәнне тыңлап йөрмә. Үз эшеңне бел. Авылга үзең сыман вахабисларны җыя күрмә.
Әсфәндияр. Кем соң ваһһабист?
Сәлахетдин. Кем булсын, шул тиррур ясаучы инде. Өйләр шартлатып йөрүче. Хәер, авылда шартлатырлык өе дә калмады инде. Бетә инде авыл.
Әсфәндияр. Нигә бетә соң ул?
Сәлахетдин. Кирәкмидер инде өстәгеләргә. Шәһәр кирәк булгач төзиләр бит. Авыл белән нишлисең. Җир сукалап интеккәнче сатасың да аласың ризыкны Америкадан. Монда бер тавык боты ашар өчен ел буе интегәсең. Шәһәрдә саттың да алдың Америка ботын. Рәхәтләнеп кимер... Болай, мәет юарга җирәнмисеңме?
Әсфәндияр. Юып караганым юк.
Сәлахетдин. Авылда мулла мәет юганда гына кирәк иңде ул. Җирәнсәң, ул эшне миңа калдыр. Мин өйрәнгән. Әз-мәз акчасы да шул үлем-җитем булганда гына килә. Казанда ясин чыкканга ике йөз сум бирәләр ди. Без монда егерме тәңкәгә эшереләбез.
Вәлиәхмәт. (Керә). Әссәләмәгаләйкүм. Нәрсә, сәдака бүлешәсезме?
Әсфәндияр. Кеше өенә рөхсәт сорап керергә кирәктер.
Вәлиәхмәт. Рөхсәт сорап нәчәлство янына гына керәләр. Түрә булырга җыенмыйсындыр ич?
Әсфәндияр. Әдәп дигән нәрсә бар. Сез бит мулла оныгы. Ул әдәпсез булмагандыр.
Вәлиәхмәт. Оһо! Бабайлар ялгышын оныклар төзәтә.
Әсфәндияр. Бабагыз ялгышканмыни?
Вәлиәхмәт. Ялгышкан. Кара мужикның аңгыра башына аң кертергә тырышкан. Шуның өчен мужиклар аны авылдан сөргәннәр. Алачыкта туган алга чыкмый. (Сәлахетдингә.) Ә син монда нишләп утырасың?
Сәлахетдин. Килдем әле менә.
Вәлиәхмәт. Йөрмә монда. Яшисен килсә, үләргә өйрән.
Сәлахетдин. Син дә мәңгелеккә килмәгән, Вәлиәхмәт. Кайттың да монда...
Вәлиәхмәт. Кайтып нишләдем? Әйтеп бетер, кайтып нишләдем?
Сәлахетдин. Авылга хуҗа булдың.
Вәлиәхмәт. Булдым. Сарык көтүе көтүчесез булмый.
Сәлахетдин. Мыскыл итмә инде ул кадәрле.
Вәлиәхмәт. Итәм. Сез мыскыл ителергә яратылган. Сез бетәргә тиеш. Бер югалган оят табылмый. Мин сезнең авылыгызга ясин чыгарга кайттым.
Сәлахетдин. Ярый, китим инде мин, кем...
Әсфәндияр. Әсфәндияр...
Сәлахетдин. Әйе, Әсфәндияр. Ә син, Вәлиәхмәт, бик азынма. Кешегә ясин чыгу җиңел нәрсә түгел ул. (Китә.)
Әсфәндияр. Нигә сез шундый усал?
Вәлиәхмәт. Усал гына түгел — явыз.
Әсфәндияр. Минем янга шуны исбатларга килдегезме? (Паузадан соң.) Нигә шулай текәлеп карап торасыз?
Вәлиәхмәт. Өйрәнәм. Мин бит психолог. Синең кем икәнлегеңне күзеңә карап беләсем килә.
Әсфәндияр. Белдегезме соң?
Вәлиәхмәт. Чамаладым. Куркак малай түгел син. Тәвәккәл күренәсең. Казаңдагылар белән ызгышырлыгың бар. Югыйсә, анда власть белән бәлеш төбен бүлә алмый интегәләр.
Әсфәндияр. Бүлешер власть монда да бар шикелле.
Вәлиәхмәт. Мондамы власть? Бер яртыга социализмны саттылар, ике яртыны куйсаң, капитализмны сатачаклар. Үз җирен сатып эчкән мужикта нинди власть...
Әсфәндияр. Ә сез?
Вәлиәхмәт. Мин власть түгел.
Әсфәндияр. Әлегә мин сездән башка властьны күргәнем юк. Мин дә бит психолог. Имам-хәзрәтләр психология фәнен белергә тиешләр. Уйлавымча, бу авылга бүген сез хуҗа.
Вәлиәхмәт. Шуннан?..
Әсфәндияр. Шуннан шул. Сездәге властьны мин алырга телим. Сез авылны бетерергә, ясин чыгарга кайткан, мин аны яшәтергә килдем.
Вәлиәхмәт. Әй, сабый, сабый... Мәеткә аспиринның файдасы юк, энекәш. Әгәр проблема ясиндә генә булса. Авылның хуҗасы мин түгел. Авылның хужасы—азгынлык, бозыклык, имансызлык. Мин шуларны күреп куанучы гына. (Ишек шакыйлар.)
Әсфәндияр. Керегез (Налимә керә. Кулында бидон).
Вәлиәхмәт. Әнә, хуҗаларның берсе.
Налимә. Нәрсә булган? Нигә ыржаясың?
Вәлиәхмәт. Прости, тётка, ыржаймыйм, яратып әйтәм.
Налимә. (Бидонын идәнгә куеп.) Кем дидең? Нинди праститутка мин сиңа, ә? Күрсәтермен мин сиңа праститутка. Авызыңа берне тондырырмын. Тешләреңне җыеп ала алмассың.
Вәлиәхмәт. Йәле, тондырып кара. (Налимә кизәнеп торып Вәлиәхмәтнең йөзенә суга. Вәлиәхмәт аптырап калган.) Нишлисең син? Нишлисен син, ә? (На-лимәнең җилкә тамырыннан эләктереп ала).
Налимә. Җибәр!.. Җибәр!..
Әсфәндияр. (Налимәне Вәлиәхмәт кулыннан аерып ала. Вәлиәхмәткә). Чыгып китегез.
Вәлиәхмәт. Вот кабәхәт, әтисе кебек кешегә суга.
Әсфәндияр. Чыгып китегез, Вәлиәхмәт Габделәхәтович. Үтенеп сорыйм.
Вәлиәхмәт. Вот кабәхәт... (дип сөйләнеп чыгып китә).
Налимә. Күрсәтермен мин сиңа праститутка. (Муенын тотып.) Буып үтерә язды, заразы.
Әсфәндияр. Башлап үзегез суктыгыз бит.
Налимә. Әйтмәсен теләсә нәрсә. Рәтле сүзе юк. Өе тулы китап. Үзе тагын мулла оныгы диләр. Вәт хәшәрәт, нәрсә ди, ә. Кеше әллә нәрсә уйлар. (Стенадагы көзге янына килеп чәчен төзәтә.) Кара син аны... (Бидонны кулына алып.) Менә Мөслимә апа аш җибәрде. (Кесәсеннән төенчек алып.) Ипие монда. Кайда икән боларның савыт-сабалары. (Шкафтан тәлинкәләр, кашыклар табып ала.) Бөтенесе бар, берсен дә алмаганнар. Самат абыйдан куркалар, бүтән булса әллә кайчан чистартып чыгарлар иде.
Әсфәндияр. Урлашалармыни авылда?
Налимә. Кайда урлашмыйлар соң. Урлыйлар да сатып эчәләр. (Тәлинкәгә аш сала-сала.) Бар, кулыңны ю. Кранда су бар. Сөлге шунда. (Кулларын юып килгән Әсфәндияргә.) Утыр, бисмиллаңны әйт тә аша. Бидонны алып чык диде Мөслимә апа (Урындык алып ишек янына барып утыра). Аша, оялма.
Әсфәндияр. (Өстәл янына утырып.) Сез кем?
Налимә. Ничек кем? Налимә.
Әсфәндияр. Мөслимә апаның кеме?
Налимә. Кеме булсын, күршесе. Аша әйдә аша, оялма. (Әсфәндиярнең ашау рәвешен күзәтеп торып.) Син чынлап та мулламы?
Әсфәндияр. Ә нигә?
Налимә. Сакалың да юк. Сакалсыз мулла булмый инде.
Әсфәндияр. Аның каравы, түбәтәем бар.
Налимә. Түбәтәйне хәзер бөтен кеше кия инде.
Әсфәндияр. Каты суктыгыз теге кешегә. Үтерүегез мөмкин.
Налимә. Үтерерсең аны.
Әсфәндияр. Өлкән кешенең йөзенә сугу кыз кешегә килешми.
Налимә. Нинди өлкән кеше. Очраганда беренче сүзе — «кайчан үләсең инде». Бөтенесе курка аңардан, мин генә курыкмыйм.
Әсфәндияр. Кыз кешегә барыбер сугышу килешми.
Налимә. Кызлар диеп торсаң монда.
Әсфәндияр. Кулыгыз да саллы ахырысы.
Налимә. Сабан туенда гер күтәрәм, кул көрәштерәм.
Әсфәндияр. Ничә яшь соң үзегезгә?
Налимә. Нигә кирәк ул сиңа?
Әсфәндияр. Болай гына. Бик яшь күренәсез.
Налимә. Кара моны. Олылар кебек сөйләшеп утырган була. Үзең әле миннән дә яшьтер. Озак ашыйсың икән син.
Әсфәндияр. Ризыкны хөрмәт итәргә кирәк.
Налимә. Озак ашапмы?
Әсфәндияр. Тиз ашасаң тәмен белеп өлгереп булмый.
Налимә. Барыбер бер корсакка керә инде ул. Сине монда Самат абый алып кайттымы?
Әсфәндияр. Юк, Путин җибәрде.
Налимә. Нәрсә-ә-ә-ә?
Әсфәндияр. Ә нигә?
Налимә. Урыс ич ул мулла җибәрергә... И-и, котыртып утырган була...
Әсфәндияр. Чынлап. Чуртыш авылы кешеләре мәчеткә йөрми икән, барып кайт әле ди.
Налимә. (Көлеп). Дурак. Миннән көлгән була.
Әсфәндияр. Чынлап менә.
Налимә. Син мәчеткә йөрттерәсеңме?
Әсфәндияр. Йөрмәсәләр, хәбәр ит, милиция җибәрттерәм, диде.
Налимә. Бик исләре китә безнең авылда милициягә. Учаскавай үзе безнең авыл малайлары белән эчеп йөри.
Әсфәндияр. Бер дә аек кеше юк мәллә районыгызда?
Налимә. Бар да инде ул. Күбесе эчә шул.
Әсфәндияр. Сез дә эчәсезме?
Налимә. Минме? Дурак. Нишләп мин эчим. Сүзеңне үлчәп сөйлә.
Әсфәндияр. «Дурак» сезнең яраткан сүзегезме әллә?
Налимә. Әйтелә инде шунда. Ачуланма тагын.
Әсфәндияр. Исемегез ничек әле?
Налимә. Ничек булсын — Налимә.
Әсфәндияр. Матур исем.
Налимә. Әти кушкан инде — Галимә, Сәлимә, Налимә... Аша инде тизрәк.
Әсфәндияр. Булды бугай бу. Рәхмәт сиңа, Налимә.
Налимә. Аминыңны тот (Әсфәндиярның эченнән генә дога укыганын дикъкать белән күзәтеп). Ә син нәрсә укыдың?
Әсфәндияр. Әлхәмделиллаһи әлләзи вә тәгамәнә, вәсаканә, вәҗәгаләнә минәлмөслимин. Биррәхмәтикә ярабби. Аллаһы әкбәр.
Налимә. Матур икән. Миңа да язып бирерсең. Ату мин битне генә сыпырып куям (Өстәлдәге табак-савытны җыештырганда Әсфәндиярның күзләрен күреп туктап кала). Нишлисең, ә? Нигә шулай карап торасың?
Әсфәндияр. Чибәр сез, Налимә.
Налимә. Алай итеп карама бүтән. Ату ашарга кертмим. (Табак-савытларны кухня ягына алып чыгып китә. Бәдретдин керә).
Бәдретдин. Әссәламегаләйкем.
Әсфәндияр. Вәгаләйкемәссәләм. Әйдә, түрдән узыгыз Бәдретдин абзый. (Бәдретдиннең кеткелдәп көлгәненә гаҗәпләнеп.) Нигә көләсез?
Бәдретдин. Түрдән уз дисең бит... (Паузадан соң.) Баш авырта, берәр нәрсәң юкмы?
Әсфәндияр. Нинди нәрсә?
Бәдретдин. Ни нәрсә дип... Зарифулла абыйның әче балы була иде. Калмады микән? Баш авырта.
Әсфәндияр. Вәлиәхмәт Габделәхәтовичта юкмыни?
Бәдретдин. Ул минем ишеләргә бирми.
Әсфәндияр. Сез кем соң?
Бәдретдин. Кем дип. Алкашлар инде без...
Налимә. (Кухня ягыннан чыга. Бәдретдинне күреп). Син монда нишләп йөрисең, алкаш? Бар. Бар-бар, йөрмә моңда. (Бәдретдинне төрткәләп чыгарып җибәрә).
Әсфәндияр. Нигә аны куасыз?
Налимә. Йөрмәсен. Ияләштермә. Куып чыгара алмассың.
Әсфәндияр. Бу бит сезнең өегез түгел.
Налимә. Булмаса тагын. Син әле аларны белеп бетермисең. Юаш булсаң, өстеңә менеп атланалар. Тьфү, заразы. Сасытып чыгып китте.
Әсфәндияр. Ул бит сездән өлкән кеше.
Налимә. Нәрсә һаман өлкән дә өлкән. Өлкән дип әллә алдына тезләнимме. Сау бул, иртәгә керермен. Нәрсә кертим?
Әсфәндияр. Ни булса да ярый.
Налимә. Мөслимә апа әйтә, муллалар бәлеш ярата ди... Ашагач укый торган доганы язып бирергә онытма (Чыгып китә).

III күренеш
Шул ук өйдә Мөслимә, Налимә, Гөлназ. Мөслимә утырып тора, кызлар өй җыештыралар.
Мөслимә. Мин чыгыйм, кызлар. Бөтен җирне әйбәтләп сөртеп чыгыгыз. Тормаган өйгә тычкан да ияләшкәндер. Исе сизелә.
Налимә. Карале, Мөслимә апа, моның өчен безгә түлиләрме соң?
Мөслимә. Кем түләсен, савабы булыр.
Налимә. Савабы дип ничә ел бушка эшләтәләр.
Мөслимә. Бушка эшләүнең нәрсә икәнен белмисез әле сез. Менә без эшләдек ул бушка. Элек тә акча түләмәделәр. Хәзер дә хезмәт хакыгыз әз булган дип пинсәне тиенләп кенә бирәләр. Өйрәнә тор, ияләшә тор бу өйгә. Бәлкем әле шуңа кияүгә дә чыгып куярсың. Өйләнмәгән ди. Төс-кыяфәте дә, Алланың биргәненә шөкер. Абыстай булып йөрерсең.
Налимә. Кит әле. Абыстай дип ул хәтле... Син кушканга гына эшлибез.
Мөслимә. Кайтып җитмәсә, ачкычын ишек өстенә куярсыз (чыгып китә).
Гөлназ. Карале, малай, урынын кызлар кебек җыештырган. Прастыйналары чиста. Казаннан алып килгәндер инде.
Налимә. Кәнишне. Монда кем әзерләп торсын аңа.
Гөлназ. Бигрәк яшь күренә, әйеме?
Налимә. Күз читләрендә җыерчыклар күренә инде, бигүк яшь түгелдер.
Гөлназ. Көләч кешеләрнең күз кырыенда җыерчыклар була, ди.
Налимә. Миннән көлгән була. Путин җибәрде ди. Шәймиев дисә, бер хәер.
Гөлназ. Шәймиев тә мулла җибәреп ятмый инде. Ул главаларны гына җибәрә. Боларның башлыгы мөфти дигән кеше.
Налимә. (Караватка авып). Шушында мулла хатыны булып ятсаң, ә.
Гөлназ. Тор, бөгәрлисен. Кайтып керсә...
Налимә. Кайтып керсә, яныма ятыр. Ят әле син дә, ике кеше сыя микән. (Гөлназны кулыннан тартып яткыра, кочаклый). Кайттыңмы, җаным бәгърем. Муллакаем.
Гөлназ. Алай көлмә мулладан, гөнаһы булыр.
Налимә. Мулладан көлгәннең гөнаһысы юк, Алладан көләргә генә ярамый.
Гөлназ. Тор әйдә, сөртеп чыгыйк. (Шулчак азан тавышы яңгырый. Кызлар сикереп торып, тәрәзәне ачып тыңлыйлар).
Налимә. Карале, җырлаган кебек...
Гөлназ. Үзе микән ул?
Налимә. Кем булсын инде тагын. (Тыңлыйлар). Кара, бер җырга охшаган бит. (Азаннан соң укылган дога аһәңенә кушылып көйли).
Гөлназ. Безнең татар теле укытучысы Зәки абый Мөхәммәт Пәйгамбәр татар булган дип әйтә иде бит, дөрестер ахры, иеме?
Налимә. Аңа бөтенесе дә татар инде. Иван Грузный гына урыс. Әйдә, киттек. Догасын укып бетергәч кайтыр.
Гөлназ. Кайтса соң...
Налимә. Әй, көтеп торган кебек. Болай да инде... Кичә ашарына керткән идем. Күзенә ялгыш караган идем, сихерле. Кочагына кергәнеңне сизми дә калырсың. Илбрүснең күзе оятсыз. Ыржаеп көлә, барыбер кызлыгыңны мин алам ди. Бирделәр ди, көтеп тор. Кагылып кына карасын, Казандагы дәү абыйның мылтыгы белән маңгаена терәп атырмын. Син беләсеңме, яратам дип миннән әйттермәкче була, үзе әйтми. Ничә кызның башына җитте инде, хайван.
Гөлназ. Җиткергәч җитәләр инде. Синең белән миңа җитмиләр бит.
Налимә. Җитмиләр дә... Кыз килеш картаеп та инде... Синеке килеп йөриме әле?
Гөлназ. Килә дә. Куркытканнар әле теге бандитлар. Безнең авыл кызы янына килеп йөрмә, үтерәбез дигәннәр.
Налимә. Вәт заразы паразитлар. Үзләре дә алмый, бүтән авылга да бирмиләр.
Гөлназ. Шундый нәрсә уйлап чыгарганнар ди. Чит авылга кияүгә чыгарга җыенсаң, башта үзебезнең авыл егете белән йоклыйсың дип әйтәләр ди.
Налимә. Сиңа әйттеләрме?
Гөлназ. Әйткәннәре юк та. Әгәр бездән качып чыксаң, иреңне имгәткәнче кыйныйбыз, инвалид ир белән яшәрсең дип әйтәләр ди... Әйдә, карават астын гына сөртәбез дә... (Карават астына иелә. Аннан гантельләр тартып чыгара). Налимә, нәрсәләр бу?
Налимә. Куй урынына, кирәк әйбердер.
Гөлназ. Гер да бар монда, Налимә.
Налимә. Йәле, Йәле... чынлап гер бит бу, ике потлы. (Күтәреп карый.) Әллә спортсмин микән? Юри генә мулла булып йөридер әле. (Әсфәндияр кайтып керә. Налимә гер күтәргән килеш тораташ булып катып, Әсфәндиярга карап тора. Аннан герне атып бәреп чыгып йөгерә. Аңа Гөлназ да иярә. Әсфәндияр гер, гантельләре карават астына урнаштыра. Сәлахетдин керә).
Сәлахетдин. Керергә ярыйдыр бит.
Әсфәндияр. Әлбәттә ярый, исәнмесез.
Сәлахетдин. Әсәләмәгаләйкем. (Утырып дога кылгач). Түбән очның Әйзенхауыры үлгән.
Әсфәндияр. Кем?
Сәлахетдин. Шундый исемле кеше инде. Кушаматы бугай инде. Исеме белән әйтүче юк. Ниндидер ярамаган нәрсә эчеп үлгән. Уксус диме шунда. Миңа килгәннәр. Мин инде синнән узып... Ю дисәң, юармын анысы.
Әсфәндияр. Эчеп үлгән дисезме?
Сәлахетдин. Шуның белән кырыла инде халык... Нәрсә әйтәсең?..
Әсфәндияр. Нәрсә әйтәмме? Мин, Сәлахетдин абзый, эчеп үлгән кешегә ясин чыкмыйм.
Сәлахетдин. Догасыз китсен дисеңме?
Әсфәндияр. Догасыз яшәгән бит.
Сәлахетдин. Догасыз дип... ул гына да гаепле түгел инде аңа. Заманасы догасыз булгач. Яши белеп яшәмәгән икән, җәзасын тегендә алыр. Ходай Үзе белер.
Әсфәндияр. Бөтен эшне Ходайга тапшырсак, без нәрсәгә кирәк соң? Без Ходай язганны халыкка җиткерүчеләр. Безнең сүзгә колак салмыйлар икән, димәк, Ходай язганга каршы бармакчылар. Мин исерткеч эчеп үлгәннәргә һәм үз-үзләренә кул салган мордарларга ясин чыкмыйм.
Сәлахетдин. Алай миһырбансыз булырга ярамый.
Әсфәндияр. Ә сез миһырбанлы яшисезме соң? Килгәнемә ике көн әллә ниләр ишетеп бетердем инде. Иң миһырбанлы затыбыз Аллаһы Тәгалә, әмма ул да тәмуглар яраткан. Кешеләр моны белергә тиеш.
Сәлахетдин. Вахабис дигәч тә алай ук булырга ярамый. Син килгән кеше. Без монда бергә яшәгән. Яманы да яхшысы да үзебезнеке. Тормыш син дигәнчә генә бармый инде ул.
Әсфәндияр. Мин дигәнчә түгел, Ходай кушканча барырга тиеш.
Сәлахетдин. Ходае да инде аның ияләшкәндер. Карап тора бит... Алайса үзем юып, үзем озатам инде.
Әсфәндияр. Карагыз үзегезгә. Әмма минем фатихам юк. Исәннәр гыйбрәт алып, нәтиҗә ясасыннар.
Сәлахетдин. Ясамый, улым, ясамый. Берәүсе эчеп үлә, икенчесе шуның мәете өстенә эчеп килә.
Әсфәндияр. Сез үзегез дәме?
Сәлахетдин. Син, малай, алай итеп сөйләшмә. Уйлаганыңның һәрберсен кычкырып әйтү егетлек түгел. Мин эчәм икән, бисмилла әйтми генә эчәм. Шуны да бел: беркайчан да исергәнче эчкәнем юк. Рәнҗеттең, энем.
Әсфәндияр. Гафу итегез. Мин сезне рәнҗетергә теләмәдем.
Сәлахетдин. Теләмибез дә бит... (Лемур белән Әмир керәләр.)
Лемур. Керергә ярыйдыр бит.
Әсфәндияр. Рәхим итегез.
Сәлахетдин. (Әсфәндиярга.) Алайса, синең рөхсәтең белән озатам...
Лемур. Кемне озатасың, Сәлахетдин абый?
Сәлахетдин. Ишеткәнсеңдер, Әйзенхауыр үлгән.
Лемур. Нигә син йөрисең анда? Син хәзер мулла түгел инде.
Әсфәндияр. Барыгыз, Сәлахетдин абзый. (Сәлахетдин чыгып киткәч.) Рәхим итегез, узыгыз. Тик татар өенә аяк киемнәрен салып керәләр. (Лемур ишек янына барып аяк киемен сала).
Әмир. Панимаешь, миңа аякны, фуражканы салу не положено. И минем ботинкалар чиста да. Младший лейтенант Хабриев. Участковый.
Әсфәндияр. Бик яхшы, утырыгыз. Әсфәндияр Әхмәтҗанов.
Лемур. Үзидарә Председателе Лемур Сафиуллин. Үзегез килмәгәч менә үзем килдем.
Әсфәндияр. Лемур дидегезме?
Лемур. Лемур. Ә нигә?
Әсфәндияр. Маймыл исеме түгелме соң ул?
Әмир. (Шаркылдап көлеп.) Точно! Так... (Өй эченә күз йөртеп чыгып.) Документлар бардыр иңде сезнең?
Лемур. Әйттем бит инде, Самат Закирович алып кайтты.
Әмир. Самат Закирович понятно. Но документлар булырга тиеш. Положено. О назначении муллой, например.
Лемур. Туктале, Әмир. Әйтеп торалар бит сиңа.
Әмир. Падажди, падажди, Лемур.
Әсфәндияр. Ызгышып китмәгез тагын. Икегез дә салып алган.
Әмир. (Паузадан соң.) М-да... Значит так... Значит документлар в порядке. Яхшы. А то монда кайталар разный шантрапа. Кайсы законный переселенес, кайсы незаконный переселенес. Разбирайся тут... Кайсы үлгән черт знает што эчеп. За всех отвечай... (Лемурга.) Мин сиңа точно әйтәм, хатыны гаепле монда. Ул белгән что муж будет искать. Специально уксусны аракы бутылкасына салып куйган. Айзынхауыру что? Тапкан и эчкән и вообще. Из-за бабы пьют мужики.
Әсфәндияр. Ә сез ни өчен эчәсез? Вәлиәхмәт Габделәхәтович сыйлагангамы?
Әмир. Какой Валиахмат?
Әсфәндияр. Сезнең кебекләр өчен кибет тота бит. Көне-төне аракы сата.
Лемур. Аның рөхсәте бар кибет тотарга.
Әсфәндияр. Сезгә барысы да законно. Закон нигезендә эчәсез.
Лемур. Ты не очень то выступай, братан.
Әсфәндияр. Я вам не братан. Зарубите на носу.
Лемур. (Урыныннан торып.) Киттек, Әмир.
Әмир. Че ты?
Лемур. Киттек дим.
Әмир. Че ты? Куда ашыгасың. Ну подох и подох ваш Айзанхауыр. Туда и ему дорога. (Әсфәндиярга.) Значит, не братан. Давай, давай наводи монда порядок. Лемур — маймыл значит? Обизияна. (Шаркылдап көлә.) Че ты тут, Лемур, будь хозяином. Досиделся, понимаешь.
Лемур. Әмир, кит-те-ек...
Әмир. Ярый, ярый... значит документлар порядкада? Пашли, значит. (Чыгып китә).
Лемур (чыга-чыга.) Ачуланмагыз. Гафу итегез. (Чыгып китә).

IV күренеш
Җәйге төн. Әсфәндияр капка төбендәге утыргычта дөнья тыңлап утыра. Кайдадыр адашып калган сарык бәрәне кычкыра, кайдадыр эт өреп куя. Кайдадыр транзистор акырталар. Мәче башлы ябалакның чиылдап алганы да ишетелә. Ут яктысы урамга төшкән. Урамнан узучыларга Әсфәндияр күренми дә диярлек. Урамнан өч-дүрт малайны Мөслимә куып алып кайтып бара.
Мөслимә. Шушы вакытка хәтле йөрмәсәгез, дуңгызлар. Иртән уятып булмый. (Малайлар көлешкәч.) Ермагыз авызыгызны. Кайттылар да монда Казаннарыннан. Дуңгыз көтүчесе ясап бетерделәр әниләреннән. Вилдан! Куда пайдуш! Өйгә кайт.
Вилдан. Ну, бабушка...
Мөслимә. Бирермен мин сиңа бабушка. Ристан.
Вилдан. Дау ани, рано еще...
Мөслимә. Бирермен мин сиңа раныңны. (Илдарга) Син зур бит инде, нигә ияртеп чыгып китәсең. Син хуҗа бит, алар — кунак.
Вилдан. Мы тоже хуҗа. Синең внуки.
Мөслимә. Күрсәтермен внукиеңны. Мулла абыегызга әйтермен дә...
Вилдан. Ул нишләтә, дау ани?
Мөслимә. Нишләтергә белер. Чөкиләрегезне кисәр.
Вилдан. Нәрсә ул чөки?
Мөслимә. Атла аягыңны. Кяфыр булып беттеләр. Илтәм дә бирәм әниегезгә.
Илдария. Илтмә, бабушка. Илтмә, дау ани. (Мөслимәнең кайсы кулына, кайсы итәгенә асылынып чыгып китәләр. Вәлиәхмәт белән Бәдретдин узып бара).
Бәдретдин. Вәлиәхмәт, салып бир инде бераз гына.
Вәлиәхмәт. Вәлиәхмәт түгел. Иләктән чиләкне, бизәктән тизәкне аерырга өйрән.
Бәдретдин. Вәлиәхмәт Габделәхәтович, салып бир бераз гына.
Вәлиәхмәт. Әле яңа гына эчтең.
Бәдретдин. Әз саласың бит, тел очына да йокмый.
Вәлиәхмәт. Тезләнеп сора. Тормыш ул Сабан туе, Бәрттин. Кемдер көрәшә, кемдер чүлмәк вата, кемдер шуларны күреп кызык таба.
Бәдретдин (Вәлиәхмәт алдына тезләнеп). Әз генә салып бир. Үләм бит. (Вәлиәхмәт кесәсеннән шешә белән стакан алып, стакан төбенә аракы сала).
Вәлиәхмәт. Мә, лыкын. Үләр өчен егетлек кирәкми, үлә белеп үләргә егетлек кирәк.
Бәдретдин. Әз бит бу. Өстә иңде бераз.
Вәлиәхмәт. Нәфес нәфислекнең дошманы, Бәрттин (Берничә тамчы аракы өсти. Бәрттин тәмләп эчә. Вәлиәхмәт шешә белән стаканны кесәләренә тыгып куя).
Бәдретдин. Рәхмәт, Вәлиәхмәт. Әзрәк булды инде...
Вәлиәхмәт. Исерәсең килсә, аракы эчмә, гашыйк бул. Иртүк өйгә килеп керәсе булма, ботыңны сугып сындырырмын. Теге ташны күрәсеңме? Тәгәрәтеп китер шуны. (Бәрттин тәгәрәтеп китергән ташка утырып.) Җырла. «Герман көе»н.
Бәдретдин. Әз генә салып бир.
Вәлиәхмәт. Җырла. Күп итеп салырман.
Бәдретдин (Шактый ук моңлы тавыш белән җырлый).
Атландым атның биленә,
Китттем Герман иленә:
Герман җире яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Без урамнан үткән чакта
Күтәрелде тузаннар;
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар.
Вәлиәхмәт. Җырла, ник туктадың?
Бәдретдин.
Атландым атның биленә,
Китттем Герман иленә:
Герман җире яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Вәлиәхмәт. Син, бөҗәк, бу тавыш белән театрда җырларга тиеш идең. Син шуны әрәм итеп... Мә эч, тыгын. (Аракы салып бирә.) Бабаң — кабәхәт, атаң — хәшәрәт, үзең — тизәк. (Бәдретдинне тибеп ега. Әсфәндияр түзми, торып болар янына килә).
Әсфәндияр. Нишлисез сез?
Вәлиәхмәт: Ә-ә-ә, сез мондамыни? Өр шуңа эт булып, Бәрттин.
Әсфәндияр (Үзенә өргән Бәдретдинне торгызып, өстен каккалый). Бар, абзый, кайтып йокла.
Вәлиәхмәт. Өстен кагасыз, ә? Җирәнмисез.
Әсфәндияр. Ул җирәнгеч, ә сез аңардан да җирәнгечрәк.
Вәлиәхмәт. Сүзеңне үлчәп сөйлә. Телеңне тешләвен бар. Син акыллы булсаң, тизәктән бизәк ясарга алынма.
Әсфәндияр. Кеше тизәк түгел.
Вәлиәхмәт. Бу авылда кешеләр яшәми.
Әсфәндияр. Бәлки сезнең бабагыз да сезнең кебегрәк булгандыр. Шуңа куганнардыр.
Вәлиәхмәт. Әй, син!.. (Сугарга кизәнә. Әсфәндияр аның кулын тотып ала. Вәлиәхмәт Әсфәндияр кулының көчле икәнен сизеп, каратэ алымын куллана, ләкин үзе сырты белән килеп төшә. Сүзсез генә күтәрелә. Әсфәндиярга карап тора да китеп бара. Әсфәндияр ташны күтәреп алып юл өстеннән читкә алып куя да урынына барып утыра. Налимә белән Гөлназ үтеп бара.)
Налимә. Вәт заразы, тәки бәйләнә бит. Син мулла өенә кереп йөрисең икән ди. Керсә, аның ни эше бар, хайван. Бик исе китте ди ул мулланың безнең ишеләргә. Кичә миңа әйтә, үзең шундый чибәр, шундый сылу, ямьсез сүзләр кушып сөйләшмә ди. Дурак дигәнне дә ошатмаган, заразы дигәне дә ярамый. Ул Илбрүскә заразы дими ни дисең инде.
Гөлназ. Өендә берүзе ничек утыра икән. Клубка барырга ярамыйдыр инде аларга, иеме? Тәрәзәсеннән карыйк, нишли икән.
Налимә. Китәле, егетләр тәрәзәсеннән карап йөрергә теге...
Гөлназ. Нинди егет булсын, мулла ич ул.
Налимә. И, дурак. Муллаларның да егетләре була инде.
Гөлназ. Тот та алайса кияүгә чык шуңа.
Налимә. Кит әле, нишләсен ул минем белән. Укып та булмады, Казанга китеп тә булмады. Шул Илбрүсләр кала инде. Ярый ла синең егетең бер.
Гөлназ. Килмәде бит әле бүген.
Налимә. Әйдә, чыннан да карыйк әле, нишләп утыра икән. (Әсфәндияр яшәгән өйнең капкасына таба атлыйлар. Налимә Әсфәндиярны күреп алып.) Бәтәч! (Баскан җиреннән катып кала).
Әсфәндияр. Хәерле кич, кызлар. (Китәргә борылган кызларга.) Качмагыз инде. (Туктап калган кызлар янына килеп.) Менә сезнең тавышны ишеттем дә чыктым әле.
Налимә. Нәрсә сөйләшкәнне дә ишеттеңме?
Әсфәндияр. Нәрсә турында сөйләштегез сон? Кызларның сүзе серле була бит ул... Төнлә авылыгыз бигрәк матур.
Налимә. Авылыгыз ди. Авылыбыз диген. Хәзер синең дә авыл инде ул.
Әсфәндияр. Әйе шул. Бигрәк матур.
Налимә. Нәрсәсе матур инде.
Әсфәндияр. Мин кичә сандугач сайраганны тыңладым.
Налимә. Таңнан уяныпмы?
Әсфәндияр. Гөлназ нигә сөйләшми?
Налимә. Аның йөргән егете бар, ярамый.
Әсфәндияр. Сезнең юкмы?
Налимә. Юк шул әле әлегә. Киттек, Гөлназ.
Әсфәндияр. Ашыкмагыз инде. Минем үземә генә күңелсез.
Налимә. Күңелсез дип. Клубка барырга кирәк.
Әсфәндияр. Анда күңеллеме?
Налимә. Күңелле дип... Селкенәбез дә таралабыз инде. Җыен бала-чага белән.
Әсфәндияр. Егетләр юкмыни?
Налимә. Аларнын егетлекләре. Киттек, Гөлназ.
Әсфәндияр. Гөлназның китәсе килми. Сез тарткалыйсыз.
Налимә. Кем тарткалый, калсын.
Гөлназ. Үзең кал, ярыймы. (Китеп бара).
Әсфәндияр. Сез кайтмагыз инде. Бераз утырыйк.
Налимә. Нишләп?
Әсфәндияр. Тыңлап.
Налимә. Нәрсәне?
Әсфәндияр. Дөньяны.
Налимә. Һе... Кызык икәнсең син... Мин өйрәндем теге доганы.
Әсфәндияр. Сез җырлый беләсезме?
Налимә. Юк. Мин тыңларга гына яратам. Минем дәү әтием матур җырлый, әнием дә. Минем колакка аю баскан. Мин синең җырлаганыңны гел тыңлыйм.
Әсфәндияр. Кайчан?
Налимә. Мәчеттәге радиодан.
Әсфәндияр. Җыр түгел бит ул. Азан.
Налимә. Җыр кебек инде. Мөслимә апа әйтә, сиңа егерме ике яшь ди.
Әсфәндияр. Дөрес әйтә. Сезгә ничә?
Налимә. Егерме тула көзгә. (Урамнан үтеп барган Эльбрус Налимәнең кулыннан эләктереп ала да сөйрәп алып чыгып китә. Анда кычкырышкан тавышлар, Налимәнең чырылдап кычкырганы ишетелә. Әсфәндияр йөгереп чыгып китә. Налимәне күтәреп алып керә.)
Әсфәндияр. Налимә, Налимә!.. (Налимә дәшә алмый. Сыны каткан.) Налимә... (Налимәне кочагына алып.) Йә, йә... Тынычлан...
Налимә (телгә килеп). Эчемә сукты, заразы.
Әсфәндияр. Әйтмәгез, әйтмә андый сүзне.
Налимә. Авырта.
Әсфәндияр. Районга шалтыратыйк.
Налимә. Кирәкми. (Сулкылдап.) Син мине кыйнаттырма, ярыймы. (Әсфәндиярның кочагына сыенып.) Кыйнаттырма. Син көчле бит. Син спартсмен бит.
Әсфәндияр. Йә, йә, тынычлан, тынычлан...
Налимә. Син минем абыем бул, абыйлыларга тимиләр.
Әсфәндияр. Ярый, ярый, тынычлан.
Мөслимә. (Кереп) Ни булды монда?
Налимә. Мөслимә апа, минем эчемә суктылар.
Мөслимә. И Ходаем! Кайсысы инде тагын?
Налимә. Илбрүс.
Мөслимә. Хәерсез. Бер ел да юк бит төрмәдән чыкканына. Әйдә, кайтабыз.
Налимә. Йөри алмыйм, Мөслимә апа, авырта.
Мөслимә. Милитсия чакырырга кирәк мөртәткә.
Налимә. Кирәкми, кирәкми.
Мөслимә. Кирәкми димә. Үтереп ташлар.
Налимә. Кирәкми, кирәкми. Хәзер, бетә авыртуы, туктый.

V күренеш
Әсфәндияр яшәгән йортның өй эче. Краватыңда чишенмәгән килеш Әсфәндияр ята. Самат кергәнне күреп торып утыра.
Самат. Нәрсә, эш беттемени, хәзрәт?
Әсфәндияр. Әссәламәгаләйкүм, Самат абый.
Самат. Сәлам, сәлам. (Кул бирешеп күрешкәч.) Нәрсә, кәеф юграк мәллә?
Әсфәндияр. Болай гына...
Самат. Болай гына булса ярый. Ияләшеп беттеңме инде?
Әсфәндияр. Мондыйга ияләшеп булмый. Ияләшергә Ходай язмасын.
Самат. Шулайдыр. Сәлахетдин абыйны утыртып кайттым. Мактый үзеңне. Халыкны клубка җыеп вәгазь укыгансың. Мәчеткә җыярга иде.
Әсфәндияр. Мәчет клуб түгел бит.
Самат. Вакыты-вакыты белән клуб булса да ярый. Ияләшсеннәр, үз итсеннәр.
Әсфәндияр. Юк, йөрмиләр. Берничә малай-шалай кызык итеп килгәли.
Самат. Бик әйбәт. Башта кызык итеп килсеннәр. Аннан инде... Тормыш яклары ничек, җайлымы?
Әсфәндияр. Мөслимә апа үз баласы кебек карый.
Самат. Өйләнеп җибәр. Күзең төшкән кыз юкмы соң әле?
Әсфәндияр. Бөтен авылларда да шулай микән, Самат абый? Монда бит... Болай булмый бит. Яшәү түгел бит бу.
Самат. Без мактап язган авыл юк ул бүген.
Әсфәндияр. Мин авылның элеккесен дә, хәзергесен дә белмим. Элеккесен мактыйлар, ләкин ун-унбиш ел эчендә генә кешеләр болай үзгәрә алмый.
Самат. Азыныр өчен кешегә күп вакыт кирәкми.
Әсфәндияр. Хайван хәленә төшкән Бәдретдин, ерткыч җанварга әверелгән Вәлиәхмәт абыйлар...
Самат. Мин сиңа тагын өсти алам... Моннан егерме чакырымдагы татар авылында фәхишә. Акчага... Бөтен авыл белә. Йөриләр.
Әсфәндияр. Алып китегез мине моннан...
Самат. Йә, йә. Теге эчеп үлгәннең җеназасына бармый дөрес эшләгәнсең. Киләчәктә дә йөрмә. Тик кисәтеп куй, ни өчен бармаганыңны ачык белсеннәр. Кунакка чакырсалар, бар... Аракылысына барма. Әйдә, мәчетне карап кайтыйк. Намаз вакыты да җитә.
Чыгып китәләр. Тастымалга төрелгән ризыклар күтәреп Мөслимә белән Налимә керәләр.
Мөслимә. Гел ташып ашатып булмас. Газлары, сулары бар. Шушында гына әзерлик. Минем балалар белән вакытым юк, сиңа кала инде.
Налимә. Мин оялам, Мөслимә апа.
Мөслимә. Нидән? Кемнән?
Налимә. Әлләни уйлавы бар. Нигә бу гел монда чуалана дип...
Мөслимә. Уйласа тагын. Ипләбрәк карасын. Карамаслык түгел. Менә күлмәк киеп, яулык бәйләгәч тагын да чибәрләнеп киттең. Яшең унбиштә түгел, вакытында оя кормасаң, йөрерсең карт кыз булып. Үзе өчен саклап калган ул сине. Кара син явызны. Теге Илбрүсне әйтәм. Хатын-кызның эченә сугарга ярыймы соң. Бала ярала торган урын бит ул. Аныкы шикелле аракы тутыра торган корсак түгел. Оялма, син үз эшеңне эшлә. Караса карый, карамаса, аның эше. Ошатасыңдыр бит үзен.
Налимә. Ошый инде, ничек ошамасын.
Мөслимә. Бик әйбәт. Мәхәббәт ул ошаудан башлана. Син егерме яшеңә җитеп мәхәббәтнең ни икәнен дә белмисен. Мин аны унҗиде яшемдә татыдым... Киттем. Оялма. (Чыгып китә. Налимә урын-җирләрне рәтли. Әсфәндиярның мендәрен иснәп-иснәп карый. Азан тавышын ишетеп, Әсфәндиярның намазлыгын ала, идәнгә җәеп шунда чүгәли дә Әсфәндияр язып биргән доганы укый).
Налимә. Әлхәмдлиллаһи әлләзи вә тәганәмә, вәсаканә, вәҗәгаләнә минәл мөслимин. Бирәхмәтикә ярабби. Аллаһы әкбәр. (Намазлык өстендә бер иелеп бер торып һаман шул доганы укый. Азан тавышы туктагач, намазлыкны җыеп куя да, көйли-көйли табын әзерли.)
Китәм дисең, китәм дисең,
Китәм дисең — кайларга шул?
Ниләргә сабыр итмисең
Тагын бер-ике айларга?
Китәм дисен, китәм дисең
Китәм дисең күпкәме?
Әллә айга, әллә елга,
Әллә мәңгелеккәме?
Китәм дисең, китәм дисең...
Лемур белән Әмир керәләр.
Лемур. (Налимәгә) Син нишлисең монда?
Налимә. Исәнмесез. Мөслимә апа ашатырга кушты.
Лемур. Самат абый кайда?
Налимә. Әсфәндияр белән мәчеткә кереп баралар иде. Ишетмәдегезмени дога укыганнарын.
Лемур. Нишлибез, Әмир? Шунда керәбезме?
Әмир. Чыгарлар әле.
Лемур. Чыгарлар әле димә, Самат абый бит ул.
Әмир. Беләм инде, беләм. Крутойларны синнән күбрәк күргән.
Лемур. Самат абый крутой түгел. Ул — бизнесмен.
Әмир. Бизнесменнарын да күргән.
Лемур. Син күргәннәр бит ул вак-төяк. Моны Казанда да беләләр. Телевизорда күрсәттеләр.
Әмир. Ну и што.
Лемур. Әй-й-й. Ну и што дип торма иңде. Шулар тирәсендә ялманып йөрисең.
Әмир. Но-но-но. Син ялмаймыйсың что ли?
Лемур. Шулай иңде, акчаң булмаса ялманасың инде.
Әмир. Син аңардан иномарка машина сора. Үзидарәнең авторитетын күтәрергә диген. Сорап барасың, панимаешь, районга берәр нәрсә иномаркага утырып... Главаның күзе акая.
Лемур. Әйдә, керик мәчеткә.
Әмир. Анда керсәк опять ботинка салдыралар. Ә минем носкиның үкчәсе тишек.
Лемур (көлеп). Син Самат абыйдан носки сора.
Әмир. Син над милицией көлмә. Без булмасак, сине өч көн дә тотмыйлар. Понял? Яшисең монда, панимаешь, суслик кебек. Кругом безобразие.
Лемур. Безобразиене син карыйсың инде.
Әмир. Карыйм мин Малаевка Маринасы белән кайсы посадкага кереп киткәнеңне.
Лемур. Тавышланма инде.
Әмир. Вот и тавышланма. (Самат белән Әсфәндияр кайталар).
Лемур. Исәнмесез, Самат Закирович. Машинагызны күрдек тә. (Әмиргә күрсәтеп). Бу...
Самат. Беләм. Хәлләр ничек соң, иптәш лейтенант? Тәртипме?
Әмир. Так точно, товарищ...
Самат. Ефрейтор. Армиядә мин ефрейтор идем. Нигә ишек төбендә торасыз, түргә узыгыз. (Лемур белән Әмир аяк киемнәрен тиз-тиз генә салып түргә узалар).
Самат (урындыклар биреп). Утырыгыз. (Налимә кухнядан поднос белән чәй күтәреп чыгып өстәлгә куя да яңадан кереп китә. Самат аны күзе белән озатып калып, Әсфәндиярга карый).
Әсфәндияр. Күрше кызы ул.
Самат. Их күрше кызлары — йөрәгемнең сызлавы. (Әмир белән Лемурга.) Ничек соң, егетләр?
Лемур. Яхшы, Самат Закирович. Менә күперебез җимерелде әле.
Самат. Акча кирәкме?
Лемур. Кирәк инде.
Самат. Мәчеткә йөрисезме?
Лемур. Мәчеткә? Мәчет дәүләттән аерым бит, Самат Закирович.
Самат. Син нәрсә, дәүләт булдыңмыни?
Лемур. Эш шундый бит инде безнең.
Самат. Нинди эш?
Лемур. Нинди эш дип. Вакыт та җитми.
Самат. Кая куясыз соң ул вакытны?
Лемур. Табыла инде эш.
Самат. Шулайдыр. Мәчеткә эшлексезләр генә йөридер. Менә син дәүләт инде, Лемур энекәш. Әйт әле син, дәүләттән ни өчен акча аласың? Ә сиңа ни өчен түлиләр, иптәш лейтенант?
Әмир. Мы выполняем то, что предписано.
Самат. Татарча белмисеңмени?
Әмир. Беләм.
Самат. Белгәч, нигә азапланасың? (Лемурга). Авылдагы тәртиптән син канәгатьме?
Лемур. Ә нәрсә, Самат Закирович?
Самат. Канәгатьме дип кенә сорыйм.
Лемур. Яшибез.
Самат. (Әмиргә) Ә син?
Әмир. Нормальне.
Мөслимә (ашыгып кереп). Әсфәндияр, кил әле. (Әсфәндиярның колагына пышылдый).
Самат. Исәнме, Мөслимә апа. Нәрсә аңда серләшәсез?
Әсфәндияр. Бәдретдин абый үлгән. Асылынып.
Пәрдә

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
VI — күренеш
Мәчет эче. Ахшам вакыты. Әсфәндияр белән Сәлахетдин намаз укыйлар. Илдар, Вилдан, Илдария йөгереп кереп, алар янына чүгәлиләр. Өлкәннәр эшләгәнне кабатлыйлар. Үзара төртешеп алырга да өлгерәләр.
Сәлахетдин (намаз төгәлләнгәч). Ярый, мин ашыгыйм әле, малайлар кайтабыз дигәннәрие. Сау булып тор. (Чыгып китә).
Әсфәндияр (балаларга). Ә сез нихәл? Нигә соңга калдыгыз?
Илдария. Илдар аягын юмады.
Илдар. Юмадымы, юмадымы? Менә кара.
Илдария. Дәү әни ачулангач юдың. Грязными ногами мәчет нельзя. Әйе бит, Әсфәндияр абый?
Әсфәндияр. Әйе, мәчеткә чиста тән, чиста күңел белән керергә кирәк. Кичә өйрәткәннәрне онытмадыгызмы?
Вилдан. Мин беләм. Лә илахы иллә аллахы.
Әсфәндияр. Әйе, Лә илаһә иллә Аллаһ. Мөхәммәт рәсүлүллаһ. Алладан башка Алла юк. Ә Мөхәммәт галәйһиссәләм аның илчесе. Оныт­магыз, кем дә кем мин Алла дип мактана икән, ул ялганчы. Алладан башка Аллаһ юк. Аннан инде сезнең әниләрегез, әтиләрегез, әби-бабаларыгыз...
Илдария. Вилдан намаз укыганда бисмилла, бисмилла дип кенә торды. Мин Аллакбәр, Аллакбәр дип укыдым. Илдар дөрес укымый бит, әйеме?
Вилдан. Тик тор диләр сиңа, дура.
Әсфәндияр. Нигә алай дип әйтәсең сеңлеңә.
Вилдан. Че она хатын кыз башы белән. (Илдариягә.) Тебе вообще мәчеткә керергә ярамый, белдеңме? Бабам мәчеткә керергә ярамый, әйе бит, Әсфәндияр абый?
Әсфәндияр. Нигә ярамасын.
Илдар. Минем әти әнигә әйтә. Син минем кабыргадан яралган ди. Ачуымны китерсәң, кире тыктым куйдым булыр урынына ди. Ходай сезне мәчеткә кертергә дә кушмаган ди.
Әсфәндияр. Әтиләр дә кайвакыт ялгыша. Барыгыз, икенче килгәндә бүтән малайларны алып килегез. Футбол уйнарбыз.
Вилдан. Мәчеттә что ли?
Әсфәндияр. Мәчет янында нинди матур урын бар. Ярый барыгыз.
Илдар. Сау булыгыз, Әсфәндияр абый.
Илдария. Сау булыгыз, Әсфәндияр абый.
Вилдан. Сау булыгыз, Әсфәндияр абый.
Әсфәндияр (Лемур кергәнне күреп, елмаеп). Намазга соңга калдыгыз.
Лемур. Син инде мине ачуланма. Булмый миннән. Ну картларны китерәм. Кәлимулла абыйга да әйттем. Хәлиулла абыйга да әйттем. Әгәр мәчеткә йөр-мәсәгез, миңа йомыш белән килмәгез дидем. Телгә остарып беттеләр. Синең нигә кирәгең бар. Зирна бирмисең, салам бирмисең диләр. Ә Самат абый мине тәнкыйтьли. Нишләтә алам мин аларны.
Әсфәндияр. Мәчеткә куып китермиләр.
Лемур. Килмәгәч куасың инде. Самат абый әйтте бит.
Әсфәндияр. Самат Закирович куып китерергә кушмады.
Лемур. Нишләтим мин аларны тагын. Тагын бер-ике картка әйтеп карармын.
Әсфәндияр. Кирәкми, йөрмәгез. Йа, Хода, кешеләр...
Лемур. Кешеләр шул. Йөзәр грамм салып бирәләр дисәң, киләләр. Белмим, Кая барадыр дөньясы. Син миннән көләсең, исемемне маймыл исеме дисең. Бәлкем шулайдыр. Анысында минем гаебем юк. Бүгенге эшемнең рәте-чираты булмаганга да гаебем зур түгел. Җитешмәгән якларым бардыр, гаебем юк. Кем мин авылда? Нишли алам мин хәерче авылда? Бетәргә хөкем ителгән авылда нишли алам? Власть диләр. Кайда ул власть? Ярдәме тимәгән властьне кем санга суксын. Син мине бик ачуланма инде, хәзрәт. Син килгәч ничектер ни булды әле. Үземнең кирәгемне сизә башладым кебек. Кыен, бик кыен.
Әсфәндияр. Бергәләп тырышыйк.
Лемур. Әйе, әлбәттә. Рәхмәт сиңа. Вәлиәхмәт абыйга да әйттем, төнлә аракы саттырма кибетеңдә, дидем. Вон отсюда, ди. Мин нинди власть шуңа көчем җитмәгәч...
Вәлиәхмәт. (Керә) Керергә ярыйдыр бит.
Әсфәндияр. Әлбәттә.
Вәлиәхмәт. Ә син монда нишләп йөрисен, муниципаль берәмлек?
Лемур. Исәнмесез, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Вәлиәхмәт. Исән. Бар, йөрмә буталып эшләгән кешеләр арасында (Лемур чыгып киткәч бусагага утыра да Әсфәндиярга карап тора. Шактый озак паузадан сон.) Нихәл.
Әсфәндияр. Сезнекеннән яхшырак.
Вәлиәхмәт. Нәрсә, минем хәлем начармыни?
Әсфәндияр. Бәдретдин абый юк бит.
Вәлиәхмәт (сикереп тора да яңадан утыра). Ызгышырга килмәдем.
Әсфәндияр. Безнең ызгышканыбыз юк шикелле.
Вәлиәхмәт. Шулайдыр. (Паузадан соң.) Дөрес эшләде Бәрттин. Аңарга бүтән төрле үлем килешми дә иде. Табигать законы — көз артыннан кыш килә. Хайванның кешегә әйләнгәнен күргәнем юк, кешенең хайванга әверелгәнен күреп торабыз.
Әсфәндияр. Кем турында әйтәсез?
Вәлиәхмәт. Мин хайван түгел, мин — җанвар. Ерткыч җанвар. Хайваннарны ашаучы җанвар...
Әсфәндияр (паузадан соң). Түргә узыгыз. Олы кешегә бусагада утыру килешми.
Вәлиәхмәт. Мәчеттә минем урыным бусагада. Мәчет минем өчен изге йорт. Сезгә генә ул — балаган.
Әсфәндияр. Абзый кеше, ызгышырга килмәдем дидегез. Әйдә, берберебезне мыскыл итми генә сөйләшик. Күреп торам бит: күңелегезне бушатырга килгәнсез.
Вәлиәхмәт. Шулай ук күренеп торамыни?
Әсфәндияр. Тора. Җаныгыз бәргәләнә.
Вәлиәхмәт (кычкырып). Юк! Юк ул миндә җан. Җансыз бәндә мин. Җансыз җан иясе. Җан дигән нәрсә күптән инде адәм балаларын ташлап качты. Кешеләр Газраилнең килгәнен көтмичә үк җан бирәләр. Җаннарын саталар. Бәрттин дөрес эшләде. Нигә ул ит гәүдәне күтәреп йөрергә. Ә мин куркак. Бәрттин эшләгән егетлекне эшли алмыйм.
Әсфәндияр. Үз гомереңне үзең кисү-егетлек түгел. Ходай биргән гомерне Ходай Үзе генә ала.
Вәлиәхмәт. Син миңа икенең ике икәнен исбатлама.
Әсфәндияр. Үзегез белмәгәч исбатларга туры килә.
Вәлиәхмәт. Беләм мин. Аңлый гына алмыйм. Күңелсез миңа, шуны беләсеңме? Шушы авылның кешеләренә ясин чыгарга кайттым. Ә үземнең яшисем килми башлады. Йә, әйт, нишләргә миңа?
Әсфәндияр. Иманга кайтыгыз.
Вәлиәхмәт. Иман? Нинди иман?
Әсфәндияр. Ә сез аның нинди икәнен беләсез.
Вәлиәхмәт (паузадан соң). Йә, килдем ди иманга. Шуннан ни?
Әсфәндияр. Шуннан шул.
Вәлиәхмәт. Карале, егетем, кит син бу авылдан.
Әсфәндияр. Нигә?
Вәлиәхмәт. Кит. Кит яхшы чакта.
Әсфәндияр. Китмәсәм?
Вәлиәхмәт. Куркытырга җыенмыйм. Ялынып сорыйм. Минем үз гомеремдә берәүгә дә ялынганым булмады. Сиңа ялынам. Кит син. Беләсеңме, мин көзге яратмыйм. Көзгегә карасам, андагы кыяфәтемә төкерәсем килә. Син минем көзгем ахрысы. Ул көзгене ватасым килми. Чөнки аның гаебе юк. Югалтасым гына килә. Кит син бу каһәр төшкән авылдан. Комачаулама миңа ясин чыгарга... (Туктап кала.)
Әсфәндияр. Нигә туктадыгыз? Әйтеп бетерегез.
Вәлиәхмәт. Мин әйтәсен әйттем.
Әсфәндияр. Юк, әйтеп бетермәдегез. Сез монда аны әйтергә килмәдегез. Сез бушанырга килдегез.
Вәлиәхмәт. Нинди бушану?
Әсфәндияр. Күңелегездәге авыр йөкне бушатырга килдегез.
Вәлиәхмәт (кычкырып көлә). Бала-чага... Нинди бушану... Андагы пычракны бушатып бетереп булмый.
Әсфәндияр. Ә сез тырышыгыз. Мин мәчетне чистарынган Вәлиәхмәт хәзрәткә калдырып китим. Авыл шаккатсын.
Вәлиәхмәт. Мондагы бәндәләргә ыштаның салып артыңны күрсәтсәң дә шаккатмыйлар. Ияләшкәннәр. Үзләрендә бар нәрсәне телевизордан күреп рәхәтләнеп утыралар.
Әсфәндияр. Вәлиәхмәт Габделәхәтович, муллалар вәгазь укырга яраталар. Алып ташлагыз күңелегездән үчне. Үч саклау кешене харап итә. Бабагызны кууда, мәчет манарасын кисүдә бүгенге авыл халкының гаебе юк. Кешеләр язмышы белән хакимнәр уйный.
Вәлиәхмәт. Тәкъдирне ягъни язмышны Ходай яза.
Әсфәндияр. Язганны укый да белергә кирәк. Күзе сукырайган кешеләрдән нигә үч алырга.
Вәлиәхмәт (кинәт урыныннан торып чыгып китә). Сау бул.
Әсфәндияр. Вәлиәхмәт абый, минем сезгә үтенечем бар.
Вәлиәхмәт. Үтенеч.
Әсфәндияр. Ябыгыз аракы сата торган кибетегезне. Һич югында төнлә сатмасыннар.
Вәлиәхмәт. Эчсеннәр. Бетсеннәр.
Әсфәндияр. Үтенеп сорыйм.
Вәлиәхмәт. Тапмаслар дисеңме?
Әсфәндияр. Сез сатмагыз. Сез бит мулла оныгы.
Вәлиәхмәт (зәһәрләнеп). Это не твое собачье дело (чыгып китә).
Әсфәндияр (тәрәзә янына килеп Вәлиәхмәт артыннан карап кала). Аллам. Адәм балаларын рәхмәтеннән ташлама. Күгәргән күңелләрен чистарт. Адашкан җаннарга туры юл күрсәт. Иманын югалтканнарга иманын табарга ярдәм ит. Күңелләренә миһырбан, мәрхәмәт иңдер. Кылган гөнаһларын ярлыка, уй-фикерләрен, кыласы ниятләрен изге ит. Йа Аллам, йа Хода, йа Тәңрем... (Әкрен генә кыймыйча гына Налимә керә. Тамак кыра.)
Әсфәндияр. Килгәнеңне күрмәдем.
Налимә. Мин икенче яктан килдем. Кайтмыйсың.
Әсфәндияр. Җыена идем.
Налимә. Сагындым.
Әсфәндияр. Нәрсә-ә-ә?
Налимә. Бүтән әйтмим, ишетмәдең.
Әсфәндияр. Ишеттем. Ләкин...
Налимә. Әллә мәчеттә ул сүзне әйтергә ярамыймы?
Әсфәндияр. Менә анысын белмим.
Налимә. Синең дә белмәгәнең бармыни? Яратам дип әйтергә ярый микән?
Әсфәндияр. Нигә ярамасын икән.
Налимә. Алайса, нигә әйтмисең? Яратасың бит син дә. Ату йөрим дә йөрим. Сөйлиләр. Әни дә әйтә: ашарга пешерергә генә йөрмисеңдер ди. Кешеләр дә сөйли, үзе мулла, үзе гуләйт итә диләр. Мин бит миңа кызыгып караганыңны сизәм. Кызыгып карыйсың, якын килмисең. Сөйгән кызың калгандыр әле Казаңда.
Әсфәндияр. Беркемем дә юк минем.
Налимә. Налимә диген.
Әсфәндияр. Налимә.
Налимә. Алай гына әйтмә. Беркемем дә юк минем, Налимә, диген... Ярый инде, әйтәсең килмәсә. Хатын-кыз сүзен кабатлаган ир кеше ир кеше түгел инде ул.
Әсфәндияр. Әйдә, кайтабыз, Налимә.
Налимә. Юк. Кайтасым килми әле. Монда рәхәт икән. Мин синең намаз укыганыңны карап торырга яратам. Шундый тыныч. Дөньяда бер кайгы да юк кебек. Син укы — мин карап торыйм.
Әсфәндияр. Мин сине гел күрәм, Налимә. Әниеңне бер тапкыр да күргәнем юк.
Налимә. Өйдән чыкмый ул. Мине тапкач өзлегеп калган.
Әсфәндияр. Әтиең?
Налимә. Аны сорама. Әтисез тумаган иңде билгеле. Әни авыргач киткән. Мөслимә апа да минем әнием кебек. Ул мине карап үстергән. Монда коверлар күп икән. Талап чыкмасыннар тагын.
Әсфәндияр. Мәчет әйберенә кемнең кулы күтәрелсен.
Налимә. Гөлназ кияүгә чыгарга җыена. Никах укытабыз ди. Әсфәндияр укымас микән ди. Әйткәннәр тегеләр килеп. Калымыңны түлә дигәннәр. Гөлназ белән үзидарәгә барып әйттек. Әкият сөйләп йөрмәгез ди Лемур абый. Әкият ди. Белми. Былтыр Гөлфиягә дә калым түләттергәннәр. Караташ авылыннан иде егете. Миңа мондый кирәкми дип өйләнмәгән. Гөлфия хурлыгыннан әллә кая китте. Беркемгә дә бер нәрсә дә булмады. (Атылып Гөлназ керә. Аның артыннан Эльбрус һәм тагын бер-ике калым түләттерүчеләр керә. Эльбрус Гөлназга таба атлый).
Әсфәндияр. (Аның юлына каршы төшеп) Туктале син, егет.
Эльбрус (ишек төбендә калганнарга). Тотыгыз аны.
Әсфәндияр. (Янына килеп басканнарга) Мәчет бит бу, егетләр. Чыгып сөйләшик.
Эльбрус. Төкердем мин синең мәчетеңә.
Вәлиәхмәт. (Ашыгып килеп керә. Эльбрус янына килеп баса). Нишләп йөрисез монда?
Эльбрус. Менә, Вәлиәхмәт Габделәхәтович, бу мулла кисәге кызларны бикләп тота.
Вәлиәхмәт. Бар әле, ычкын моннан.
Эльбрус. Вәлиәхмәт Габделәхәтович...
Вәлиәхмәт. Ычкын диләр. Мине беләсең. (Эльбрус әкрен генә борылып ишеккә китә. Аңа иярченнәре тагыла)
Эльбрус (ишек янында туктап). Зря син, Вәлиәхмәт Габделәхәтович. (Чыгып китәләр).
Вәлиәхмәт. Нәрсә алар? (Гөлназга күрсәтеп.) Моның өченме? Бар, чык киявеңә. (Налимәгә.) Син дә бар. Мәчеткә егет эзләп килмиләр... Барыгыз, бар, бар... (Кызлар чыгып киткәч.) Нәрсә мәчеткә кызлар җыясың. Урын беткәнме?
Әсфәндияр. Үзләре керделәр.
Вәлиәхмәт. Кертсәң, кочагыңа да күчәләр алар. Нәрсә, яныймы теге маңка? Шакшы малай, мәчет манарасын кисүчеләр нәселеннән. Нәрсә син маңка малайлар алдында җебеп төштең?

VII күренеш
Шул ук күренеш. Мәчет идәненә җәелгән келәмнәр юк. Мәчеттә Әсфәндияр, Лемур, Әмир.
Әсфәндияр. Тикшерүчеләрне чакыртыйк.
Лемур. Туктале, зурга җибәрмик. Кемнәр булыр икән, Әмир?
Әмир. Черт знает. Откажусь сезнең авылыгыздан. То сарык юк, то бозау, иңде бу. Вор на воре сидит.
Лемур. Алай ук димә. Бүтән авылларда да шулай хәзер. Берсен дә тотканыгыз юк.
Әмир. Как это тотканыбыз юк. Тотып торабыз, тагын чыгалар. Без тотып ябып торабыз, там выпускают. Мы што-ли виноваты. Уф-фу-фу. (Лемурга). Басма анда, не видишь — следы. Даже обувь не снимали, сволочи. Может эти?
Лемур. Кем белә инде.
Әмир. Кем белә, кем белә. Банда асырыйсың.
Лемур. Нинди банда? Син нәрсә инде. Авыл малайлары.
Әмир. Малайлар. А этот Эльбрус малай штоли?
Лемур. Ә син нәрсә карыйсың соң?
Мөслимә (керә). И Ходаем, әллә дөресме?
Әмир. Бар әле, апа, йөрмә монда.
Мөслимә. Йөрмә монда дип. Инде мәчеткә җитештеләр.
Лемур. Синең бер дә күрмәгәнен юк, мәчет тирәсендә кеше күрмәдеңме?
Мөслимә. Күрмәдем.
Лемур. Кирәген күрмисең син дә.
Әмир. Может этот. Как его... Вәлиәхмәт? Подозрительный тип. Ничә ел яши авылда, ничек яши, никто не знает.
Әсфәндияр. Ул түгел.
Әмир. Как ул түгел? Карап тордың штоли?
Әсфәндияр. Ул түгел. Тикшерүче чакыртыгыз. Әнә бит аяк эзләре күренеп тора.
Әмир (үтеп баручы Эльбрусны тәрәзәдән күреп). Әй! Брусок! Кер әле монда.
Лемур. Ул төнлә авылда түгел иде.
Әмир. Посмотрим. (Кергән Эльбруска). Сәлам, Брусок.
Эльбрус. Минем исемем бар.
Әмир. Да, ладно. Күрәсеңме монда?
Эльбрус. Сукыр түгел.
Әмир. Кемнәр?
Эльбрус. Ә мин каян белим?
Әмир. Может ты?
Эльбрус. Син нәрсә?
Әмир. Может дружки?
Эльбрус. Может.
Әмир. Кстати, син беркайда да эшләмисең, на што живешь?
Эльбрус. Синең ни эшен бар анда?
Әмир. Эшем бар. Сам знаешь.
Эльбрус. Минем бабай белән әби пенсия алалар.
Әмир. Значит, ночью син авылда түгел идең?
Лемур. Түгел иде, без бергә идек.
Әмир. Чем занимались?
Эльбрус. Это не твое дело. Безне тикшермә, каракларны эзлә.
Әмир. Ну, ладно. Если син заме-шан в этом деле, посмотри.
Эльбрус. Нәрсә син җикеренәсең?
Әмир (пистолетын чыгарып). Күрәсеңме моны.
Эльбрус. Ну, күрәм.
Әмир. Он стреляет.
Эльбрус. Беләм.
Әмир. И уничтожает.
Эльбрус. Син нәрсә мине куркытасың?
Лемур. Егетләр, туктагыз әле. Яхшылап кына сөйләшик.
Әмир. Надоел он мне.
Эльбрус. Нәрсә надоел? Үзең чакырып алдың, мин килмәдем.
Әсфәндияр. Мәчеттән чыгып ызгышыгыз. Мин тикшерүче чакыртам.
Әмир. Да, подожди, ты. Табабыз аны. (Эльбруска). Малайларың да үзең белән идеме?
Эльбрус. Нинди малайлар. Малайларым юк минем, өйләнмәгән.
Әмир. Чё лыбаешься?
Эльбрус. Дурак син.
Әмир. Кто дурак?
Эльбрус. Мин түгел инде.
Әмир. Значит, мин дурак? Я тебя, сука, пристрелю как собаку.
Эльбрус. (Әмирнең изүеннән эләктереп) Ты че сказал, падла? Че ты сказал.
Лемур. Егетләр, егетләр... (Эльбрус Әмирнең изүеннән тоткан килеш ишеккә илтеп бара. Чыгып китәләр. «Егетләр, егетләр», дип Лемур аларга иярә).
Мөслимә. И Ходам! Ахырзамандыр бу, ахырзамандыр. (Тышта пистолеттан аткан тавышлар ишетелә. Әсфәндияр ишеккә бара. Мөслимә аның юлына аркылы төшә). Чыкма, улым. (Әсфәндияр барыбер чыгып китә).

VIII күренеш
Әсфәндияр яшәгән өйнең эче. Әсфәндияр чәй эчә. Читтәрәк урындыкка утырып Налимә аңа сокланып карап тора.
Әсфәндияр. Нигә син үзең дә минем янга утырып чәй эчмисең?
Налимә. Ярамый.
Әсфәндияр. Ни өчен?
Налимә. Мин бит синең хатының түгел.
Әсфәндияр. Булмасаң ни.
Налимә. Үзең мулла, үзең ярамаган сүз сөйлисең. Ничек инде хатының булмаган килеш яныңа утырып чәй эчим?
Әсфәндияр. (Налимәгә таба борылып утырып). Әллә ниләр әйтеп куясың син.
Налимә. Әллә ниләр түгел. Мөслимә апа да шулай ди. Хатыны булмаган килеш ир-ат белән икәү генә янәшә утырып чәй эчү аның янәшәсенә яту белән бер ди.
Әсфәндияр. Мөслимә апа шулай ди, ә үзең ничек уйлыйсың?
Налимә. Үзем дә шулай уйлыйм. Янында утырырмын да торып китә алмам. Мөслимә апа әйтә: яратканыңны сиздермә, кыз балага килешми, ди. Мин яратканымны яшерә белмим шул. Мин бу өйдән чыгасым килми генә чыгып китәм.
Әсфәндияр. Миңа нишләргә кушасың?
Налимә. Кызык син, әйеме. Бүтәннәр нишләргә дип сорап тормыйлар. Гөлназны Дамир яратам диде дә алып китте. Син дә инде йә ярат, йә яратма. Кумыйсың да, якын да җибәрмисең. Ә минем бик тә яратасым килә. Хатының булып яратасым килә. Бәлки син мине тиң күрмисеңдер. Син бит укыган кеше. Чынлап та килмәгәнсеңдер әле безгә, китәргә генә килгәнсең. Мине калдырып китәрсең дә, мин нишләрмен. Тагын шул Илбрүсләр кулына калырмын.
Әсфәндияр. Юк инде, аның кулына калмаячаксың.
Налимә. Син булмагач миңа берсе дә кирәкми. Килмәгән булсаң... Өйлән-мәсәң дә киткәндә алып кит мине моннан. Самат абый белән сөйләш. Берәр җиргә эшкә урнаштырырсың.
Әсфәндияр. Әйдә.
Налимә. Кая?
Әсфәндияр. Сезгә. Әниеңнән рөхсәт сорыйбыз.
Налимә. Чынлапмы?
Әсфәндияр. Бу эш белән шаярмыйлар.
Налимә. Алайса, хәзер мин өйгә чыгам. Син килеп керерсең, ярыймы. Мин белмәгән булырмын. Син әнигә әйтерсең, мин Налимәне яратам, аңардан башка яши алмыйм диярсең. Кер, ярыймы, керми калма тагын. (Китәргә дип ишеккә бара, анда Эльбрус белән очраша. Туктап кала).
Әсфәндияр. Бар, Налимә.
Налимә. Юк, китмим. Ул нигә килгән? (Эльбруска). Нигә килдең?
Әсфәндияр. Борчылма, бар.
Налимә. Ул яхшылыкка йөрми.
Эльбрус. Кит диләр бит сиңа.
Налимә. Юк...
Әсфәндияр. Налимә... (Налимә чыгып китә).
Эльбрус. Хуҗа булып алганмы?
Әсфәндияр. Узыгыз, әйдә, утырыгыз.
Эльбрус. Урын бирәсең?
Әсфәндияр. Сез — кунак.
Эльбрус. Кунак?
Әсфәндияр. Ә нигә? Минем бусагамны атлап кергән һәр кеше — кунак.
Эльбрус. Ярый, кунак булып алыйк алайса. Кунакка бездә бер ярты куялар.
Әсфәндияр. Сездә шулайдыр, бездә алай түгел. Налимә әйтә — яхшылыкка йөрми ди.
Эльбрус. Дөрес әйтә.
Әсфәндияр. Башта ук кисәтеп куйыйм — мин сездән курыкмыйм.
Эльбрус. Беләм. Вәлиәхмәт абый әйтте, үзем дә татыдым. Куркытырга килмәдем. Коверны тапмыйлармы?
Әсфәндияр. Әйткәннәре юк.
Эльбрус. Эзләмиләр дә аны. Теге ментны куганнар бит. Пистолет белән шаярганы өчен. Алар өчен пистолет уенчык кына бит. Нигә килгәнемне беләсеңме?
Әсфәндияр. Киңәш сораргадыр.
Эльбрус. Нинди киңәш?
Әсфәндияр. Беткәнмени?
Эльбрус. Миңа синең киңәшең кирәкми.
Әсфәндияр. Юкка... Минем киңәшемнең файдасы тияр иде сиңа.
Эльбрус. Әйтеп кара.
Әсфәндияр. Китегез сез бу авылдан. Бу авыл кысан сезнең өчен. Монда сез сыймыйсыз. Монда сезне барысы да яхшы беләләр. Сездән куркалар билгеле.
Эльбрус. Миңа шул җиткән.
Әсфәндияр. Ләкин бу зона түгел. Монда пахан булып булмый. Шунысы да бар; зонада петух булганнар чыккач пахан булып кыланалар. Бигрәк тә авыл җирендә. Сезнең турыда әйтмим, кесәгезгә тыгылмагыз. Биографиямнән бер деталь: зонаның ни икәнен беләм. Күреп беләм. Һәм мин бу турыда сезгә генә әйтәм. Китегез сез моннан яхшы чакта.
Эльбрус. Кая?
Әсфәндияр. Барыр урыныгыз булмагач нигә пахан булып уйныйсыз? Яшәгез матур гына. Яши башларга әле соң түгел. Әби белән бабай пенсиясенә яшәү егетлек түгел бит.
Эльбрус. Ә мин аңа яшәмим.
Әсфәндияр. Беләм. Мәчетне талаучы син түгел, юл күрсәтүче генә. Юк әйбер белән маташасыз. Сарык, бозау урлау, мәчет келәмен урлау көненә калгач юк инде ул.
Эльбрус. Әллә син!..
Әсфәндияр. Утыр матур гына. Килеп алганнарын көтеп. Мин синең кебекләрне зонада унике яшемдә күргән. Ә Налимәне мин сиңа бирмим. Син бит минем янга Налимәне бир дип әйтергә килдең. Әгәр дә мин Налимәне синнән тартып алган булсам, гафу үтенер идем. Ләкин Налимә үзе. Күрдең бит.
Эльбрус. Мин аны яратам. Яратмасам, әллә кайчан инде...
Әсфәндияр. Яраткан ир кеше беркайчан да яраткан кызының эченә сукмый. Яратмыйсың син аны. Үзеңә буйсынмаган өчен генә үзеңнеке итәсең килә.
Эльбрус. Нәрсә мулла булып йөрисен, син мулла түгел бит.
Әсфәндияр. Мулла, иптәш Брусок, мулла. Синең кебекләр белән синең телдә сөйләшә белүче мулла. Әгәр дисбе тотып яныма килгән булсаң, бүтәнчә сөйләшер идек. Әйт, келәмнәрне китереп куйсыннар. Минем янга килгәнең өчен бер юлга сине кичерәм.
Эльбрус. Мин!
Әсфәндияр. Әйе, син — син, мин — мин. Хуш иттек, Эльбрус. (Эльбрус чыгып китә. Кулына балта тоткан Налимә керә).
Налимә. Бер генә бәрә идем башына.
Әсфәндияр. Бир әле балтаңны. Мин барында беркайчан да кулыңа балта һәм гер алмыйсың, Налимә. Кул ярыштырып йөрмисең. Алар хатын-кыз эше түгел. Аңлыйсыңмы, мине?
Налимә. Аңладым. Яратам диме Илбрүс?
Әсфәндияр. Аның шулай дип әйтергә хакы бар.
Налимә. Яратам дияргәме?
Әсфәндияр. Ә нигә? Син дә бит миңа яратам дидең.
Налимә. Мин бит...
Әсфәндияр. Ул да үзенчә яратадыр. Мин дә бит сине үземчә яратам.
Налимә. Әйткәнең юк.
Әсфәндияр. Әйтү ул әле ярату түгел.
Налимә. Син бөтен әйберне беләсең, үзең карт та түгел.
Әсфәндияр. Син өебезгә кайтам дигән идең.
Налимә. Син чынлап киләсеңме?
Әсфәндияр. Яраткан кешеңә ышаналар, Налимә.
Илдар (керә). Мулла абый, мәчетнең ачкычын бир.
Әсфәндияр. Нигә ул?
Илдар. Малайлар белән намаз укырга керәбез.
Әсфәндияр. Әле намаз вакыты түгел.
Илдар. Ә без өйрәнә торабыз.
Әсфәндияр. Әнә эленеп тора, ал.
Налимә. Аякларыгызны юып керегез. Комган ишек төбендә.
Илдар. Беләбез инде. Дәү әни куйган комган.
Налимә. Мөслимә апа өйрәтеп җибәрә инде боларны. Мин киттем. (Китә. Әмир керә. Ишек янында аяк киемен сала).
Әмир. Исәнмесез.
Әсфәндияр. Исәнмесез, иптәш лейтенант?
Әмир. Формадан түгел. Салдырдылар.
Әсфәндияр. Ишеттем. Барган идем, тыңламадылар.
Әмир. Шулай ул. Үзләре преступностька каршы көрәшергә диләр. Көрәшә башласаң... Мин бит аңа атмадым, җиргә аттым. Нәрсә, үтергәнне көтеп ятаргамыни?
Әсфәндияр. Сүзне дә үлчәп сөйләргә кирәк шул. Андый сүзне төрмә күргән кешегә әйтмиләр.
Әмир. Ә нәрсә. Мин әйтәм — урлатучы шул. Мин барыбер аның эзенә төшәчәкмен. Кусыннар, барыбер үземнекен докажу. Дәшми килгәч тә, муенга менеп атланды. Төрмәдә булган имеш. Видали мы таких. Әнә Лемур курыксын. Йөрәге алынып тора. Шуның белән аракы эчә.
Әсфәндияр. Сез дә инде...
Әмир. Мин үзем алып эчәм. Беләсеңме, нишли? Берәр әйбер югаласы булса, юри Лемур тирәсендә бутала. Как будто ул түгел. Белә кемнәр урлыйсын.. Менә күрерсең, докапаюсь. Аның тирәсендә йөрүче бер дуракны тотып телен чиштердем. Син анда теге кемгә, Самат абыйга әйт әле, сөйләшсен безнекеләр белән. Бизнесменнардан шүрлиләр алар.
Әсфәндияр. Шулай да сакланыбрак йөрегез инде.
Әмир. Ничего. Алар сөйлиләр — милиционер тупой. Вот мин формадан түгел, значит не тупой. Посмотрим кто кого. Әгәр син Брусок икән, мин — кувалда. Да, я как кувалда тупой. Син молодец — сугыша беләсең. Каерып кына алдың кулын суканың. Сине үзидарәгә куярга кирәк. Ато утыра анда Лемур. Маймыл есть маймыл.
Әсфәндияр. Нишләсен инде ул.
Әмир. Да. Нишләсен. Үзидарә, үзидарә. Название одно. Хозяева другие.

IX күренеш
Шул ук урын. Төн. Налимә урын җәя. Әсфәндияр китап укый.
Налимә (урынны җәеп бетереп Әсфәндияр янына килә. Әсфәндиярны кочаклаган килеш китапка карап тора). Аңлыйсың инде боларны, әйеме?
Әсфәндияр. Юк, карап кына торам.
Налимә. Көләсең инде. Теләсәм, моны укырга мин бер айда өйрәнәм.
Әсфәндияр. Ә син телә.
Налимә. Мин яхшы укыдым мәктәптә. Институтка да керә ала идем дә, әнине ташлап китеп булмый иде.
Әсфәндияр. Монда бик иркен бит — күчерик әниеңне.
Налимә. Әлегә кирәкми. Кышка карарбыз әле. Алдыңа утырыйм әле, Әсфәндияр.
Әсфәндияр. Син мине туйдыра башладың, аермый булмас.
Налимә. Алай димә, юри дә әйтмә.
Әсфәндияр. Комачаулыйсың бит.
Налимә. Укы, укы, укы... Миңа да бер китап бир. (Караватка барып утыра).
Әсфәндияр. Әнә Тукай китаплары, ал да укы.
Налимә. Әй, аны беләм инде мин.
Әсфәндияр. Кайсы шигырен беләсең?
Налимә. «Пар ат», «Туган тел»...
Әсфәндияр. Ә син башкаларын укы.
Налимә (шүрлектән китап алып укырга утыра да, китапны кире илтеп куя). Укыйсы килми. Мин лутчы җыр чыгарам. (Кәгазь белән ручка алып Әсфәндияр каршына утыра). Тәк, тәк... (Көйли-көйли яза).
Җыр чыгарам, җыр чыгарам... Җырлыйсым килгән өчен... Минем бәхетемә Ходай Әсфәндиярны биргән өчен.
Йә ничек?
Әсфәндияр. Нәрсә ничек?
Налимә. Мин җыр чыгарам, ул ишетми дә.
Әсфәндияр. Комачаулама инде.
Налимә. Ярар, ярар.
Җыр чыгарам, җыр чыгарам. Әсфәндияр янымда булган өчен.
Чыкмый да. Карале, Әсфәндияр, мулла хатынына телевизор карарга ярыймы?
Әсфәндияр. Нишләп ярамасын...
Налимә. Нигә алмыйбыз соң алайса?
Әсфәндияр. Алырбыз.
Налимә. Куеп тор инде китапларыңны. Гел укыйсың да укыйсың.
Әсфәндияр. Укымыйча булмый. Мин гарәп телен камил белмим.
Налимә. Миңа күңелсез бит. Әйдә болай эшлибез. Бер атнаны икегә бүләбез. Биш көне синең өчен, ике көне минем өчен.
Әсфәндияр. Ярый, шулай эшләрбез.
Налимә. Бүгеннән башлап... бүген минем жүләрләнәсем килә.
Әсфәндияр. Ничек итеп?
Налимә. Белмим әле.
Әсфәндияр. Башта бел, аннан әйтерсең.
Налимә. Син картлар кебек сөйләшәсең.
Әсфәндияр. (Китапларын куеп) Йә, жүләрлән. (Налимә Әсфәндиярның алдына утырып Әсфәндиярны коча, үбә.)
Налимә. Бир әле колагыңны. (Әсфәндияр колагына пышылдый).
Әсфәндияр. Аны кычкырып әйтсәң нәрсә була?
Налимә. Ярамый, ишетмәсеннәр.
Әсфәндияр. Кемнәр?
Налимә. Шайтаннар. Син дә минем колагыма пышылдап әйт.
Әсфәндияр. (Налимә колагына). Мин дә яратам.
Налимә. Тагын, тагын, тагын... (Тагын Әсфәндиярны коча, үбә. Әсфәндияр алдыннан төшә). Менә хәзер укы.
Әсфәндияр. Моннан соң укып буламы...
Налимә. Була. Бер хәреф биш булып күренәчәк. Укы, укы. Мин мишәйт итмичә генә сиңа карап торам. (Әсфәндияр алдына китапларын куеп). Укы. (Үзе өстәлгә таянып Әсфәндиярга карап тора). Укы инде. Нигә алай карап торасың?
Әсфәндияр. Сокланып... Күпме синең кебек асыл кызларыбыз харап була.
Налимә. Харап була дип. Итәкләрен җыеп йөрсеннәр... Кара, Илбрүс тәки югалган, әйеме. Синнән куркып иңде.
Әсфәндияр. Каян беләсең?
Налимә. Теге вакытта әйттең ич. Мин ишек артында тыңлап тордым. Туебызны ямьсезләмәсә ярар иде дип курыккан идем, Аллага шөкер. Рәхмәт иңде Самат абыйга, бөтен авылны җыеп туй ясады. Илгиз абый гына әйткән ди. Аракылары да булмады, кайтып киттем дигән. Аракысыз да биеделәр әле. Син биемәдең. Мулла кешегә биергә килешмидәдер.
Әсфәндияр. Бии белмим мин, биегән булыр идем.
Налимә. Сәлахетдин бабай никахны дөрес укыдымы?
Әсфәндияр. Дөрес.
Налимә. Бер сүз сорасам, ачуланмассыңмы, Әсфәндияр.
Әсфәндияр. Сора.
Налимә. Юк, сорамыйм.
Әсфәндияр. Мин синең ни сораячагыңгы беләм.
Налимә. Каян беләсен?
Әсфәндияр. Беләм инде.
Налимә. Әйт, алайса.
Әсфәндияр. Әтиең белән әниең дә, туганнарың да туйда булмады, кайда алар дисеңме? Җавап бирәм: берсе дә юк. Әби белән бабай үлделәр. Туганнарым юк. Әти белән әни исәннәрдер. Кайда икәнлекләрен белмим. Артыгын сорама. Киләчәктә сөйләшергә дә сүз калсын. Син минем бердәнберем. (Налимәне кочагына ала). Син моны беркайчан да онытма — бердәнберем. Һәм син бердәнбер булырга лаек. Син миннән әллә нинди иркәле сүзләр ишетергә телисең. Син аларны еш ишетмәссең. Син — бердәнберем — онытма. Мин сине эзләмәдем, үзең табылдың. Ходай җибәргән. Син Ходайның иң затлы бүләге. Ят, йокла. Мин һәрвакыт синең янында гына ятырмын. Булдымы? (Налимәне күтәреп алып урынга яткыра). Йокла. (Үзе өстәл янына килеп утыра).
Налимә. (Паузадан соң. Урында яткан килеш.) Әсфәндияр. Бер генә сорау сорыйм инде.
Әсфәндияр. Сора.
Налимә. Мин дә хәзер мөселман булдым бит инде, әйеме.
Әсфәндияр. Ни сөйлисең син. Әллә кайчан мөселман инде син.
Налимә. Юк инде, барыбер. Догалар да белмәгәч. Телевизордан күрсәтәләр. Казандагы мөселман хатыннары озын-озын күлмәкләр кияләр. Яулыкларын да әллә ничек бәйлиләр. Мин дә шулай йөримме инде?
Әсфәндияр. Үз күлмәкләрең сиңа бик тә килешә, Налимә.
Налимә. Ярый, алайса. Тыныч йокы, тәмле төшләр диген, Әсфәндияр. Син шулай дигәч, рәхәт.
Әсфәндияр. Тыныч йокы, тәмле төшләр.
Налимә. (Паузадан соң). Әсфәндияр, тагын бер генә сорау сорыйм инде.
Әсфәндияр. Сора.
Налимә. Син Аллага чынлап ышанасыңмы?
Әсфәндияр. Ни дидең?
Налимә. Ачуланма инде.
Әсфәндияр (паузадан соң). Юк... Нигә... (Налимә янына килеп карават читенә утыра) Бу сорауны миңа берәүнең дә биргәне юк иде әле. Мулла бит мин, Налимә.
Налимә. Анысын беләм инде.
Әсфәндияр. Шулай да бик урынлы һәм вакытында бирелгән сорау. Беләсенме, бердәнберем, мин беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышанмый идем. Ләкин минем ышанасым килә иде. Безгә бер бабай килеп йөри башлады. Сөйли бу татар балаларын җыеп. Тыңлыйбыз иңде. Тыңларга кушалар чөнки.
Налимә. Мәктәптәме?
Әсфәндияр. Әйе, «мәктәптә»... Тимерчыбыклы мәктәптә. Тагын килә бу. Кешене өмет яшәтә ди, ышану яшәтә ди. Нинди өмет, кемгә ышану? Шунда инде бу әйтә — шундый бөек көч бар ди. Мөселманнар аны Аллаһы Тәгалә, Ходай дип атыйлар ди. Әллә кайчангы баба­ларыбыз Тәңре дип әйткәннәр, руслар Бог дип әйтәләр ди. Җирдә бүтән ышанычың калмаса, шуңа ышанырга кирәк ди. Ул сине саклый ди. Һәм чыннан да ул мине саклап калды. Югыйсә, мин синең янында утырып тора алмаган булыр идем. Мин дә теге бабай кебек кемнәр­недер саклап каласым килә. Ышанмыйча моны эшләп булмый. Аңладыңмы, бердәнберем?
Налимә. Әйе...
Әсфәндияр. Йокла. (Баланы сөйгән кебек Налимәне сөя дә өстәл янына барып утыра. Шул вакыт тәрәзә чатырдап чатнаган тавыш ишетелә. Әсфәндияр урындыгыннан авып төшә).

X күренеш
Шул ук урын. Әсфәндияр урындыкта утырып тора. Налимә әйберләр җыештырып сумкаларга тутыра.
Әсфәндияр. Налимә, әйткәнне тында инде.
Налимә. Әйтмә дә, сөйләмә дә. Китәбез. Сине харап иттереп ятим бала үстерер хәлем юк.
Әсфәндияр. Нәрсә инде син: исән ич мин.
Налимә. Бүген исән, иртәгә ни булыр.
Әсфәндияр. Самат абый кайтсын инде ичмасам.
Налимә. Самат абый да кирәкми, беркем дә кирәкми. Кирәк икән, үзе кайтып мулла булсын. Минем синең белән бәхетле буласым килә. Ходай җибәргән бәхетем, беркемгә дә бирмим.
Әсфәндияр. Авыру әниең бар.
Налимә. Булсын. Миңа гына карарга димәгән. Мөслимә апа да әйтте, карарбыз диде.
Әсфәндияр. Уйлап бетерми эшлисең, Налимә.
Налимә. Уйлап бетермәсәм, сиңа кияүгә чыкмаган булыр идем.
Әсфәндияр. Кил әле яныма.
Налимә. (Кинәт үзгәреп Әсфәндияр янына ашыгып килә). Нәрсә, бәгырь кисәгем, сызлыймы?
Әсфәндияр. Юк ла инде. Кил, утыр яныма. (Налимә урындык алып янына утыргач.) Ашыкма, кабаланма, сабыр булырга өйрән. Беләм, яратасың, югалтасың килми. Ләкин шашып ярату хәерлегә илтми. Акыл белән яратырга кирәк.
Налимә. Син ярат акыл белән. Мин бүтәнчә ярата белмим. Син минем бу дөньяда бердәнберем. Сиңа аттылар, синең исең дә китми. Синең иңбашың яраланды, ә минем йөрәгемә тиде.
Әсфәндияр. Шундый матур итеп сөйлисең.
Налимә. Үзен өйрәттең. Китик, Әсфәндияр.
Әсфәндияр. Кая?
Налимә. Сургутта туганнарыбыз бар. Булышырлар.. Мин эштән курыкмыйм. Сиңа да эш табылыр. Мәчет кенә димәгән. Безгә монда калырга ярамый.
Әсфәндияр. Ярый, уйлашырбыз. Тик кабаланма гына.
Налимә. Юк, уйлашмыйбыз. Миңа күп уйлау килешми. (Әйберләр җыештыруын дәвам итә.)
Әсфәндияр (тавышын күтәреп). Тукта!..
Налимә. (Каушап калган.) Нишлисең син. Нигә кычкырасың?
Әсфәндияр. Сиңа уйларга килешмәсә, миңа килешә. Ир кеше уйлый икән, аны тыңларга өйрән. Без бит бала-чагалар түгел, ир белән хатын. Нәрсә, мин хатын-кызга ияреп йөрергә тиешмени?
Налимә. Әсфәндияр...
Әсфәндияр. Әйе, Әсфәндияр.
Налимә. Син мине ачуланасыңмыни?
Әсфәндияр. Ачуланам.
Налимә. Яратмыйсыңмыни?
Әсфәндияр. Яратканга ачуланам.
Н ал и мә. Китмибезмени?
Әсфәндияр. Уйлашыйк дидем.
Налимә. Соң, шулай диген. Уйлашыйк диген.
Әсфәндияр. Әйттем бит инде.
Налимә. Әйе шул. Әйттең шул. (Әсфәндияр янына утырып.) Уйлашыйк соң алайса. Син үзең генә уйла инде, Әсфәндияр. Мин уйлый белмим. Атучы шул Илбрүстер инде. Авылда юк диләр. Әллә теге Вәлиәхмәт микән? Авылга ясин чыгарга кайттым дип сөйләнә. Алайса, нигә сиңа аткан? Син бит бу авыл кешесе түгел. Миңа атсын инде, әйеме? Илбрүс булса да миңа атсын иде. Синең бит гаебең юк, сиңа мин үзем яратып чыктым. Күп сөйлим мин, әйеме, Әсфәндияр?
Әсфәндияр. Әйе.
Налимә. Үзең әйттең уйла дип. Хатын-кызның уе телендә инде. Китик, Әсфәндияр, ә? Бу авылда минем яшисем дә килми.
Әсфәндияр. Туган авылың бит.
Налимә. Туган дип. Кеше барыбер бер җирдә туа инде. Гел шунда яшәмиләр. Синең дә бит туган җирең бу түгел. Китик синең туган җиреңә.
Вәлиәхмәт (ишекне ачып).Ярыйдыр бит.
Налимә. Ярамый.
Вәлиәхмәт. Нәрсә, бу өйгә хатын-кыз хуҗамыни?
Әсфәндияр. Түргә узыгыз, Вәлиәхмәт абзый. Налимә, чәй куясыңмы? (Налимә әйтер сүзен әйтмичә, түзеп, чәй кайнатырга китә.)
Вәлиәхмәт. Урынны кайдан бирәсең?
Әсфәндияр. Кунакның урыны — түрдә.
Вәлиәхмәт. Ярасы куркыныч түгел диделәр. Иңбашын гына тырнап узган, диләр. Тидерә алмагач нигә атарга диген. Шакшы кешеләр шундый инде — үзләре аталар, үзләре тидерә алмыйлар.
Әсфәндияр. Тидергәннәр шакшы түгелме?
Вәлиәхмәт. Түгел. Явыз, ләкин шакшы түгел. Ярый, мәтәлеп китсеннәр. Иң яхшысы — исән калгансың.
Әсфәндияр. Әллә сөенәсез?
Вәлиәхмәт. Син нәрсә, әллә мине хайван дип белдеңме? (Ишектән башын тыгып тыңлап торган Налимәгә.) Куй чәеңне, тимим иреңә.
Налимә. Тиеп кенә кара. (Ишеген ябып куя.)
Вәлиәхмәт. Нәрсә, китәм дисеңмени?
Әсфәндияр. Кит дидегез бит.
Вәлиәхмәт. Һәр әйтелгән сүз соңгысы түгел. Соңгы сүзне әйтерлек рәтең калса, җан биргәндә генә әйтәсең. Әле анысы да түгел. Соңгы сүзне синең өчен бүтәннәр әйтә. Ленин белән Сталин да соңгы сүзне әйтмәкчеләр иде. Әнә алар әйтәсене бүген бүтәннәр әйтә.
Әсфәндияр. Философ сез.
Вәлиәхмәт. Һәрбер эшлексез кеше философ була. Эшләргә иренгәч акыл сата башлый. Мин килгәнгә ачуланмыйсыңмы?
Әсфәндияр. Нигә?
Вәлиәхмәт. Сиңа килмәгәч үзең киләсең инде.
Әсфәндияр. Килгәннәрне кертмисез дип ишеттем. Хәтта Бәдретдин абзыйны да бусагадан уздырмагансыз.
Вәлиәхмәт. Бәрттиннәрнең урыны түрдә түгел. Син килсәң әгәр, уйлап карар идек... Китәм дисең инде? Бәлки дөрес эшлисендер. Муллалар заманы узгандыр. Безнең бабайлар гына ул кешенең хак юлга басачагына ышанып яшәгән. Үзләрен атканда да бисмилла әйткәннәр. Менә сиңа аттылар. Муллага мылтыктан аттылар. Авыл халкы ах итте дип уйлыйсынмы? Авыл халкы сиңа атучыны эзли дип беләсеңме? Тот капчыгыңны. Көтү куганда хатыннар бер дә юкка атмаганнардыр әле дип сөйләнәләр. Бер Мөслимә апа гына ах-вах итеп йөри. Миңа иманга кайтырга кушасың. Мин кайтырмын ул, менә бу сарыкларны ничек кайтарырсың... Китеп дөрес эшлисеңдер.
Әсфәндияр. Бәлки минем урынга сез калырсыз.
Вәлиәхмәт. Һе... Синең авызга бармак тыгарга ярамый.
Әсфәндияр. Нигә? Коръәнне яттан белә диделәр.
Вәлиәхмәт. Ялган. Мин аны урыс телендә укып кына өйрәндем. Тәрҗемәләр алар барысы да. «Ясин»ны гына Коръән телендә беләм. Аннары, мулла булу өчен дога укый белү генә җитми. «Интернационал»ны яттан белгән коммунистлар үз партияләренең башына җиттеләр.
Әсфәндияр. Авырдыр сезгә яшәве, әйеме, Вәлиәхмәт абый?
Вәлиәхмәт (озак паузадан соң). Китмә син. (Торып ишеккә юнәлә.)
Әсфәндияр. Кая сез? Чәй өлгергәндер.
Вәлиәхмәт. Яратып эчермәгән чәйнең тәме юк аның... (Лемур белән Әмир керәләр).
Лемур. Керергә рөхсәтме, хәзрәт, исәнмесез, әссәламегаләйкем. Хәзрәт, менә Әмирнең әйтәсе сүзе бар.
Әмир. Исәнмесез. Менә болай. Әйе, мине эштән кудылар. Кусыннар. Кусалар да мин үз дигәнемне эшләдем. Сиңа аткан кеше, мулла, милициядә утыра. Вот так. Мин эләктердем аны. Куып тоттым мин аны. Вот так.
(Машина килеп туктаган тавыш. Самат керә.)
Самат (Лемурга). Ни булды монда?
Әсфәндияр. Гафу итегез, Самат абый. Намаз вакыты җитте, азан әйтергә кирәк. (Шул вакыт азан әйткән тавыш ишетелә)
Мөслимә. (кереп) Әсфәндияр энем, ачулана күрмә. Илдарыбыз бу. Тәһарәтен алды. (Азан яңгырый).
Пәрдә

LinkWithin

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...